Туган як
+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнекеләрне бел
9 апрель , 12:24

Путиннан дәүләт бүләге

Владимир Путин педагог Ирина Гебельга дәүләт бүләге тапшырды

Путиннан дәүләт бүләге
Путиннан дәүләт бүләге

Русия Президенты ирешкән казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен ил халкын бүләкләде. Дәүләт башлыгының тиешле бое­рыгы хокукый мәгълүматның рәсми интернет‑порталында басылып чыкты.
Бүләкләнүчеләр арасында 12нче мәктәпнең укытучы‑оештыручысы Ирина Гебель да бар. Ирина Юрьевна гражданлык бурычын үтәгәндә югары әхлакый һәм рухи сыйфатлар күрсәткән яшьләргә белем һәм патриотик тәрбия бирү өлкәсендәге хезмәтләре өчен Русия Федерациясе Президентының Мактау грамотасына лаек булды.
Ирина Гебель 2010 елдан алып 12нче мәктәптә ОБЖ укытучысы‑оештыручысы булып эшли, «шәйморатлылар» сыйныфы өчен җаваплы шәхес. Аның педагогик стажы 33 ел. Ул, МЧС, хәрби комиссариат, янгын сүндерү бүлеге, полиция хезмәткәрләрен чакырып, ачык дәресләр үткәрә. Ирина Юрьевна тәрбияләнүчеләре берничә тапкыр ОБЖ буенча укучылар олимпиадасында, «Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы профиле буенча иң яхшы кадет» республика конкурсында, муниципаль сафка тезелү һәм җыр смотрында, башка чараларда һәм ярышларда җиңүче һәм призер булды.
Ирина Гебель укучылары илнең югары хәрби уку йортларында белем ала. Ирина Юрьевнаның чыгарылыш укучыларының берсе — Степан Белов, ул 2022 елда Русия Герое исеменә лаек булды.

 

Татьяна СОЛОВЬЕВА

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: