Туган як
+6 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Безнекеләрне бел
9 гыйнвар , 14:26

Кан биреп тә кешеләрне коткара

Илмир Мотаев — өченче класслы коткаручы булып Октябрьский шәһәрендә 2005 елдан алып хезмәт куя.  

Кан биреп тә кешеләрне коткара
Кан биреп тә кешеләрне коткара

Ел саен 27 декабрьдә Русия коткаручылары үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә.

Илмир Илнур улы тумышы белән Татарстанның Ютазы районы Димтамак авылыннан. Гаиләдә алар өч ир бала үсә. «Эшләп үстек. Зур бакча, ихата тулы мал‑туар, чалгы тотып печән чаптык, утын кистек, кышын кар көрәдек — менә шушы булды безнең физик хәзерлек», — дип сөйли алпавыттай гәүдәле, көр күңелле шәһәрдәшебез.

Ир‑егет хәрби бурычын Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы составындагы гаскәрләрдә уза. Кинолог һөнәрен үзләштерә. Бөтенрусия ярышларында уңышлы катнаша. Армиядән әйләнеп кайткан якташыбыз нинди һөнәр сайларга икән дип озак уйламый — ул 2005 елда Октябрьскийда яңа гына оешкан Гражданлык оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр идарәсенә коткаручы булып эшкә урнаша. Һәм менә 18 ел дәвамында Илмир Мотаев ярдәмгә ашыга.

— Төрле вакыт була. Кешеләрнең юл‑транспорт һәлакәтләренә дучар булуы, янгыннар чыгуы, суга бату очраклары, суицид... Хәтерлим әле, бер елны тугыз катлы йорт түбәсенә менеп, үз‑үзенә кул салырга теләгән үсмерне коткардык. Коткаручы мондый очракларда үз гомеренә нинди куркыныч янаганын уйламый. Пугачевский урамында янгын чыккан тулай торактан кешеләрне коткару очрагы да онытылмый. Ул вакытта янгын төнлә чыга, коткару эшләрен уздыру өчен электр утын өзәргә туры килде. Бина эчендә балаларның күп булуын да исәпкә алсак, аларның һәрберсен караңгы бүлмәләрдән капшап‑капшап табуы җиңел бирелмәде. Әмма коткарылган җаннарны күрү белән дә шәхси күңел халәте эреп юкка чыккандай була, — дип сөйли хезмәт кешесе.

Мондый киеренке эш көннәрен коткаручылар йөрәккә якын алмаска, салкын канлылык күрсәтергә тырыша. Шулай да спорт залларында физик күнегүләр белән шөгыльләнү организмны дөрес дулкынга чыгарырга ярдәм итә, диде коткаручы. Илмир гаиләсендә дә зур аңлау һәм хуплау таба. Алар тормыш иптәше белән ике бала тәрбиялиләр. Кызлары инде студент, уллары — мәктәп укучысы.

Шәһәрнең Гражданлык оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр идарәсе җитәкчелеге үз хезмәткәре Илмир Илнур улын төгәл, курку белмәс, инициативалы, дип бәяләде. Аның намуслы һәм хезмәт сөючән булуы турында күп сандагы мактау грамоталары да сөйли.

Әмма Илмир Мотаевның җәмгыять иминлеге хакына кылган яхшылыклары моның белән генә бетми әле. Ул кешеләрне бәла‑казалардан гына йолып калмый, ул аларга сәламәтлек, ә кайвакыт гомер дә бүләк итә. Шәһәрдәшебез кырык тапкырдан артык кан тапшырган шәхес. Ул — Мактаулы донор!

 

Илмира ГАЛИЕВА

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: