Туган як
+8 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Бәхетле гаилә

Октябрьскийдан күп балалы гаилә — Илгузиннарның тарихы белән уртаклашабыз.

Бәхетле гаилә
Бәхетле гаилә

Светлана Рафаил кызы тормыш иптәше белән Шаран районының Янәхмәт авылыннан. Бергә укыганнар, бергә үскәннәр, бер-берсе турында барысын да беләләр. Икесе дә күп балалы гаиләләрдән һәм шуңа күрә гаилә тормышының кыенлыклары аларны бер дә куркытмый. Ир белән хатын үзләре төзегән йортта яши. Балалар белән бергә зур бакча һәм хуҗалык тоталар.
Гаилә башлыгы ОЗНАда электр монтажчысы булып эшли. Аның куллары — алтын, балалар өчен йорт төзи, ә гаиләсе аңа ярдәм итә.
Хатыны мәктәпкәчә тәрбия учреждениесендә хезмәт куя. Аның өчен бу һөнәр балачак, әкият, иҗат дөньясында даими булу, сабыйлар белән күңел җылысын уртаклашу мөмкинлеге. Ул баянда уйный һәм ландшафт дизайны белән мавыга.
Илгузиннар гаиләсендә — өч бала үсә. Кече кызлары Даша мәктәптә яхшы билгеләргә генә укый. Шахмат уйнарга, чаңгыда шуарга һәм рәсем ясарга ярата. Хайваннарны, бигрәк тә куяннарны үз итә.
Уллары Герман нефть көллиятен тәмамлаган, автомобиль йөртү хокукына ия булган. Аның да мавыгулары күп, әмма иң мөһиме — егет әтисенә йорт төзүдә ярдәм итә.
Олы кызлары Ксения югары белемне Башкорт дәүләт университетында «Филология» һәм «Нәшрият эше» белгечлеге буенча ала. Бүгенге көндә кыз төзелеш компаниясендә эшли. Фортепиано һәм баянда уйный, сәяхәт итәргә һәм спорт белән шөгыльләнергә ярата.
Илгузиннарның бәхетле гаилә сере — үзара аңлашу, ышаныч, бер-берсе турында кайгырту, бер-берсенең мәнфәгатьләрен уртаклаша һәм саклый белү.

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: