Туган як
+1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнекеләрне бел
30 ноябрь 2023, 16:42

Кырык еллык озын чакрымнар

Рамил Хәлиуллин шәһәрнең 18нче мәктәбенә сигез елдан артык хезмәт күрсәтә.  

Кырык еллык озын чакрымнар
Кырык еллык озын чакрымнар

Ырынбур өлкәсенең Абдуллино районында туып-үскән малайга кечкенәдән транспорт «җене» кагылган була. 1982 елда машина йөртә башлаган Рамил Зөфәр улы менә инде 41 ел шофер булып эшли. Беренче тапкыр  утырган машинасын да шәһәрдәшебез яхшы хәтерли.

— Ул елларда Газ-51 — иң яхшы «ходовой» машина иде инде. Абдуллинода районара базада эшләдем. Тауар ташыдым, — дип хәтер йомгагын сүтә гәзитебез кунагы.

Кырык елдан артык узган чакрымнарны исә Рамил Хәлиуллин бизмәнгә салып үлчи алмый. Тик шунысын ул яхшы белә — шофер хезмәте — ул аның яшәү мәгънәсе. «Бала чактан ук техника белән идарә итәсем килде. Кул астындагы һәрнәрсәне машинага әйләндереп, бер тапкыр гына уйнамадым. Ни өчен икәнен дә әйтә алмыйм. Югыйсә гаиләдә дә шоферлар юк иде», — дип сөйли хезмәт кешесе.

1985 елда Октябрьскийга күченеп килгән Рамил Хәлиуллин соңгы сигез елын мәктәп автобусы белән идарә итә.

2015 елда «Төзекләндерү» предприятиесе җитәкчелеге аңа өр-яңа ПАЗ автобусын ышанып тапшыра. Рамил Зөфәр улы карамагындагы транспорт бүген дә өр-яңа кебек ялтырап тора. 22 пассажирга исәпләнгән мәктәп автобусы чиста һәм ул тулы тәртиптә.

Рамил Зөфәр улы шәһәрнең 18нче мәктәбенә Московка һәм Төрекмән бистәләреннән укучылар йөртә. Иртән алып килә һәм өйлә вакытында тарата башлый. Мәктәп автобусларын ГЛОНААС белән җиһазландыру сәбәпле, аларның маршруты катгый контрольга алынган. Эшне болай итеп кору шоферлардан аеруча зур төгәллек һәм дисциплина таләп итә.

— Балалар йөртү — болай да җаваплы эш. Ул кибеткә тауар ташу түгел. Сиңа яшь гражданнарның гомерен дәүләт кенә түгел, ә иң беренче чиратта, аларның ата-аналары ышанып тапшырган. Шулай булгач, без аларны юлларда исән-сау йөртергә бурычлы, — диде тәҗрибәле шофер.

Хәрәкәт вакытында бәла-каза килеп чыкмасын өчен, Рамил Хәлиуллин үз автобусын даими кайгыртып тора. Аннан килеп транспортның кулдан-кулга йөрмәве дә, аның белән озак еллар бер генә хуҗа идарә итүе дә автобусның һәрвакыт сафта булуына нигез булып тора. «Техника бит ул хатын-кыз кебек, кадерләгәнне, саклап тотканны ярата» — әңгәмәдәшем сүзгә тапкыр гына түгел, бик шаян кеше дә булып чыкты әле.

— Беренче елларда автобуска утырып йөргән малайлар һәм кызлар инде үзләре зур кешеләр. Бер генә төркем укучыларны олы тормыш юлына озатмадык. Әлбәттә, балалар арасында хәзер төрлесе бар. Кайберләре әллә каян сәлам бирә. Икенче берләре рәхмәт тә әйтә белми. Балаларның мондый тәртибен мин гаиләдән киләдер, дип уйлыйм. Оясында ни күрсә, очканында шул була, — дип өлкән яшьтәге якташыбыз берникадәр борчылуын да сиздереп алды.

Ничек кенә булмасын, Рамил Хәлиуллин үз эшен яратып башкара. Ул — беренче класслы шофер. Пенсиягә чыкканына да берничә ел узып киткән. Әмма шәһәрдәшебез әле хаклы ялга чыгарга ашыкмый. Бергә эшли торган хезмәт коллективыннан да бик канәгать. Ләкин, барыннан да бигрәк, көн саен үзенең сары автобусында укучыларны килеп ала һәм кайтарып куя торган Рамил Зөфәр улын балалар үз итә. Алар өчен ул үз кеше.

 

Ильмира ГАЛИЕВА
Автор фотосы

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: