Туган як
+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнекеләрне бел
10 август 2023, 15:10

«Матурлык яратам»

Шулай дип мөлаем елмая Флүзә ханым. Кече яшьтән мөкиббән ул гүзәллеккә, хозурлыкка...  

«Матурлык яратам»
«Матурлык яратам»

Флүзә Назыйм кызы Абдуллина чыгышы белән Туймазы районы Әпсәләм авылыннан.

Соклангыч табигатьле төбәктә буй җиткергән кыз сигезенче сыйныфтан соң буяучы-штукатур һөнәрен үзләштерергә карар кыла. «Йортларны матурлау, бизәү теләге зурдан иде», — дип искә ала ханым. Октябрьский шәһәренең дүртенче һөнәрчелек училищесында өч ел дәвамында һөнәр серләренә төшенә сылу. 1981 елда «Туймазынефтестрой» трестының бишенче төзелеш идарәсендә үзаллы эш башлый. Унсигез ел гомерен яраткан хезмәтенә багышлый, тырышлыгы бушка китми, дүртенче разрядкача күтәрелә. «Бригадирыбыз Люция Әхмәтгәрәевага рәхмәтлемен, — дип ассызыклый әңгәмәдәшем. — Һөнәр нечкәлекләренә төшендерде, бик тә яхшы күңелле, кеше хәленә керүчән җитәкче иде. Коллектив та искиткеч дус-тату булды, бүген дә сагынып искә алам... Хезмәтемне яраттым, бирелеп эшләдем, дөрес юл сайлаганыма ышанычым арта гына төште, үкенерлек түгел!»

... Еллар исә үз агышын дәвам итә. Инде лаеклы ялда булса да, сөйгән шөгыленнән һич аерылмый Флүзә ханым. «Без яшәгән йорт тирәсе (сүз Кортунов урамы, бер подъездлы 10нчы йорт хакында бара — С. Г.) күркәм булсын, башкалардан калышмасын» дигән теләктә яна. Яшерен-батырын түгел, халык телендә «малосемейка» дип аталган, байтак еллар элек төзелгән өйләр әллә ни мактана, кукраеп утырган өр-яңа биек катлы йортлар белән ярыша алмый... Әмма адәм баласының күңеле барыбер да гүзәллеккә омтыла ич, үзе гомер кичергән урынны уңайлырак, җыйнаграк күрәсе килә. «Шуңа тырышып яткан көнебез, — дип елмая Флүзә Назыйм кызы. — Ялгызым түгел, күршеләрем Римә Сайгафарова, Фәйрүзә Нургалиева белән бергәләшеп ишегалдында чәчәкләр утыртабыз, чүпләрен утыйбыз, су сибәбез. Балконнарны буядык, үз көчебез белән, әлбәттә. Әле менә фасадны, бинаның алгы ягын буяп куйдым. Йортыбыз тышкы яктан балкып-көлеп торсын, димен! Эш нәтиҗәңне күргәч, кәефләр дә күтәрелеп китә. Подъездагылар да рәхмәт укый, билгеле. Мастерыбыз Айгануш Викторовна, шөкер, һәрчак хуплый, теләктәшлек күрсәтә, ярдәменнән ташламый».

Хөрмәтле күршеләргә әйтер сүзләре, киңәшләре дә бар уңган әңгәмәдәшемнең: «Чүпләмәсеннәр, балконнардан теләсә нәрсә ыргытмасыннар иде. Кеше хезмәтен хөрмәтләргә өйрәнсен, күнексен халык. Үзебез яшәгән йорт бит, читтән килеп кемдер тәртип урнаштырмас... Безнең башлангычка кушылырга теләүчеләр табылса, рәхим итсеннәр. Балаларга да яхшы үрнәк булыр».

Балалар дигәннән. Флүзә ханымның улы-кызы инде гаиләле, мөстәкыйль тормыш көтә. Ике оныгы — иң зур шатлыгы, куанычы. Дәү әниләре өлгесендә егәрле, тырыш булып үссеннәр, күңелләренә ятыш һөнәргә ия булсыннар.

... Хәлбуки, эшсөяр ханымнар турында «Согласие» җәмгыяте мастеры Айгануш Огородникова фикерен дә ишетергә ниятләдем. «Йорт проблемаларына битарафлык күрсәтмәгән, игелекле кешеләр булуы үзе шатлык, әлбәттә, — дип җөпли ул. — Подъездга керү өлешенә күз салыгыз әле. Нинди матур булып китте буягач! Чәчәкләрне әйткән дә юк, күз явын алырлык. Йорт тирәсен төзекләндерүче, бизәүче уңганнарга рәхмәтләрнең иң зуры. Күбрәк булсын иде шундый изге ниятле фатир хуҗалары. Югыйсә, стеналарга теләсә нәрсә язып, шакшы эзләр калдырып «эш майтаручылар» да җитәрлек бит, уйласаң... Бер уңайдан рекламачыларга мөрәҗәгать итәр идем. Игъланнар куяр өчен махсус урыннар бүленгән. Кайда туры килә шунда чәпәмәсеннәр иде язуларын...»

Әйе, ирексездән хәтердә мәшһүр рус язучысы Антон Павлович Чехов сүзләре яңара: «Җыештырылган түгел, ә бәлки чүпләмәгән урында чиста була». Бүген әйтелгән диярсең, валлаһи. Ешрак искә алсак иде бөек әдип фикерен, дусларым...

 

Сәлия Гарифуллина
Автор фотосы

 

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: