Туган як
+4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнекеләрне бел
9 гыйнвар , 13:33

Парлы бәхет

Гөлназ һәм Рафил Хәбибуллиннар — яшь гаилә. Пар канат булып яши башлаганнарына нибары 11 ел. Әмма шушы кыска вакыт эчендә ир белән хатын өч балага гомер бирергә, йорт төзергә һәм агач утыртырга өлгергән.  

Парлы бәхет
Парлы бәхет

Ил җитәкчелеге 2024 елны Гаилә елы дип игълан итү хакындагы тиешле кәгазьләргә кул куйды. Бүгенге чынбарлыктан чыгып фикер йөртсәң, чыннан да, гаилә тормышы никадәр тотрыклы һәм бердәм, рухи һәм матди яктан нык булса, җәмгыять тә шуның кадәр чыдам һәм көчлерәк була. Һәм шушы урында гаилә — җәмгыятьнең иң кирәкле бер күзәнәге булуына тагын бер кат инанасың.

— Тормыш иптәшем белән без дөнья челтәрләре аша таныштык. Әлбәттә, бүген Интернет киңлекләрендә танышуны бөтен кеше дә хуплап бетерми. Чын дөресен генә әйткәндә, үземнең шундый җитди адымга баруыма әле дә кайвакыт шаккатып куям, — дип сүз алган Гөлназ ханымның матур күзләренә карау белән дә аның никадәр бәхетле булуын тоясың.

Шаккатырсың да шул: нибары өч тапкыр күргән кеше белән язмышыңны бәйлә инде?!

Рафил Хәбибуллин тумышы белән Чишмә районыннан. Яшьли әти‑әнисен югалткан егет Гөлназда барын да күрә һәм тоя — наз, хөрмәт, мәхәббәт, туган җанлылык, иң мөһиме, гаилә җылысын.

— Минем өчен гаилә — ул янәшәңдәге иң якын кешеләр, бер‑береңне аңлап, хөрмәт итеп, матур мөгамәләдә яшәү, балалар тәрбияләү, әти‑әниләр, кан‑кардәшләр белән туганлык җепләрен саклау. Гаилә — һәрвакыт кайтасы килеп торган җылы һәм рәхәт урын ул, — диде Рафил Рәсим улы кыска итеп кенә.

Артык сүз урынсыз. Ир белән хатын бер‑берсенә булган хис‑тойгыларын эш‑гамәлләре белән раслый. Кеше өчен түгел, үзләре өчен. Үзләре гомер бүләк иткән нарасыйлары өчен.

Рафил Хәбибуллин бораулау компаниясендә эшли. Гөлназ — ашыгыч ярдәм фельдшеры. Кешеләргә ярдәмгә ашыгу — әлеге мөлаем хатын‑кызның, мөгаен, төп сыйфатларының берседер. «Медицина тармагында, аеруча ашыгыч ярдәм бүлегендә эшләү җиңел түгел, аеруча рухи яктан. Төнге сменалар авыр бирелә. Әмма үз эшемне бик яратам», — диде күп бала анасы.

Гөлназ Хәбибуллинаның педагогик белеме дә бар. Институт тәмамлаган ханым үз‑үзе өстендә эшләүдән беркайчан туймый һәм армый. Ул төрле курсларда белем багажын тулыландыра. Шуларның берсе — кондитерлык эше. Ун ел элек, декрет ялында, тортлар һәм десертлар пешерү белән мавыккан шәһәрдәшебез бүген инде үз эшен — кондитерлык студиясен ачарга хыяллана.

— Мин хатынымның һәр идеясын хуплыйм, һәр башлангычында аңа ярдәм кулы сузам. Әгәр бер‑беребезне саңга сугып яшәмәсәк, без бүгенге яшәү дәрәҗәсенә ирешмәгән дә булыр идек. Вак‑вак атлап булса да, без алга куйган максатларыбызга ирешеп киләбез. Башта фатир сатып алдык, аннан соң җир участогы. Йорт төзеп кердек. Әйтәләр бит, яу кырында бер ялгызың сугышчы була алмыйсың. Гөлназның әти‑әнисенә мин чиксез рәхмәтле, — диде Рафил.

Бу йортта эш-мәшәкатьләрне ир‑атныкына һәм хатын‑кызныкына бүлеп карау кабул ителмәгән. Гаилә башлыгы яраткан хәләл җефетенең аз булса да вазыйфаларын җиңеләйтергә тырыша. Кирәк икән, бүлмәләрдә тәртип урнаштыра, кирәк икән, кичке ашны да әзерли. «Рафил аш‑суга бик оста. Саф һавада, учакта пешергән ризыклары аеруча шәп килеп чыга, — диде Гөлназ иренә мәхәббәт тулы карашын сирпеп. — Балалар әтиләре карамагында булганда, мин гомумән тыныч. Ул алар белән, миңа караганда, күбрәк шөгыльләнә. Өстәл уеннары, лего — аларның бергәләп уйный торган яраткан уеннары. Ә инде ял көннәрендә балалар өчен фильмнар карау — монысы инде күркәм традициябез».

Хәбибуллиннар гаиләсендә берсеннән‑берсе сөйкемле өч бала үсә. Сафинага бүген 10 яшь. Өченче гимназиядә белем алучы кыз бию һәм җыр түгәрәкләренә йөри, чаңгыда шуарга ярата. Сигез яшьлек Данияр робототехника белән мавыга. Балалар бакчасына йөри торган Эмир да җырларга ярата икән. Балаларның өчесе дә бокс белән шөгыльләнә. Гомумән, гаиләдә балалар һәрьяклы үсеш алсын өчен, әти‑әни бөтен мөмкинлекне дә тудырырга тырыша.

— Гаиләбез белән сәяхәттә йөрергә яратабыз. Башкорт елгалары буйлап йөзәбез. Шүлгәнташ, Киндерле, Идрис, Әкият мәгарәләрендә булдык. Балалар еш кына әлеге күренекле урыннарга кылган сәяхәтләребезне проект темасы итеп сайлыйлар. Ә кышын безнең яраткан ялыбыз — ул чаңгы юллары, бергәләп чаңгы базасына барабыз, — дип сөйли Гөлназ Альберт кызы.

Үз йорт‑җирләре белән яши торган гаиләдә хезмәт тәрбиясе дә читтә калмый. Торт пешереп бирү үтенече белән мөрәҗәгать иткән беркемгә дә «юк» дия белмәүче, иртә яздан яшелчә һәм гөлләр үрентеләрен үз куллары белән утыртып, ихатаны шау чәчәккә төреп, күңелләргә матурлык өләшүче, хәтта кышларын лампа яктысында кыяр һәм помидор үстереп, якын кешеләрен витаминнар белән тәэмин итүче әниләренең тырышлыгын, аңа һәрвакыт ярдәмчел булган әтиләренең үз гаиләсенә карата игътибарлылыгын һәм шәфкатьлелеген күреп үскән балаларга хезмәт сөючәнлек һәм кешелек сыйфатлары орлыкларын салу өчен максатчан эш алып барырга да кирәк түгел. Балалар — безнең көзге.

Ә инде бәйрәмнәр Хәбибуллиннар өчен ике як туганнарны бергә җыю, аралашу, кан‑кардәшлек хисләрен ныгыту өчен яхшы сәбәп. Яңа елны да алар, һәркемгә гаилә бәхете, җан тынычлыгы, илебезгә тыныч тормыш теләп, бергә‑бергә каршы алганнар.

— Бәхет сере дә нәкъ менә шул бердәмлектә һәм татулыкта Ир белән хатынның бер‑берсен ишетә һәм тыңлый белүдә. Балаларыбызда да намуслылык, хезмәт сөючәнлек, өлкәннәргә карата хөрмәт тәрбиялибез, — диде Гөлназ һәм Рафил Хәбибуллиннар.

 

Илмира ГАЛИЕВА
Фото гаилә архивыннан

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: