Туган як
+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнекеләрне бел
4 октябрь 2023, 17:27

Камилеккә ирешүдә чик юк

Эшче гаиләсендә туып-үскән Альберт Гарифуллин бүгенге тормышта яхшы һөнәрман һәм зур гаилә башлыгы булып ирешүе өчен беренче чиратта әти-әнисенә бик рәхмәтле.

Камилеккә ирешүдә чик юк
Камилеккә ирешүдә чик юк

Гаиләдә — әти тәрбиясе

Альберт — шәһәр малае. Октябрьскийда дөньяга килсә дә, нәсел тамырлары белән ул авылга барып тоташа. Әнисе тумышы белән Башкортстанның Бакалы районы Тукбирде авылыннан. Озак еллар штукатур-буяучы булып хезмәт куя. Күрше Татарстанның Баулы районы Шәмәй авылында дөньяга килгән әтисе тракторчы була. «Балачак, гадәттәгечә, балалар бакчасында башланды», — дип елмая әңгәмәдәшем. 14нче урта мәктәп бусагасын атлап кергән малай укырга бик тә һәвәс була — көндәлегендә бер генә «өч»ле билгесе дә булмаган Альберт төгәл фәннәрне — алгебра, геометрия һәм физиканы яратып үзләштерә.

— Шулкадәр яхшы, көчле, бала күңеленә юл таба белгән укытучылар кул астында белем алырга насыйп булды миңа. Кайберләре белән әле дә булса очрашабыз. Меңләгән укучыны укытуга карамастан, сине бүгенге көнгәчә исемең белән хәтерләүләренә ис-акылың китәрлек. Гәрчә парта артыннан чыкканга егерме елдан артык вакыт узып китсә дә, — дип сөйли гәзитебез кунагы.

Гаиләдә алар ике ир бала үсә. Альберт — өлкәне. Тәртибе әллә ни начар булмый. Тик бөтен чакта да түгел. Әтисе Зәкинур ага кулындагы каешның арт ягына авырттырып төшкәнен кырыгынчы дистәсен тутырып килүче ир-егет бүген дә яхшы хәтерли.

— Әти бик гадел һәм мәрхәмәтле кеше иде. Кызганычка, бер ел элек безнең арадан китте. Без аны бик сагынабыз һәм юксынабыз. Берникадәр кырыслыгы да булган әтинең яхшылап аңлатканын беренче тапкырдан ук аңламасаң, ул икенче тапкыр безгә телен әрәм итеп тормады... Димәк, шулай кирәк булган. Без кечкенәдән мөстәкыйль булып үстек. Әти белән әни безне бер ялгызы калдырып китәргә яисә кая да булса чыгарып җибәрергә курыкмыйлар иде. Ул хәзер без баланың берүзен ишек алдында уйнарга калдыру түгел, хәтта подъездга чыгарырга да куркабыз. Хәтерлим әле, беренче сыйныфта укыганда бер үзем теш табибына бара идем. Балачакта үзәккә үтеп теш сызлауларын, белмим, кем генә оныта аладыр?! Әти белән әни һәрвакыт эштә. Бар булган батырлыкны җыеп, хастаханәгә бармыйча түзәр хәл калмый иде. Дөресен генә әйткәндә, шушы яшемә җитеп тә стоматологка барырга куркам, хәтта чират көтеп утырган арада ук шыбыр тиргә батам, — дип елмая ул.

Хезмәткә мәхәббәт тудырган балачак

Альберт ифрат та ихлас күңелле кеше булып чыкты. «Моңа кадәр интервью биргән кеше түгел инде мин. Нәрсә сөйләргә кирәклеген дә белмим...», — дип ишектән кыенсынып кына узган гәзитебез кунагы белән бер сәгатькә якын сөйләшеп утырганыбызны сизми дә калганбыз.

Балачагында авылда узган озын каникул көннәрен ул әле дә булса сагынып искә ала.

— Без кечкенә чакта кая барасыгыз килә, дип сорап тормадылар. Кая илтсәләр, шунда яшәдек. Әтинең туган авылында җәй көннәре аеруча шау-шулы һәм файдалы узды. Биредә җыелган оныклардан бер гаскәр тупларга була иде. Кечерәк чакта бәлкем әби белән бабайны бераз дулкынланырга да мәҗбүр иткәнбездер. Тик үсә төшкәч без алар өчен чын ярдәмчегә әверелдек. Печән чабабыз, көтү көтәбез, ихатадагы бөтен эшне сыдырып эшлибез. Кичен бит клубка да чыгасы килә. Йокы туймый... Ләкин без барыбер кушканны үти идек. Бик күп эшләрнең тәртибенә әтидән өйрәнеп үссәм, балта остасы булган бабам Габдулладан агач белән эш итәргә өйрәндем. Үз тормышың белән яши башлагач, аларның һәрберсе кирәк була икән, — дип бәян итә гәзитебез кунагы.

Төп максат — сыйфат!

Альберт Гарифуллин Ватан алдындагы ир-егетлек бурычын намус белән үти — ул ике ел эчке гаскәрләр составындагы авиация полкында хезмәт итә. Туган якларына әйләнеп кайткан ир-егет сәүдә өлкәсенә эшкә урнаша.

— Бер ел сәүдә вәкиле булып эшләдем. Киеренкелек, планнар, сату-алу турында килешүләр төзү... Кешеләр белән эшләү, аларны аңлау, уртак фикергә килү — монысы тагын да авыррак. Минем бу эшкә күңелем ятмады, — ди Альберт.

Әмма һәрнәрсә дә минус булган кебек, плюс билгесе дә була. Сәүдә тармагында кешеләр белән аралашып эшләве, аз булса да аларга дөрес якын килә белергә өйрәнүе безнең шәһәрдәшебезгә «Пакер» фәнни-җитештерү фирмасына эшкә урнашканда зур ярдәм була. Тик бу көнгә кадәр аңа берникадәр вакыт киеренкелектә яшәргә туры килә.

2009 елның җәендә Альберт Гарифуллин, эшкә урнашу теләген белдереп, анкета тутыра.

— Минем анкетаны караганнармы, юкмы икәнен белер өчен, бер ай телефонда утырдым. Әлбәттә, эш эзләүчеләр бер мин генә түгеллеген яхшы аңласам да, көтеп торудан да авыр хәл юк, — дип сөйли ул. — Ниһаять, мине әңгәмәгә чакырдылар. Хәзер инде анык нинди сораулар биргәннәрен хәтерләмим. Безнең генераль директорыбыз Марат Нагуманов — бик аралашучан кеше. Шулай да ул кешене эшкә кабул иткәндә, турыдан-туры җитештерү тармагына кагылышлы сораулар бирми. Җитәкче, асылда, үз каршында кем утырганын, хезмәт коллективына нинди характерлы кеше килеп кушылырга теләгәнен ачыклар өчен, шәхескә, аның психологиясенә кагылышлы сораулар бирә. Монда инде беренче чиратта югалып калмаска кирәк һәм, артык акыл сатып тормыйча, сорауны ничек аңлыйсың, шулай, үз сүзләрең белән аңлатып бирү яхшырак. Мин яшь һәм шук кеше, өстәвенә, сәүдә өлкәсендә эшләп, телне дә чарларга өлгергән идем, шуңа күрә җитәкчелек белән уртак фикергә килү җиңелрәк бирелде, дип саныйм.

Альберт Зәкинур улы бер ел дәвамында санлы программа белән идарә ителә торган чит ил станогы артында эшләргә өйрәнә. Янәшәсендә Виктор Колоколов кебек зур тәҗрибәгә ия остазлар булганга күрә, ир-егет эшнең асылына бик тиз төшенә. Кыска вакыт эчендә ул станокны схема буенча сүтеп җыярга гына өйрәнеп калмый, аның эшләү тәртибен һәм нечкә урыннарын да аңлый һәм үзләштерә. Менә шушы урында Альбертка мәктәптә яхшы укыган математика фәне ярдәмгә килә дә инде.

— Бер елдан соң үзаллы эшли башласам да, һәрвакыт нинди дә булса сораулар туып кына торды. Шул ук вакытта, кемнеңдер кайгыртучан канаты астында йөрүгә караганда, мөстәкыйль эшли башлау тагын да күбрәк аңларга мөмкинлек бирде. Безнең «Пакер»да эшли торган кешеләрне хезмәт коллективы дип әйтү генә аз. Без — бер команда. Үзара ярдәмчеллек, кеше хәленә керә белү, чит проблемаларга битараф булмау, җитештерү процессында нинди дә булса сораулар туа икән, аны бергәләп чишәргә тырышу — болар барысы да безне бары тик берләштерә һәм тагын да көчле итә, — дип сөйли хезмәт кешесе.

Ундүрт ел эшләү дәверендә барлык төрдәге фрезер станокларын үзләштереп, хезерге вакытта токарь станоклары артында эшләвенә карамастан, Альберт Гарифуллин үзен идеал хезмәткәр дип санамый. Аның фикеренчә, кеше бер калыпка салынган схема буенча гына эшләргә тиеш түгел, ул һәрвакыт укырга, яңалыкларны өйрәнергә һәм аларны эштә кулланырга тиеш. Мәкаләбез каһарманы үз эшендә башка төрле процесслар һәм функцияләрне куллануны да максат итеп куя.

— Бер детальне өч минут эчендә ясарга була, ә кайвакыт ике сәгать вакыт та җитми. Бу бик күп факторларда тора. Шунысы мөһим — һәр детальне җитештерү беренче тапкыр гына авыр бирелә. Икенче юлы эш майлап куйган кебек бара. Безнең арада шундый кешеләр бар — алар схемаларны укый белми. Әмма аларда мускул хәтере нык үсеш алган була һәм алар җитештерү процессын хәтерләренә таянып башкара — куллар һәм күзләр зур төгәллек белән эшли. Ничек кенә булмасын, безнең төп бурыч — продукцияне югары сыйфат белән җитештерү һәм без моңа ирешәбез, — дип ассызыклады өченче разрядлы оператор.

Зур гаилә башлыгы

Альберт үзенең булачак хатыны Айгөлгә бер күрүдә гашыйк була. Чибәр, акыллы, сабыр. Чын татар кызы. Шуңа күрә ул тимерне кызуында сугарга була — очраша башлауларына алты ай дигәндә егет кызга тәкъдим ясый.

— Минем хатыным — чын гаилә кешесе. Ул минем өч баламның анасы. Бүген мин тормышта нинди дә булса уңышларга ирешкәнмен икән, монда аның да өлеше зур. Айгөл минем өчен сөекле хатыным гына түгел, ул минем дустым да, киңәшчем дә, терәгем дә. Безнең өйдә һәрвакыт тәртип, җылы һәм якты, аш бүлмәсеннән тәмле исләр килә, балалар каралган һәм алар барысы бергә синең эштән кайтуыңны сагынып көтеп ала — ишек төймәсенә бармак тиеп китүгә үк бусагага таба йөгергән  кечкенә аяк тавышларын ишетү, үзеңнең кемгәдер кирәк булуыңны тою — ул зур бәхет.

 

Илмира ГАЛИЕВА

 

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: