Туган як
+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнекеләрне бел
25 сентябрь 2023, 17:04

Альбина Йосыпова: «Донбасс халкы ачык, нык һәм ышанычлы»

Октябрьский шәһәрендә «Бердәм Русия» партиясенең Яшь гвардия бүлеге җитәкчесе Альбина Йосыпова өч айдан артык Донецк Халык Республикасының Мариуполь шәһәрендә волонтер булып эшли.

Альбина Йосыпова: «Донбасс халкы ачык, нык һәм ышанычлы»
Альбина Йосыпова: «Донбасс халкы ачык, нык һәм ышанычлы»

Педагоглар династиясеннән яшь кыз, махсус хәрби операция игълан ителү белән дә аны волонтерлар сафына кабул итүне сорап мөрәҗәгать итә, уку һәм махсус әзерлек үтә. СВОда эшләр өчен ул гадәттән тыш хәлләр волонтеры һәм волонтер-медик сертификатларын ала.

— Тикшерү уздым һәм беренче тапкыр 2022 елның җәендә юлга чыктым, Харьков юнәлешенә, Волчанск шәһәренә эләктем. Бу җиңел сәяхәт булмады. Мин беренче тапкыр атышлар, снарядлар, ПВОның ничек эшләвен ишеттем. Бераздан тавышларыннан нәрсә атуын аңлый һәм таный башладым. Мин тиз җайлаштым һәм «Бердәм Русия» балалар ял үзәгендә эшли башладым. Бу сәяхәт минем өчен бик мөһим булды һәм киләчәктә күп яктан ярдәм итте. Аннары Мариупольгә килдем һәм шунда эшкә калдым. Никита Аверкин җитәкчелегендәге Яшь гвардиянең Мариуполь бүлекчәсе командасында өченче ай хезмәт итәм. Без Мариуполь шәһәренә һәм халкына социаль-гуманитар ярдәм күрсәтү буенча төрле мәсьәләләрне хәл итәбез. Бу — аз хәрәкәтләнүче гражданнарга РФ гражданины паспортларын бирү, ФМС хезмәткәрләре белән паспорт алу алдыннан дактилоскопик процедурага бару, ДНР Пенсия фондына гаризалар рәсмиләштерү һәм кабул итү, күп балалы гаиләләргә ярдәм итү, гуманитар ярдәм тарату, — дип сөйли Альбина Йосыпова.

Кыз үз карарын хуплаган әнисенә, гуманитар йөк җыюда ярдәм итүче дусларына бик рәхмәтле. «Якыннарым булмаса, мин үзем генә булдыра алмас идем. Аларга күрсәткән хуплаулары һәм ярдәмнәре өчен зур рәхмәт».

Альбина сүзләре буенча, гуманитар миссия күп кешеләрнең чын йөзен ачты. «Без Русия халкының нинди игелекле, ярдәмчел һәм мәрхәмәтле булуын аңладык. Мин гомеремнең соңгы ун елын кешеләргә ярдәм итәм. Моңа кадәр үз шәһәремдә күп балалы гаиләләр, ялгыз аналар һәм халыкның социаль якланмаган катламнары белән эшләдем. Вакыт узу белән мине «Бердәм Русиянең Яшь гвардиясе» үз сафларына кабул итте һәм бу миңа гуманитар эшчәнлекне югарырак дәрәҗәдә җәелдерергә мөмкинлек бирде. 2020 елда мин Октябрьскийда Яшь гвардия бүлеген җитәкләдем. Волонтерлык проектлары үткәрә, грантлар ота һәм яшьләрне берләштерә башладым. Махсус хәрби операция башлану белән без хәрбиләребезгә, аларның гаиләләренә һәм Донбассның тыныч халкына ярдәм күрсәтү буенча гуманитар штаб булдырдык. Безнең ярдәм белән Донбасска 100 тоннадан артык гуманитар йөк озатылды, — дип аралашуыбызны дәвам итәбез волонтер белән.

Альбина Йосыпова әйтүенчә, барыннан да бигрәк ул ун елга якын ут астында яшәгән Донбасс кешеләрен онытмый, әмма әлеге кешеләр Русиянең аларны үз гаиләсенә кабул итәчәгенә һәм нацизмнан яклаячагына һәрвакыт ышанган.

«Балалар... Аларның йөрәкләре ачык. Картлар — алар газап чиккәннәр. Русия хәрбиләре — безнең өчен иң ышанычлы һәм якын кешеләр, волонтерларга ярдәм итүдән беркайчан баш тартмыйлар. Табиблар — тыныч һәм үз-үзләренә ышаналар. Волонтерлар — аларның кардәшлеген берни белән дә алыштырып булмый. «Бердәм Русиянең Яшь гвардиясе» җитәкчеләре Антон Демидов һәм Александр Амелин һәрвакыт безнең белән янәшә эшлиләр, сорауларны ачыктан-ачык чишәләр. Бу яшьләр өчен зур үрнәк һәм безнең, «Бердәм Русия» Яшь Гвардиясенең төбәк лидерлары өчен, яхшы тәҗрибә, — дип үз фикерен «Башинформ» агентлыгы белән уртаклашты Альбина Йосыпова.

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: