Безнең редакциягә кунакка Зөлфия Бураева килде. Беренче күрү белән дә үзенә җәлеп итеп торган, ачык куңелле ханым үзенең тормышы турында сөйләп узды.
— Без өч бала үстек, — дип сүз алды Зөлфия Шәүкәт кызы. — Абый, апам һәм иң кечкенәбез мин булдым. Әтиебез гомер буена мич чыгарып йөрде. Октябрьскийда күпчелек шәхси йортларны аның кул эшләре җылытты. Әнием озак еллар маляр булып эшләде. Хәзер дә тик тормас иде әле, яше генә өлкәнәеп китте. Шуңа карамастан, ул әле дә гәзитләрне, аеруча «Туган як»ны яратып укый. Китапханәдән матур әдәбият алып кайтып кына торабыз. Камыр ашларын уңдырып пешерә. Гомумән, безнең әни бик сабыр һәм акыллы хатын. Озак еллар каенана белән ана һәм кыз кебек яшәделәр. Хәер, без балалар бакчасында үскән малай һәм кызлар түгел, безне әбиебез тәрбияләп үстерде. Мәйданы утыз квадрат метр булган йортта без алты кеше яшәдек.
Зөлфия Бураева 16нчы мәктәпне тәмамлап, коммуналь-төзелеш техникумында белем ала. Һәм аның бөтен тормышы тырыш хезмәт белән уза. «Гаиләдә утырып торган кешене күрмәгәч, мин үзем дә тик тора белмим. Гомерем буена ике эштә эшләдем. «Октябрьский нефтяник» гәзите редакциясендә каравыл тордым һәм идән юдым. 2001 елда биредә гәзит тапшыру бүлеген ачтылар һәм мин шул эшкә алындым. Хәзерге вакытка тиклем ике участокта гәзит таратам», — дип сөйли шәһәрдәшебез.
Узган 90нчы елларда Зөлфия Шәүкәт кызына почтальон сумкасын күтәреп йөрү үтә дә авыр була. Аның участогында гына да абүнәчеләр саны 600гә кадәр җитә. Олы сумкага гәзитләр сыймагач, ул аларны кул арбасына төяп, өләшә торган була. Бүген исә, кызганычка, дөнья челтәре, төрле гаджетлар тормышка үтеп керү сәбәпле, вакытлы матбугатка кызыксыну нык кимеде. Халык кыйммәтсенә яки кызык түгел дип таба...
Зөлфия ханым сүзләре буенча, аның участогында — 7нче кварталда «Октябрьский нефтяник» гәзитен 300ләп кеше яздырса, шәһәрдә бердәнбер татар телендә басыла торган «Туган як»ны исә тагын да азрак укыйлар.
Әлбәттә, кеше көнкүреше хөкүмәт эшеннән генә тормый. Шуңа күрә әңгәмәдәшебез белән күңелле темалар турында да сөйләштек. Зөлфия ханым үз йорты, бетмәс-төкәнмәс эш-мәшәкать белән яши. Төп нигездә алар әнисе белән икесе гомер итә. Йортта ир-ат юк дип утырмыйлар. Алар җан-фәрман тормыш көтә. Әле күптән түгел генә төп нигезгә янкорма корганнар. Йорт эчендә уңайлыклар тудырганнар. Мунча салып кергәннәр.
Зөлфия ханымның бәйләм тотарга да вакыты кала икән. Кечкенәдән кулына инә-җеп алган кыз бүген дә әлеге шөгылен яратып башкара.
Тагын бер мавыктыргыч шөгыле — чәчәкләр. «Петунияләрне күп итеп үстерәм. Үрентеләрен дә үзем утыртам. Алты сотый бакчаның күп өлешен чәчәк түтәлләре били. Җәен бакчабыз төрле төсле келәмгә әйләнә».
Шәһәрдәшебез дүрт аяклы дуслар — этләр белән дә күңел җылысын бүлешә. «Шулай, 11 ел элек үземнең этем белән саф һавада йөрибез. Карыйм, күпер астында, көрт эчендә бер эт ята, муенчагы да бар. Хәзер мин киләм, көтеп тор чак кына диюем булды, яңа танышым дәртләнеп чаба башлады, бездән алда өйгә кайтып та җитте. Ашарына бирдем. Хәтта гәзиттә игълан да урнаштырдым. Эзләп килүче булмады. Күзләремә мөлдерәп караган этем белән бергә яшәп ятабыз», — дип көлә гәзитебез кунагы.
Зөлфия Шәүкәт кызы менә шулай өлкән яшьтәге әнисе белән төп йорт нигезен саклап яшиләр. Туганнар җыела торган җылы оя ул. Әниле йорт — җылы йорт, дип белми әйтмиләр.
Лилия СӨЛӘЙМАНОВА
Илмира ГАЛИЕВА фотосы