Шимбә көн. Автобус тукталышында халык шактый. Һәркемнең үз эш‑мәшәкате, дигәндәй... Иңбашына биштәр аскан, чиләк күтәргән бакчачылар да җитәрлек, нигездә урта һәм олы яшьтәгеләр. «Һава үзгәрүгә буыннар сызласа да, бакчага баралмый түзәлмәдем, — ди эскәмиядә урын алган ханым. — Бакчамны ташландык хәлдә тоталмыйм, җан әрни бит карамый торсаң».
Әйе, ифрат хак сүзләр: «Җан әрни». Җирдә эшләргә күнеккән кеше аның сулышын, барча тереклек ияләре белән уртаклыгын тоя, күңеле игелеккә‑җылылыкка тиенә. Армый‑талмый хезмәт итүенең җимешләрен тату сөендерә. Аңлашыла да, куактан өзеп алган җиләгеңне ниндидер «диңгез аръягы могҗизасы» белән чагыштырып була диме?
«Девон‑2» коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәте рәисе Галина Карасева белән нәкъ шул хакта әңгәмәләшәбез дә инде. «Безнең бакча ширкәте шәһәрдә иң зуры, күптәнгесе, — дип уртаклаша ханым. — Шунлыктан биредә төрле буын вәкилләрен очратырга мөмкин. Әби‑бабалары, әти‑әниләре белән бергә кыз‑малайлар да түтәлләрдә «кайнаша». Хезмәттә чыныгып буй җиткерәләр, җиргә, табигатькә карата сакчыл мөнәсәбәткә өйрәнәләр. Бергәләшеп ял да итәләр, кинәнеп саф һава сулыйлар. Өстәвенә, тәҗрибәле бакчачылар белән аралашу мөмкинлеген дә онытмыйк. Мисалга, Любовь Глухарева, Ольга Никитина һәммәбез күнеккән гадәти бакча җиләге турында байтак кызыклы мәгълүмат бирә ала. Сортлары, үстерү‑тәрбияләү ысуллары... Файдага гына бит! Башка төр җиләк‑җимеш, яшелчәгә дә кагыла бу. Бакчачылар үз белемнәре, кыйммәтле тәҗрибәләре белән уртаклаша алсын өчен, клуб кебек әйбер оештырырга да исәп юк түгел...»
Әйе, шактый кызыклы фикер. Гомумән, Галина Дмитриевнаның бакча ширкәтендәге хәлне яхшырту буенча уй‑тәкъдимнәре җитәрлек. Әйткәндәй, рәис вазыйфасын ул 2022 елның 12 декабреннән били. Моңа кадәр ревизия комиссиясе рәисе булган. Бакчачылар хуҗалыгы шактый зур. 748 участок, 659 бакчачы. Аңлыйсыздыр, мәшәкать баштан ашкан. Электрофикация мәсьәләсен генә алыйк. 2022 елның июнь аенда «Электр челтәрләре»нә технологик тоташтыру турында» килешүгә кул куелган, бу эш белән ул чордагы рәис Таһир Фәхртдинов шөгыльләнгән. Аннан инде эстафета бүгенге рәис карамагына тапшырылган. «2023 елның
1 февраленнән бакчачылар гариза бирә башлады, — дип бәянли Галина Дмитриевна. — Хәзерге заман бакча хуҗалыгы өчен электр энергиясе зарурлыгын, әлбәттә, аңлатып торуның кирәге юк. Шуны да билгеләп үтмәкчемен, «Девон‑2» шәһәребездә «Электр челтәрләре» дәүләт предприятиесе белән турыдан‑туры килешүләр төзегән бердәнбер бакчачылар ширкәте. Бу исә шактый өстенлек бирә. Оешма әгъзалары квитанцияләрне сарыф ителгән киловаттлар буенча түләү хокукына ия. Гариза биргәндә гаилә ташламалары исәпкә алына, бу да үз чиратында түләүләрне киметү ихтималлыгын тәэмин итә».
Бакчачылык ширкәте урамнары буйлап җыелышлар үткәрелгән дә инде. Идарә әгъзалары һәм иң актив бакчачылар электрлаштыру эшендә бик теләп катнаша. Узган елның октябрь аенда гына да 254 гариза бирелгән. Ноябрьдә исә гомуми бакчачылар җыелышы уздырылган, юлларны кышын чистартуга смета кабул ителгән. РФ Хөкүмәте Карарына (№1479, 71маддә) ярашлы, «коммерцияле булмаган бакчачылар ширкәтендәге участок хуҗалары юл, урамнар торышына ел әйләнәсендә тиешле техник тәртип тәэмин итәргә бурычлы». Һәм кышкы чор да искәрмә түгел. Шул рәвешле юлларны фәкать үзләренә чистартырга туры килә, капкалар да ачык булырга тиеш. Бу, билгеле, барысына да ошап җитми, караклардан куркалар... Әмма акрынлап эшләр җайлана төшә. Декабрьдән мартка кадәр юлларны чистарталар, узган елның ярыйсы карлы‑буранлы кышын искә алганда, җиңел генә бирелми әлеге гамәл...
Янә дә өченче сектор һава линияләре «Электр челтәрләре» хезмәтләндерүенә тапшырыла, баланска куела. Нәтиҗәдә әлеге сектор бакчачылары агымдагы елда әүдем рәвештә гариза бирергә керешә. Ни генә димә, тырышлык бушка китми. 18 апрельдә узган ведомствоара комиссиянең шәһәр конференциясендә билгеләнгәнчә, 302 оешма әгъзасы «Электр челтәрләре»нә тоташкан да инде, бу гомуми бакчачылар санының 50 проценты дигән сүз. Калганнар да читтә калмый, гаризалар тапшыра тора. Халык ниһаять аңлый, барысы да яхшыга гына ич. Җаваплылык хисе дә бермә‑бер ныгый, хәвефсезлек чараларын төгәл үтәүгә омтылыш көчәя. Чөнки болар кешенең фәкать үзе өчен генә түгел, ә бәлки якыннары мәнфәгатендә дә эшләнә. «Өстәвенә, — дип елмая ханым, — бакчачыларыбыз участокларын актив рәвештә хосусыйлаштыра башлады, аларны кайчандыр сатарга туры килгән очракта да, яңа хуҗалар электр утына кинәнәчәк. Сүз уңаеннан, бүгенге көндә безнең участокларга хаклар ике тапкырга арткан. Үзе үк анык дәлил түгел мени бу?» Килешәбез.
Мәгълүм булганча, 2023 ел — Экология елы дип игълан ителгән иде. Шул уңайдан оешма вәкилләре җәмәгать урыннарын тәртипкә китергәннәр, күпьеллык чүп‑чардан арындырганнар. Чүп контейнерларын урнаштыру өчен иске агач төпләрен дә тамырыннан йолкып алырга туры килгән. Өстәвенә су кертү магистраль линиясен (100м) алыштырганнар... Тыңлыйсың да, ирексездән гаҗәпкә каласың, ничек барына да өлгәшмәк кирәк? Гаять күләмле эш ич бу, җәмәгать. Ә бит һәммәсе өчен дә тәү нәүбәттә рәис җавап тота. Теләсә кем түзә алмый мондый халәткә... Бәхеткә, активистлар, идарә әгъзалары һәрдаим ярдәмгә килә. Бакчачылар үзләре үк уртак тырышлык нәтиҗәләрен күрә‑тоя. Вакыт бер урында таптанмый, яңадан‑яңа казанышларга омтылуны сорый.
«Соңгы җыелышка «Уфанет» вәкилләре дә чакырулы иде. Камералар, «акыллы» шлагбаумнар урнаштыру (бакча участокларына керү урыны бездә җидәү) мәсьәләсе каралды, — дип бәянли Галина Дмитриевна. — Бакчачылар янә дә газ кертүгә гаризалар бирде. Мәгълүм булганча, «Девон‑2» шәһәр эчендә урнашкан. Федераль Җыелышка Юлламасында Владимир Путин бакча ширкәтләре бакча участогы чигенә кадәр бушлай газлаштырылырга тиеш, дип хәбәрләгән иде. Газ мотлак булачак, дигән өмет белән яшибез! Бакчачылар киләчәктә эчәр су мәсьәләсен дә хәл итәргә телиләр. Аңлашыла ки, көнүзәк сорауларның берсе бу.
Әлбәттә, барлык карарлар да гомуми җыелышларда, шәһәр, хакимият дәрәҗәсендә тикшерелә, хәл ителә. Һәрьяклап ярдәм‑хуплау кирәк. Шәһәрдәшләр, балалар һәм оныклар, оныкчыклар хакына тырышабыз бит. Үз чиратларында без башлаган эшне алар лаеклы дәвам итсеннәр өчен.
Шау чәчәктә утырган бакчалар хуҗасыз, ташландык калмасын. Кызганыч, милекче була торып та, бакча җирлекләренә килеп тә карамаган «хуҗалар» юк түгел...
Хәтердә, әле яңа эшкә керешкән мәлләрдә Реестр буенча бурычлыларны эзләргә, дәгъва гаризалары бирергә дә туры килде. Күңелсез хәл. Тик башкача булмый, һәр җирдә тәртип таләп ителә. Үз вакытында түләүләр кермәсә, бакчачылык эше алга китәлми».
Алга китеш, үсеш, дигәннән. Галина Карасева һәрдаим эзләнүләр, гыйлем алу, камилләшү юлында. Заман таләбе! Мисалга, Уфа шәһәрендә уздырылган «СМАРТ‑Бакчачы» форумында катнашкан, хезмәттәшләр тәҗрибәсе белән танышкан. Коммерцияле булмаган бакчачылар ширкәте (КББШ) рәисе сыйфатында Башкорт аграр дәүләт университетында квалификация күтәрү курсларында шөгыльләнгән. Шулай ук «ВДПО» җәмәгатьчелек оешмасы Башкорт төбәк бүлегендә янгын хәвефсезлеге буенча белемен арттырган. «КББШда янгын хәвефсезлеге: идарә итү вазыйфалары» темасына семинарда катнашкан. Әлбәттә, боларның һәммәсе хезмәт эшчәнлегендә зур терәк‑таяныч. Субсидияләү, акчалата ярдәм буенча программада катнашу да яңа офыклар ача.
Әйе, ирешелгәннәр тәэсирләндерерлек. Галәмәт зур хуҗалыкка җитәкчелек итү авырга туры килә шулай да. Кайчак җылы сүз, шаян‑көлке булышса, башка очракларда җитдилек‑катгыйлык күрсәтү дә комачау итми. Нинди генә холык‑фигыльле кеше очрамый тормыш юлында...
Сер түгел, төрле фикерләр ишетергә туры килә рәискә үзе турында. Тик чын күңелдән, саф йөрәктән әйтелгән рәхмәт сүзләре күбрәк барыбер дә.
«Галина Дмитриевна җаваплы һәм намуслы кеше, — дип ассызыклый идарә әгъзасы, электр үткәрү мәсьәләсендәге активистларның берсе Роберт Исмәгыйлев. — Ул җитәкчелек иткән вакыт эчендә бакчада пәйда булган уңай үзгәрешләр шактый: электрлаштыру буенча актив эш, еллар дәвамында тупланган чүп‑чарны чыгару, бакчада кар көрәү... Безнең рәис бакча һәм бакчачылар тормышында актив катнаша, моның өчен зур рәхмәт аңа. Бакча безнең өчен буш төшенчә түгел. Туганнар белән җылы очрашу урыны, саф һава сулау мөмкинлеге. Ниһаять, көч туплау, хезмәтеңнән канәгатьлек алу. Ә бу инде, ризасыздыр дип уйлыйм, аз түгел».
«Девон‑2»дә без 2022 елдан бирле, — дип бәянли Лениза Камалетдинова. — Галина Дмитриевна һәрвакыт ярдәм кулы сузарга әзер. Электр үткәрүдә нык булышты, чөнки бу мәсьәләдә кайбер кытыршылыклар килеп чыкты. Бакчада нинди проблема бар, шунда ук аңа шалтыратабыз, беләбез, ул һәрчак читен хәлдән чыгу әмәлен табарга омтыла. Гомумән, гаиләбез өчен бакча чын мәгънәсендә икенче йортка әверелде. Биредә эшлибез дә, күңелле ял да итәбез».
Әйткәндәй, электрлаштыру мәлендә Камалетдиновлар участогы чыннан да иң проблемалыларның берсеннән булып чыккан. Юлларны чистарткан чакта зур күләмле эш башкарырга, агачларны төбеннән кисәргә туры килгән. Рәис тарафыннан күрсәтелгән ярдәм һәрчак урынлы, бәһалап бетергесез.
«Галина Дмитриевнаны бары тик яхшы яктан гына беләм, — дип хәбәрли Айдар Шәфыйков (ул өч буын бакчачылар вәкиле. Битарафлыкны кабул итмәүчеләрдән. Кышкы чорда махсус рәвештә видеога төшерү максатында бакчага килүдән дә тайчынмый. Нәкъ менә кышын угрыларның әүдемләшүе сер түгел лә...) — Рәис үз бурычларын үтәүгә җаваплы карый. Аның тырышлыгында электр үткәрдек, бу шәхсән минем өчен дә, бүтән бакчачыларга да ифрат уңай. Кышын юлларны чистарту шулай ук файдага гына. Участокларга килеп, барысын да җентекләп карап‑тикшереп кайту мөмкинлеге бар. Тынычланып каласың... Җәй көне галәмәт күп чүп чыгардык. Эчәр сулы да булачакбыз, диләр. Шәп! Планнар бихисап, кыскасы. Ходай ярдәм итсен рәисебезгә, ә без инде кулдан килгәнчә булышырбыз».
Эчкерсез‑ихлас теләк‑ниятләргә кушылабыз. Галина Дмитриевна белән әңгәмәбез ахырына якынлаша. Вакыт көтми, алга чабуын белә... Тынгысыз җитәкчегә Уңыш галиҗәнәпләре юлдаш булсын, дибез. Илебез гөрләп чәчәк атсын, күңелләребез түрендә миһербанлык‑шәфкатьлек нуры урын алсын. Янәшәбездә ваемсызлык төшенчәсен кабул итмәгән, кыенлыклар‑киртәләр алдында каушап калмаган, туган төбәк, Җир‑Анабыз өчен җан аткан замандашлар булуы үзе зур бәхет ич ул. Нәкъ җырдагыча: «Бу безнең Җиребез». Башкасы булмаячак!
Сәлия Гарифуллина