Туган як
+4 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Безнекеләрне бел
1 ноябрь 2023, 16:18

Халык мәнфәгате — алгы планда

«Пассажир-Сервис» коммерцияле булмаган партнерлык карамагында бүгенге көндә 50 берәмлек автобус бар, шуның кырыкка якыны көн саен линиягә чыга.

Халык мәнфәгате — алгы планда
Халык мәнфәгате — алгы планда

Октябрьнең соңгы якшәмбесендә билгеләп узган Машина йөртүчеләр көне уңаеннан без халыкка хезмәт күрсәтә торган әлеге транспорт компаниясе рәисе Синхәт Миңнебаев белән очраштык.

Синхәт Фаззал улы Ярмәкәй районының Иске Сүлле авылында дөньяга килә. Башлангыч белемне туган җирендә үзләштерә. Егет 1972 елда Бәләбәй техникумын тәмамлый. Хәрби хезмәтне ул Алман җирендә уза.

Ерак Төньякта хезмәт юлын дәвам иткән якташыбыз суык җирләрдә 20 ел эшли. Тормышка үзенең аяусыз үзгәртеп кору җилләре белән килеп кергән 90нчы елларда Синхәт Миңнебаев туган якларына әйләнеп кайта. Шул рәвешле ул да үз тормышына үзгәрешләр кертергә карар итә. Әмма кырык яшьлек ир-егет буш кул белән әйләнеп кайтмый, ул үзе белән кулланылышта булган бер автобус алып кайта.

— Нәрсә белән булса да шөгыльләнергә — ике кулга бер эш кирәк. Тотрыксызлык, юклык заманасы. Салым инспекциясендә бөтен таләпләр буенча теркәлдем һәм шәһәрдә беренчеләрдән булып пассажирларны шәхси йөртү белән шөгыльләнә башладым. Сирәк кенә булса да Туймазы шәһәренә дә барып кайта идем. Әлбәттә, мин дәүләт автотранспорт предприятиесенә берникадәр көндәшлек тудыра башлавымны аңладым. Тормыш бит ул күңелле вакыйгалардан гына тормый, туксанынчы елларда аеруча да җиңел булмады — рэкет һөҗүмнәре, янаулар... Шуңа күрә беренче мәлләрдә, күзгә артык чәчрәп кермәс өчен, базар көннәрендә генә эшкә чыктым. Акча сузган пассажирларга бирергә билет юк. Көнлек керемне дәфтәргә теркәп барам. Салым инспекциясе тарафыннан контроль көчле, тикшерү максаты белән хәтта өйгә дә киләләр иде. 1996нчы елларда пассажирларны шәхси ташу эшенә тагын берничә егет алынды, шул рәвешле шәһәр урамнарында шәхси автобуслар күбрәк күренә башлады, — дип искә ала гәзитебез кунагы.

Синхәт Миңнебаев 2000 елда үз компаниясен терки. «Пассажир-Сервис» дип аталган яңа оешма составына шәхси автобуслары булган эшкуарлар керә. Компания рәисе булып Синхәт Миңнебаев сайлана.

— Яңа оешма белән беррәттән яңа таләпләр дә туды. Иң беренче чиратта медицина хезмәтен оештыру соравы килеп басты. Уфага барып тиешле лицензияләр алдым. Эшкә яраклы бина әзерләдем. Табигый ки, транспот техник контроль таләп итә. Моның өчен механиклар кирәк. Әлбәттә инде диспетчер хезмәте дә, — дип әңгәмәбезне дәвам итәбез Синхәт Фаззал улы белән.

Октябрьский урамнарында җәмәгать транспорты саны кырыкка арта. Өстәвенә легаль булмаган автобуслар да күренә башлый. «Аңлашылмаучанлык башланды. Юл бүлешү, пассажирлар өчен тарткалашу китте. Эш транспорт комиссиясенә кадәр барып җитте һәм легаль булмаган автобусларны гамәлдән чыгарырга дигән карар кабул ителде», — диде хезмәт кешесе.

Бу елларда башка исем астында оешкан шәхси транспорт предприятиеләре дә була, әмма алар, көндәшлекне күтәрә алмыйча, бер-ике ел эчендә таркала. «Пассажир-Сервис» аларның да автобусларын үзенә сатып ала. Моннан тыш, автопаркны берничә өр-яңа автобус белән дә яңартырга мөмкинлек табыла.

2007 елда шәһәрдә маршрутларны бүлү буенча конкурс үткәрелә. Бәйге нәтиҗәләренә автотранспорт предприятиеләренең хезмәт күрсәтү сыйфаты, алар белән бәйле юл-транспорт вакыйгалары һәм анда зыян күрүчеләр күләме зур йогынты ясый. Синхәт Миңнебаев сүзләренә караганда, ул рәислек итә торган компания конкурсны ота — шәһәрдә пассажирлар йөртүдә өстенлек аңа бирелә.

Октябрьский халкына ике дистәдән артык ел хезмәт күрсәтә торган «Пассажир-Сервис» коммерцияле булмаган партнерлыкны бүгенге көндә илле автобус тәшкил итә. Шуларның 38е көн саен линиягә чыга. Эш ике сменада корылган.

— Кайсы гына тармакны алма, аның бүгенге көнен дә, киләчәген дә кадрлар хәл итә. Аларга кытлык элек тә юк түгел иде, ул бүген дә бар. Җәмәгать траспорты белән идарә итәргә теләүче ир-егетләр — зур дефицит. Безнең хәтта компания хисабына укыту инициативасы белән дә чыккан вакытлар булды. Мондый проблема килеп тууга авыр эш, шәһәр юлларында хәрәкәтнең интенсивлыгы, тәҗрибәсе булмаган машина йөртүчеләрнең бик еш юл йөрү кагыйдәләрен бозуы аркасында килеп чыккан аварияләр тәэсир итми калмый, — дип борчыла җитәкче.

Синхәт Фаззал улы шоферларга кытлыкның тагын бер сәбәбе дип түбән хезмәт хакын да атады. Шул ук вакытта кадрларның эштә озак тоткарланмавына кайвакыт аларның яман гадәтләре дә сәбәп булып тора.

— Кеше сәламәтлеген куркыныч астына куймау — бездә төп кагыйдә. Механиклар көн саен автобусларның техник торышын карап-тикшереп линиягә чыгарсалар да, алар, кызганычка, шоферларны «төзәтә» алмыйлар, — дип борчыла «Пассажир-Сервис» компаниясе рәисе.

Шәхси автотранспорт предприятиесе өчен тагын бер төп проблема — ул паркның картая баруы.

— Әле моннан берничә ел элек кенә автобуслар ике миллион сум торса, хәзер иң очсыз дигәннәренең дә бәяләре бермә-бер артты. Шуңа күрә булган автобусларны ремонтлап тору — алшарт, — дип ассызыклый эшкуар. — Даими хәрәкәттә булган транспортның кузовын алты ел саен тулаем алмаштыру таләп ителә. Бу эш ким дигәндә дә 200-250 мең сумга төшә. Сер түгел, ягулык-майлау материалларының, запас частьләрнең хаклары да күтәрелеп кенә тора. Мондый шартларда билет бәяләрен йөгәнләп тоту, әлбәттә, җиңел бирелми.

Дәүләт автотранспорт предприятиеләренә юк-юкта хөкүмәт ярдәм кулы суза. Синхәт Миңнебаев әйтүенә караганда, ике дистә елдан артык гамәлдә булган «Пассажир-Сервис» компаниясе дәүләттән бернинди дә ярдәм алмаган. Менә шунысы да аяныч.

Шуңа карамастан, шәхси автотранспорт предприятиесе махсус хәрби операция башланганнан алып хәрби хезмәткәрләрнең балаларына 250 юл йөрү билеты өләшкән. «Әтиләре яу кырында булган балаларның безнең маршруткаларда йөрүен без чикләмибез. Алар күпме тели, шуның кадәр йөри ала. Моннан тыш, микрорайоннарда территориаль иҗтимагый үзидарә рәисләренә бушлай йөрү өчен билетлар бүлеп бирдек. Озак еллар Бөек Ватан сугышы ветераннарын түләүсез йөрттек. Бүгенге көндә, кызганычка, безнең уңайлыклардан бары тик бер генә ветеран файдалана. 11 яшькә кадәрге малайларны һәм кызларны да без ярты хактан йөртәбез», — дип сөйли компания рәисе.

Синхәт Фаззал улы Миңнебаевка бүген 72 яшь. Җәмәгать транспорты белән бәйле эшчәнлектә утны һәм суны аз кичмәгән шәхес ул. Хезмәт кешесенең тел төбеннән аңлашылгача, инде ял итәргә, үзе өчен яшәргә вакыт җиткән. Тик менә шундый зур авырлыклар һәм шәхси борчылулар белән тудырган компаниясен тапшырырдай һәм аның белән җитәкчелек иткәндә, үз мәнфәгатьләрен генә түгел, халык мәнфәгатьләрен дә аңлап, хөрмәт итеп эшләрдәй ышанычлы кулларны каян табарга?!

 

Илмира ГАЛИЕВА
Автор фотосы

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: