Туган як
+3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнекеләрне бел
10 август 2023, 16:12

Розалия Локманова: «Чәчәкләрне үзем өчен, матурлык өчен үстерәм!»

Шәһәребезнең 21нче микрорайонында яшәүче Розалия һәм Марат Локмановлар гаиләсе уңганлыклары, матурлыкны күрә һәм аны үз куллары белән тудыра белүләре белән аерылып тора.

Розалия Локманова:  «Чәчәкләрне үзем өчен, матурлык өчен үстерәм!»
Розалия Локманова: «Чәчәкләрне үзем өчен, матурлык өчен үстерәм!»

Булдыклы хуҗаларның урам капкасыннан эчкә үтүгә, елмаеп торган матур өй, шау чәчәккә, яшеллеккә күмелгән ишегалды каршы ала. Папоротник, сирень, артыш агачы, спирея, роза, гортензия һәм башка үсемлекләр арасында аеруча яран гөлләренең күплеге күзгә бәрелә. Биредә аларның 250ләп сорты үсә! Әйтергә кирәк, участок дизайны, бизәлеше тулысынча хуҗалар кулы белән эшләнгән.

Мәхәббәт һәм гармония яшәгән йорт

Ишегалдындагы гөлләргә хозурланган арада Розалия Камил кызы үсемлекләрнең һәрберсен дигәндәй исемләп, үзенчәлекләре турында сөйләп үтте. «Бу йортка без 22 ел элек килеп төпләндек, биш елдан үзебезнең көч белән өй төзедек. Бакчага да шул вакыттан алып нигез салынган. Мин аңа ел саен үзгәрешләр кертеп торам. Рәссамнарда илһам килү, дип атала бу халәт. Үсемлекләр дә бит тере җан ияләре, аларның потенциалы үзгәрүчән. Менә бу туя һәм агачсыман пион элек бөтенләй икенче урында үсә иде. Ә монда декоратив өрәңге (клён) бар иде, әмма ул салкыннан һәлак булды. Күрәсезме, нинди матур барбарис, аңа мин интернетта тап булдым һәм ул бакчамда урын алды. Элегрәк нәүрүз чәчәкләрем (примула) бар иде, хәзер алар урынында икенче үсемлекләр. Соңгы елларда үреп ясалган гөл чүлмәкләренә мода башланды. Бүген алар бакчамның бер бизәге булып тора. Тәрәзә төпләренә куярга да матур».

Күзем урталыктагы купшы туяга төшә. Ул, әйтерсең дә, итәкле күлмәк кигән! Аны уратып алган чалма чәчәкләр шундый тәэсир ясый. «Пионнарны бик яратам, әмма үсемлекләр күп булу сәбәпле, барысына да урын табуы авырлашты, — ди минем карашны тотып, хуҗабикә. — Үзләрен шушы туя тирәли булса да утыртыйм, дидем».

Йорттагы мәхәббәт һәм гармонияне саклаучы яран гөлен яратмаган гүзәл затлар юктыр. Ул бик матур һәм шул ук вакытта файдалы да. Яран гөле күп чиргә дәва: аны нерв авырулары вакытында кулланалар, яфрагын остеохондрозны дәвалау өчен авырткан урынга ябалар, төнәтмәсен бөерләрдән таш кудыруда файдаланалар. Локмановларның ишегалдында да гүзәл пеларгонияләр патшалык итә дисәм, ялгышмасмын.

— Бакчабызда яран гөлгә урын һәрчак булды, — дип сөйли Розалия Камил кызы. — Башта ак һәм кызыл төстәгеләрен генә үстердем. Тора-бара бу гөл турында күбрәк беләсем килде. Сорауларга җавап табу максатында интернетка мөрәҗәгать иттем. Төрле төркемнәрдә теркәлеп, шулай ук блогерларга язылып күп кенә мәгълүмат алдым. Хәтта ки селекционерларның пеларгонияләрне үрчетү, аларны сынау үзенчәлекләренә кадәр белдем. Яран гөле семьялыгына караган Пеларгония Калиопе Дарк Ред, Калиопе Софт Корал саф һаваны һәм кояш нурларын ярата, шуңа күрә аларны үрелгән чүлмәкләрдә бакчада үстерәм. Урамдагы гөлләрем бик күп тармак җибәрә һәм шау чәчәк булып ата. Пеларгония Лара Андре исемле гөлем ике ел буе чәчәккә бөреләнмәде. Мин аны зуррак савытка күчереп утырттым һәм, ниһаять, быел ул безне гөлләмә белән куандырды».

Исемең матур, кемнәр куйган?

Розалия ханым белән сөйләшә-сөйләшә теплицага юл алабыз. Биредә рәт-рәт тезелеп гүзәл пеларгонияләр чәчәк ата. Марокко принцессасы, Кара Роза, Леона Галактика, ЮВ-Феникс, ЮВ-Византия, Анна-Жанет, Будулай, Кырым язы, Кышкы кояш… «Чәчәкләрнең исемнәрен тиз генә хәтердә калдырырлык түгел, — ди хуҗабикә. — Әмма аларны белергә кирәк, чөнки үсемлек авырып китсә интернетны ачасың да аны ничек дәвалау, тәрбияләү кирәклеген өйрәнәсең. Шулай ук коллекционерлар белән хәбәрләшеп, киңәшләр алырга мөмкин. Менә бу пеларгония минем өчен аеруча истәлекле, аның тарихын сөйләп үтәсем килә. «Виват День Победы» дип аталган гөлне мин бер селекцияче хатын оештырган аукционда оттым. Анда җыелган акчалар махсус хәрби операциядәге якташларга ярдәмгә җибәрелде».

Әңгәмәдәшем үсентеләрне интернет аша танышкан үзе кебек үк коллекционерлардан сатып ала, посылканы почта аша да, автобус белән дә юллыйлар. Шәһәрдә исә гөлләрнең гади сәнәгать сортлары гына бар, алар шау чәчәк булып атмый, тиз коела.

«Гөлләрем — балаларым кебек»

Үсемлекләр сабый баладай даими тәрбия сорый. Язын-җәен ашлама кертү, су сибү, коры-сарыны җыештыру, эсседән, кырау сугудан, җил-яңгырдан саклау, гөмбәчек кебек авырулардан эшкәртү гамәлләре булса, салкыннар якынлашуга гөлләрне дөрес кышлату турында хәстәрлек күрергә вакыт җитә.

«Дөрестән дә, бакчада эш бер дә бетми, иртәнге алтыдан торып, үсемлекләрне карыйм, кич эштән кайткач та шулар янында кайнашам, — дип минем фикерне җөпли Розалия ханым. — Һәр чәчәкне, куаклыкны кадерләп кенә, иркәләп үстерәм. Көн дә гөлләрем белән серләшә-серләшә сулар сибәм, төпләрен йомшартам. Үсемлекләргә ашлама сыйфатында башлыча калий монофосфатын кулланабыз, туфракны да үзебез эшкәртәбез, торф, ат тиресе, черемә кертәбез. Кызганычка каршы, кайчагында көйсез һава торышы үсемлекләргә зыян сала. Быел май аенда кырау сугып, розаларымны харап итте. Күпме тырышлык куйган хезмәтнең бер мизгелдә юкка чыгуын күрү күңелне әрнетә, әлбәттә. Шулай да төшенкелеккә бирелмим, киләчәктә розарийны яңарту теләге бар, әмма әлегә нинди үзгәрешләр булачагын төгәл күзаллый алмыйм. Элек гөлчәчәкләрем 55 төп иде. Яран гөлен күпләп үрчетә башлагач, розаларны киметергә туры килде, чөнки барысын да тәрбияләргә көч тә, вакыт та җитми».

Салкын чорда чәчәкләрнең бер өлеше подвалда саклана, моннан тыш Локмановларның кышкы бакчасы бар, анда экзотик куаклыклар үсә, катлы-катлы стеллажларда гөлләр урнаша. «Элек кышкы бакчада түбәгә тиеп торучы пальма, фикус, шефлера, шулай ук чүлмәкләрдә драцена, лимон кебек үсемлекләр күп иде, — ди әңгәмәдәшем. — Хәзер аларның санын киметтек, кайберләренең ботакларын кисеп, яңарттык». Розалия ханым гөлләре бик күбәеп киткәч, аларны сатуга да куя башлаган: «Танышлар килеп бакчаны күрәләр дә, нишләп шундый матурлыкны башкаларга күрсәтмисең, диләр. Шуннан үсемлекләрнең фотосын социаль челтәрләргә «элә» башладым. Аннан күреп, сатып алырга теләк белдерүчеләр дә табылды».

Кулларыннан гөл тама…

Бакча тутырып чәчәкләр үстерүче Розалия Камил кызының уңган-җитез булуына тагын бер тапкыр сокланып куйдым. Тату гаиләсен тәрбияләргә дә, хуҗалыгын гөл итеп тотарга да, хезмәт урынында тулы бер бүлекне җитәкләргә дә өлгерә ул. Мәкаләм каһарманы «Альтернатива» пластамасса эшләнмәләре заводында, аңа нигез салынганнан алып, 34 ел хезмәт куя. Бүген ул контроль-ревизия бүлеген җитәкли. Тормыш иптәше Марат белән ике улларын — Тимур һәм Даниярны үстергәннәр, 1 яшь тә 8 айлык Мәрьям исемле оныклары бар.

«Иремә, балаларга рәхмәт, һәр башлангычымда теләктәш алар, — ди Розалия Камил кызы. — Улларыбыз кечкенәдән хуҗалыкта ярдәмләшеп үсте. Үсемлекләргә су сибү эше — Данияр өстендә, ул петунияләрне аеруча үз итә. Ирем ботакларны кисү, теплицаны, кышкы бакчаны карау кебек эшләрне башкара, үсемлекләрне кояштан, җил-яңгырдан саклаучы корылмалар хәстәрли. Олы улыбыз Тимур да һәрчак ярдәмгә әзер. Әйтергә кирәк, килен миннән күреп гөлләр белән мавыга башлады. Мин аның белән үз тәҗрибәмне бүлешәм, киңәшләр бирәм, йортларында бергәләп зур булмаган яшел почмак оештырдык».

… Розалия ханым яраткан һәм бик хөрмәт иткән каенанасы — Айсылу Галимулла кызын ел саен безнең гәзиткә яздыра. Мине озата чыкканда ул: «Туган як»ның киләсе санын көтеп калабыз, кайнанам киленен милли басмабызда күреп шатлансын әле», — диде елмаеп.

 

Лилия ГАБИТОВА
Автор фотолары

 

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: