Туган як
-4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Җылы мөнәсәбәтләр гомерне озайта

Октябрьскийның картлар һәм инвалидлар өчен интернат‑йортының актлар залында, тату гаиләләрдә генә булган кебек җылы атмосферада, Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган бәйрәм чарасы узды.«Гаилә кыйммәтләре» күңел ачу уен‑квизында интернат диварларында гаилә корган биш пар катнашты.

Җылы мөнәсәбәтләр гомерне озайта
Җылы мөнәсәбәтләр гомерне озайта

Башта алар бәйрәмнең тарихы, традицияләре һәм символлары белән танышты.
— Һәр кешенең тормышында иң зур байлык — аның гаиләсе. Шуңа күрә безнең бурычларның берсе — төрле яшь категориясендәге, милләттәге, социаль статустагы кешеләрнең уңайлы яшәве өчен шартлар тудыру. Безнең йортта яшәгәндә, алар үзләрен бер зур гаилә әгъзасы итеп хис итсен өчен. Бүгенге көндә биредә 11 гаилә пары яши. Бер‑беребез турында кайгырту, мөнәсәбәтләрнең җылылыгы тәрбияләнүчеләрнең гомерен озайта, — дип билгеләп үтте учреждение директоры Зәлия Баһаутдинова.
Конкурс нәтиҗәләре буенча дуслык җиңде. Барлык катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: