Туган як
+8 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Дәвер сукмагында якты эз калдырып

Тыйнак, әмма тынгысыз тормыш юлы буйлап атлаган Мәхәсим ага Зариповның бу көннәрдә тагын бер максаты артты: чал чәчле якташыбыз китап бастыру теләге белән яна

Дәвер сукмагында якты эз калдырып
Дәвер сукмагында якты эз калдырып

Чын мәхәббәт сүрелми


Мәхәсим Зарипов октябрьскийлыларга «Туган як» гәзите битләрендә басылган әсәрләре белән яхшы таныш. Газиз туган җиренә тугрылык, үз милләтенә мәхәббәт һәм кайгыртучанлык, Тукае булган бөек татар теленә сөю һәм наз — болар барысы да аның иҗатында тирән чагылыш таба.
Мәхәсим аганың шәхси архивында саклана торган, еллар узып, инде шактый саргая төшкән елъязмаларны актарам. Якташыбыз шигърият белән, бактың исә, 1950‑1960 елларда ук мавыга башлаган икән.
— Матур әдәбиятка мәхәббәт кече яшьтән үк туган, күрәсең. Укырга кергәнче күңелдән такмаклар әйтеп йөргәнемне әле дә хәтерлим. Хәреф танырга өйрәнгәч, китаплар укый башладым... Өйдәге киштәдә бабайдан калган Коръән китабы сакланды. Әни аның битләрендәге аятьләрне ак кәгазьгә күчереп язып, авыл халкына таратты. Чөнки мондый изге китапны ул чорларда бик сирәк кешедә очратырга мөмкин иде. Ә сугыш елларында, кешегә исән калыр өчен, рухи азык та, ипекәй кебек, бик кирәк булды, — дип сөйли хезмәт ветераны үзе турында үзе.
Кем соң ул Мәхәсим Зарипов?
— Шагыйрь? Язучы? Журналист? Җәмәгать эшлеклесе? Сәясәтче? Елъязмачы? Фәлсәфи фикерләүче? Милли телләрне саклаучы? Онытыла барган гореф‑гадәтләребезне яңадан тергезү өчен тырышып йөрүче?.. Бу сорауларның һәрберсе якын миңа. Алар арасында мин үземне иркен һәм бәхетле хис итәм. Һәм сорауларга җавапларымны күңелем түреннән ургылып чыккан шигырьләремдә һәм чәчмә әсәрләремдә чагылдырырга тырышам.
Гомер юлыннан мине бары тик бер теләк һәм өмет җитәкләп алып барды — татар халкы беркайчан үз йөзен, телен, динен, кыйбласын һәм мәдәниятен югалтмыйча, аларны үзеннән соң киләчәк буыннарга кадерле ядкарь итеп тапшыра алса иде, — дип үзе белән таныштыруын дәвам итте гәзитебез кунагы.
Июнь ахырында 84 яшен тутырган Мәхәсим ага — сугыш чоры баласы. Күрше төбәк — Татарстандагы Ютазы районының хәзер инде исеме тарих битләрендә генә сакланып калган бер урамлы Әптекәш авылында туган малай ул. 
— Бөек Ватан сугышы безнең балачакны гына урлап калмады, ул бездән әтиләрне дә тартып алды. Исемдә калганнардан: әтине 41нче елга кадәр үк армиягә алганнар. Әти белән әни үз чорына күрә укымышлы кешеләр булган. Әти авылда колхоз рәисе булып эшләгән.
Башлангыч белемне туган авылымда алган булсам, калган сыйныф­ларны күрше авылларына йөреп укыдым. Язу‑сызуны беркайчан да ташламадым. Мәкаләләрем район гәзитендә басылды, — дип якташыбыз хәтер йомгагын сүтә.
1960 елдан башлап Октябрьскийда гомер итүче Мәхәсим аганың ярты гомере тырыш хезмәт белән узса, ярты гомере туган халкы, үз милләте һәм теленең язмышы һәм киләчәге өчен янып‑көеп уза. Ул бик күп китап укый. Татар һәм рус классиклары белән таныша, француз язучылары иҗаты аны аеруча әсир итә. Үз өстендә армый‑талмый эшләгән шәһәрдәшебез Русия тарихын тирәнтен өйрәнә. «Миндә татарлар турында мәгълүматлар аеруча зур кызыксыну уятты һәм йокыга талган зиһенемне уянырга мәҗбүр итте», ‑ дип ассызыклый сугыш чоры баласы.


Киң кырлы талант иясе


Туган теле, татар әдәбияты һәм мәдәнияте, тормыш киштәсеннән төшеп, үз кыйммәтен һәм асылын югалта баручы гореф‑гадәтләр... Җәмгыятьтә еш очрый торган гаделсезлекләр... Хәтта сәясәт тә Мәхәсим ага Зариповның очлы каләменнән өзелеп төшкән иҗатында зур урын алган.
Бөек шагыйребез Габдулла Тукай исә аның кумиры. Ә «Туган як» гәзите — сулар һавасы.
— Борынгы чордан бүгенге көнгәчә Русиядә төрки халык­ларның тел нигезе булып бөек татар теле тора. Моның сере нәрсәдә? Беренчедән, Русиядә яшәгән милләтләр арасында татарлар руслар белән бер чорда бөек дәүләт төзегән милләт. Икенчедән, академик Миркасыйм Госманов фикеренчә, татарның язма теле борынгы чордан ук бик нык чарланган һәм шомартылган, шуңа күрә татар телен бөтен дөньяда төрки халыклар белән аралашу өчен кулланырга була хәтта. Өченчедән, татар халкы җирдәге барлык илләрдә дә яши. Дүртенчедән, Русиядә сан буенча төрки халыклар арасында татарлар күпчелекне тәшкил итә… Югарыда санап үткәннәргә нәтиҗә ясап, шундый сорау туа: Русиядә яшәгән төрки халыкларны үз артыннан ияртә алырдай һәм дөньякүләм абруе булган башка милләт бармы? — дип уйлана фәлсәфәче.
Инде олыгаеп килсә дә, татар халкы, туган тел, аларның бүгенге көне һәм киләчәге турында уйланулардан Мәхәсим аганың күзләрендә, бер карасаң, өмет чаткылары биешеп ала, икенче караганда, тирән борчылу элпәсе килеп сылана.
— Чын татарның үзәгенә үткән сорау — ул туган тел, аны киләчәк буыннарга түкми‑чәчми тапшыру бурычы. Бу изге юлда бик күп авырлыклар һәм киртәләр очрый.


Туган тел, дип авыз ачсак,
Тукаебыз төшә исләргә...
Туган телебезгә үлем яный,
Әйт, милләтем, безгә нишләргә?!


Бу уңайдан бер акыл иясенең әйткән фикере искә төште: «Кеше гомере өч өлештән тора. Беренчесе — балачак һәм дөнья тану. Ул 18 яшькә кадәр дәвам итә. Икенчесе — аң‑белем туплау чоры. Өченчесе — туплаган аң‑белемеңне яшь буынга тапшыру». Мин хәзер шул өченче фазадагы кешемен. Мине, туган тел мәсьәләсен үзебезнең Ык буе төбәгендә беренчеләрдән булып чаң сугып күтәрүче кеше буларак, татар теле, аның әдәбияты һәм мәдәнияте нык борчый.
Татар телен саклап калуда көч‑куәтебез җитәрме? Киләчәк бу­ынга без нинди әманәт калдырабыз? Билгесез... — шәһәрдәшебезнең борчылуы урынсыз түгел.


«Туган як»тан мәхрүм калмыйк!


1990 елдан башлап дөнья күрүче «Туган як» гәзите язмышы өчен дә Мәхәсим Зарипов ут йотып яши.
— Октябрьский шәһәрендә бердәнбер татар басмасы чыга башлавы татар халкы, мәгърифәте һәм татар мәдәнияте өчен ифрат дәрәҗәдә зур вакыйга булды. «Туган як» — исеме дә бик отышлы, күңелгә ятышлы. Уйлап карасаң, кеше өчен иң газиз нәрсә — туган җире, ана теле, үз халкы. Шушы изге төшенчәләрне үз эченә алган «Туган як» халкыбызга мәгърифәт нуры чәчә. Безнең чын дустыбыз, юлдашчыбыз, киңәшчебез ул хәзер…
Әлеге шатлык тулы юлларны Мәхәсим Зарипов моннан 34 ел элек язган. Чыннан да, ул, «Туган як»ны туган көне белән котлап, һәр бишьеллык саен иҗат иткән шигырьләренең һәм юлында мәхәббәт, соклану, горурлану һәм иксез‑чиксез рәхмәт чагыла.


Тәүге тапкыр шәһәребез халкы
Туган телдә гәзит алдырды.
Кулга алып укып карау белән
Матур хисләр миндә калдырды.
«Карлыгач»ым минем, нәни кошым,
Киң күкләрдә канат кагасың.
Рәхмәт, «Туган яг»ым, изге эшкә,
Туган телдә матур язасың...


Бүген Мәхәсим ага Зариповның күңелен шатлык катыш борчылу хисе дә били. Ул татар халкының менбәренә әверелгән «Туган як»ның иртәгәсе көне өчен дулкынлана.
— Югалту бик җиңел, ә менә кире кайтарып алу ифрат кыен. Аеруча аз тиражлы милли гәзитләрнең хәлләре елдан‑ел авырлаша. Чөнки язылучылар кими бара. Яшьләребез дөнья челтәрләренә кереп чумган. Шунысы бик сәер, халкыбызның аңы сәяси яктан бик түбән. Күбесе «сарафан» радиосына, имеш‑мимешләргә нык ышана. Кайберәүләрнең үз милләте турында уйлау башына да кереп чыкмый. Аларның бар белгәне — ашау‑эчү, кәеф‑сафа кору, азыкны тирескә әйләндерү. Мондый кешеләрне совет чорының күренекле философы Чыңгыз Айтматов «маңкортлар» дип атаган.
Журналистлар милләтнең рухи аңын агарту, баету юлында бар көчен, белемен биреп эшләргә тиеш. Чөнки алар — солдатлар. Кулларындагы очлы каләм штыкка тиң. Татар зыялылары, байлар, журналистлар, шагыйрь‑язучылар һәм дин әһелләре һәрчак сәясәтне аңлап эш итте. Алар газиз халкына бар яктан да ярдәм итәргә алынды. Алга таба да шундый хәрәкәт дәвам итеп, шәһәрдә татар телендә басыла торган бердәнбер гәзитебезгә киләчәктә дә яшәргә язсын! Битараф булып, «Туган як»сыз калмаек, җәмәгать, — дип халкыбызга мөрәҗәгать итә милли җанлы якташыбыз.


Хәтергә сеңеп калган сүзләр…


Һәвәскәр язучы үзенең иҗат җимешләре аша фәлсәфи сорауларга гына җавап эзләп калмый. Ул үзенең җиңел, үтемле һәм тормышчан итеп язылган әсәрләре аша хезмәт һәм гаилә кыйммәтләре, ата һәм бала, табигать һәм Җир‑ана кебек беркайчан да үз асылын югалтмый торган темаларга да туктала. Автор, күзгә сукыр чебен кебек чәчрәп кермичә, үзеннән соң килгән буыннарга сабак калдырырга тырыша, аларның зиһененә барып җитеп, дуслык һәм туганлык җепләрен югалтуга юл куймыйча, аларны ныгытырга өнди.
«Туган як… Адәм баласы өчен аның һәр почмагы кадерле, һәр үсемлеге һәм җан иясе яклауга мохтаҗ. Тирә‑як мохит — безне чолгап алган табигать ул. Ул безне, сугыш чоры балаларын, ачлыктан коткарып калды.
Сугыш елларында безнең әниләр көн‑төн эштә булды. Бәрәңге утау, аны төпләү — безнең өстә. Хәзер төрле чәчәкләргә карап сокланабыз, ә минем өчен шау чәчәктә утырган бәрәңге бакчасы һаман да кадерле. Авыр елларда басуда, туфрак астында калган бәрәңгеләрне җыеп, кәлҗемә пешереп ашаулар да истән чыкмый.
«Якын миңа үз илемдә бәрәңге бакчасы да…» — хак сүзләр! Ачтан үлмәвебез белән без, өлкән буын кешеләре, туган җиребездә үскән бәрәңгегә бик бурычлы», — дип яза ул «Үләннәргә сокланганнар, алар белән… тукланганнар» исемле хикәясендә.
«Табигать җимеше» — әлеге зур булмаган әсәрне укып чыккач, чынлап та, гаилә җылысын, туганлык хисләрен эзләп, әллә кая ерак барырга кирәк түгеллеген аңлыйсың, алар һәрвакыт янәшә. Кадерен белеп яши белергә генә кирәк.
«Өч еллап «солдат шулпасы» эчкән егет, ниһаять, туган җиренә аяк басты. Йорттагылар исән‑саулармы? Бабасы белән әбисе олыгаеп килә ич.
Ихатада беркем дә күренмәде. Солдат чемоданын баскычка куйды һәм бакчага таба атлады. Хуш исләр таратып, киң колачын җәеп, алмагачы каршы алды. «Исәнме, алмагачкаем! Мине көттеңме?» Әле кайчан гына бабакае белән бергә утыртып, сулар сибеп йөргән иде. Нинди зур — ябалдашлары чирек бакчаны биләп алган. Шулчак бабасының сүзләре күңелендә яңарды: «Без барыбыз да табигать җимешләре… Һәр үсемлекнең табигать тарафыннан бирелгән җаны бар. Җансыз булса, ул корыр иде. Кешеләр дә, киек кошлар да, җанварлар да, башка төрле җан ияләре дә табигать җимешләре».
Шулчак күзләре алмагач төбендәге урындыкта утырган бабасына төште. Йөрәге еш‑еш тибеп, сулышы капты, тизрәк барып сөекле бабасын кочаклап аласы килде.
Гомер «сабаны» буразналар салган киң маңгай, һәрчак диярлек җитди йөз... Ике‑өч яшьләр булгандыр, әби‑бабасы яныннан һич кенә дә китәсе килми иде. Киендерә башласалар, көйсезләнде. Биредә аңа рәхәт, күңелле. Һәрберсе «улым, улым» дип җан атып тора.
Бабасы тамырлары беленеп торган эшчән кулларын җайлап куйган. Егет тә аныңча куйды. Шул вакыт бабасының: «Тормышның бөтен яме яратып башкарган эшеңдә һәм гаиләңдә», — дип әйткән сүзләре исенә төште.
Егет дәү әтисе әйткәннәрне оныт­мады. Һәрвакыт шул кысалардан чык­маска тырышты. Аның акыл турында әйткән сүзләре ничек иде соң әле? «Акыллы кеше башкаларның хаталарыннан өйрәнә, аны кабатламаска тырыша. Акылсызлар үзләре хаталана, җәфалана». Хәтергә сеңеп калган сүзләр…»

 

Илмира ГАЛИЕВА

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: