Туган як
+4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнекеләрне бел
23 ноябрь 2023, 12:06

Яраткан эш — җан рәхәте

Кайсы гына тармакны алма, аның бүгенге тотрыклылыгын, иртәгәсе көненең уңышлы булуын чын фидакарьләр тәэмин итә.  

Яраткан эш — җан рәхәте
Яраткан эш — җан рәхәте

Алар үзләренә ышанып тапшырган эшне шулкадәр чын күңел биреп башкара ки, хәтта аның гаять авырлыгы да, кайвакытта була торган гаделсезлекләр дә мондый кешеләрнең кәефләрен кыра алмый.

Октябрьский типографиясендә Лениза Камалетдинова эшли башлаганга бары тик дистә елдан артык вакыт узган, шуңа карамастан ул әлеге тармакта үзен гомер бакый эшләгән кебек хис итә.

Ярмәкәй районы Иске Турай авылында ишле балалы Мирзаһит ага гаиләсендә дөньяга килгән кыз бик бәхетле булып үсә. «Без дүрт кыз, бер малай үстек. Әти белән әни безне яратып тәрбияләде. Үз көчебез белән мул тормышта яшәдек. Авылда башка кызлар кимәгән матур күлмәкләрне киеп үстек. Әти без балачакта чит төбәкләргә китеп салам кысуда эшләде. Шуннан күз явын алырлык киемнәр алып кайта иде. Без аларга рәхәт балачагыбыз өчен бик рәхмәтле», — дип сөйли Лениза ханым.

Өлгергәнлек турында аттестат алган кыз кайда гына эшләмәсен, бар урында да фидакарьлеге белән аерылып тора. Хезмәт юлын Лениза туган авылы мәктәбендә башлый. Аннан соң күрше Татарстанның Баулы районы судында эшли. Язмыш җилләре аны янәдән 1986 елда Башкортстанга, Октябрьский шәһәренә алып кайта.

— Велосипед заводына эшкә урнаштым. Хәзер инде аның исеме, кызганычка, тарих битләрендә генә калды. Без анда балалар өчен велосипедлар, уенчыклар җитештердек. Фарфор заводында 10 ел хезмәт куйдым. «Березка» шифаханәсендә дә дистә ел эшләдем. Унбер ел элек типографиягә эшкә килдем. Әмма мин үземне шулкадәр иркен һәм уңайлы хис итәм, әйтерсең лә озак еллар биредә эшләгәнмен. Әллә хезмәт коллективы шулай яхшы тәэсир итә? Ничек кенә булмасын, мин бик тиз ияләштем, эшнең дә асылына тиз төшендем, — дип елмая хезмәт кешесе.

Лениза Мирзаһит кызының күңелен типография тормышы беренче көннән үк биләп алган. Гәрчә аны җиңел дип әйтеп булмаса да. Өстәвенә бит әле зыянлы да. Ул бүген кәгазь кисү машинасы белән идарә итә. Тик Лениза Камалетдинованың эше әлеге станоктагы төймәләргә басып, төрле командалар бирүдән генә гыйбарәт түгел. Тимер «дустын» хәрәкәткә китергәнче, аның үзенә шактый хәрәкәтләнергә туры килә.

Уртача авырлыгы 450-500 килограмм булган кәгазь төргәкләрен сүтәр өчен, ул аларны башта станокка кул көче белән этеп менгерә.

Ир-ат эшләрдәй эшне әлеге орчык буе ханымның җан-фәрман башкаруына сокланмый мөмкин түгел.

— Без бит авыл баласы. Үсмер чактан урман кисеп, агач ташып чыныгып үскән буын. Бу кәгазь төргәге белән генә эш итәбез әле! Миңа кадәр дә шулай эшләгәннәр. Ирина түтәй кул астында бер ай эш тәртибенә өйрәндем. Авырлыгы — бер хәл. Менә шул төргәкләрне сүткәндә чыга торган кара тузаны барыннан да яман. Берничә ел элек зыянлы эш өчен еллык отпускыга өч көн өстәлә иде, хәзер аның урынына ай саен өч йөз сум тирәсе акча өстәп түлиләр, — дип сөйли типография хезмәткәре.

Лениза ханым башкара торган эш авыр төргәкләрне сүтү белән генә бетми әле. Ул аларны, заказчы күләменә карап, төрле зурлыкта кисү белән дә шөгыльләнә. Бу эш башка станок артында башкарыла. Өстәвенә, билгеле сәбәпләр аркасында соңгы арада заказлар да шактый арткан. Лениза ханым көн саен куллары аша ничә данә кәгазь узганын төгәл әйтә алмый, әмма октябрь белән тулып бетмәгән ноябрь аенда гына да өч төргәк кәгазь эшкә кереп киткән.

«Ирина түтәй» дигәнебез Ирина Аркадьевна Васильева икән. Нәкъ менә ул Лениза Мирзаһит кызының остазы булган. Эшнең бөтен асылын ул өйрәтеп калдырган. Әлбәттә, дистә ел дәвамында станоклар яңарган. Әмма эш тәртибе элеккечә калган.

— Бәлкем, барлык эшне дә зур төгәллек белән башкарып та бетереп булмыйдыр. Кайвакыт брак та килеп чыга. Тик торган кешедә генә ул бернинди дә гаеп табылмый. Ничек кенә булмасын, мин үз эшемне яратып башкарам. Быел август аенда стаж буенча пенсиягә чыктым. Киләсе елга, Ходай исәнлек бирсә, яшем буенча да хаклы ялга чыгачакмын. Ләкин әле эшлисе килә, коллективтан бер дә аерыласы килми, — дип елмая машинист.

Лениза ханым тормыш иптәше белән бер кыз үстергәннәр. Бүген инде алар әби белән бабай. «Бөтен буш вакытыбызны ике яшьлек оныгыбызга багышлыйбыз. Тормышта аннан да татлырак җимеш юк. Моңа кадәр бәйләм тота идем. Хәзер кул эшләренә әллә ни вакыт калмый» — диде ачык йөзле әңгәмәдәшем.

Камалетдиновларның бергә җыелганда яратып пешерә торган ризыклары да бар икән. Нәрсә дип сорыйсызмы? Әлбәттә, татар халкы яратып ашый торган бәлеш, өчпочмак, тукмач ашы.

— Ризык тулы табын тирәли якын кешеләрең белән җыелышып утыру, бер-береңнең күңел җылысын, бер-береңә кирәк булуыңны тою үзе бер илаһи бәхет. Гаиләм бәхетле булса, мин икеләтә бәхетле, — диде язмышына рәхмәтле булган Лениза Мирзаһит кызы.

Илмира ГАЛИЕВА,
Автор фотосы

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: