Туган як
+1 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Безнекеләрне бел
24 гыйнвар , 15:44

Халыкка багышланган тормыш

Октябрьский шәһәренең бишенче җитәкчесе Иван Елизарович Клинов, бактың исә, хәрби табиб булган икән.

Халыкка багышланган тормыш
Халыкка багышланган тормыш

Бөек Ватан сугышы башланганда, унҗиде яше дә тулып җитмәгән якташыбыз Бөре медицина техникумының өченче курсында белем ала. Немец илбасарлары белән көрәш башланган беренче көнне үк булачак медицина хезмәткәрләре фронтка китү теләген белдерә. Алар арасында 16 яшьлек Ваня да була.
Кызыл Армия сафларына ирекле киткән егетнең тиздән иңнәрен лейтенант погоннары бизи. Аны 1226нчы укчылар полкына хәрби фельдшер итеп билгелиләр. Тәүге сугыш чирканчыгын Иван Ржев өчен барган бәрелешләрдә ала. Контрһөҗүм вакытында совет гаскәрләре күп югалтулар кичерә. Медикларга авыр шартларда көнне төнгә ялгап эшләргә туры килә.
Ә менә камалышта калган Ленинград өчен барган сугышларны якташыбыз аеруча ачынып сөйли торган була.
— Совет солдатлары миналар куелган кырларны, чәнечкеле тимерчыбыкларны гизеп, фашист окопларында сугыша башлады.
Вакытны әрәм итмичә, шунда ук, медпункт ясадык, — дип язган Иван Елизарович үз хатирәләрендә. — Бездән нибары егерме адым читтә генә бертуктамый автоматлар ата, гранаталар төшә. Җәяүле гаскәрләр һәм моряклар немец оборонасын өзү өчен канкойгыч көрәш алып бара. Безгә яралыларны ташыйлар. Урында ук ярдәм күрсәтәбез.
Авыр җәрәхәтле солдатларны елганың икенче ярына озату бик кыен булды. Ике яктан өзлексез аткан ядрәләр аркасында Нева бозы тишкәләнеп бетте. Әмма санитарларның, санинструкторларның фидакарьлеге чик белмәде. Алар яралыларны плащ‑палаткаларда, носилкаларда сөйрәп алып бардылар, хәрбиләрнең гомерен үз гәүдәләре белән саклап калган очраклар да булды...
Бөек Ватан сугышында Иван Клинов Калинин һәм Ленинград фронтларында хезмәт итә. Ике тапкыр яралана һәм контузия ала. Бөек Җиңү белән туган якларына әйләнеп кайткан якташыбыз укуын дәвам итә. Читтән торып Бөре педагогия институтының тарих бүлеген тәмамлый.
1965 елда КПСС Өлкә Комитеты һәм БАССР Министрлар Советы Иван Клиновны Октябрьский Советы башкарма комитеты рәисе вазыйфасына тәкъдим итә. Безнең шәһәр белән Иван Елизарович 20 ел җитәкчелек итә. Ул эшләгән елларда шәһәр төзелешенең икенче генераль планы эшләнә, микрорайоннар, социаль инфраструктура объектлары барлыкка килә. Аның вакытында яңа заводлар төзелә: «Автоприбор», «Нефтемашремонт», эре панельле йортлар төзү комбинаты, күн заводы... Меңләгән яңа эш урыннары барлыкка килә.
Өч «Почет Билгесе» ордены, I дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз, Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары кавалеры, тугыз медаль белән бүләкләнгән Иван Елизарович Клинов Бөек Ватан сугышында ил халкы азатлыгы өчен көрәшә. Тыныч тормышта да фронтовик кеше мәнфәгатьләрен саклап һәм яклап яши.

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: