Туган як
+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнекеләрне бел
3 август 2023, 15:13

Яраткан эш — җанга рәхәт

Авыл мәктәбен тәмамлаган татар кызы кайчан да булса Октябрьский шәһәренең иң алдынгы һәм өметле предприятиеләренең берсендә хезмәт куярмын дип хыялланды микән?

Яраткан эш — җанга рәхәт
Яраткан эш — җанга рәхәт

Бүләккә — яшел аллея

Нурания Камалтдинова мине «Пакер» җәмгыятеннән юл аша гына үсә торган яшь үсентеләр белән янәшә куелган эскәмиядә сөйләшеп утырырга чакырды.

— 2022 елда генераль директорыбыз Марат Нагумановның күркәм юбилее уңаеннан биредә 55 төп абрикос үсентесе утырттык. Коллектив белән киңәш-табыш кордык та, олы йөрәкле һәм кешелекле җитәкчебезгә яшел аллеядан да кадерлерәк бүләк була алмый, дигән фикергә килдек. Марат Мирсәт улы безнең өчен җитәкче генә түгел, ул безнең өчен дус, остаз, үз хезмәткәрләренең яклаучысы да. Ходайга шөкер, бүген агачлар, хезмәт коллективын гына түгел, тирә-якта яшәүчеләрне дә сөендереп, яшәреп килә, — дип сүз башлады Нурания Нурфаяз кызы.

«Әнием пешергән төшләр төшемә керә»

1976 елда Баулы районының Исергәп авылында урта мәктәпне тәмамлаган гади колхозчы кызы ул вакытта кайчан да булса пакер-якорь җиһазлары һәм скважина компоновкалары базарында күренекле предприятиегә әверелгән Башкортстанның «Пакер» фирмасында эшләрмен дип башына да китермәгән.

— Без җиде бала үстек. Әтием балта остасы булды. Аның алтын куллары иҗат иткән йорт җиһазлары хәзер инде истәлек булып кына калды. Кызганычка, әтиебез безнең арадан бик иртә — 64 яшендә үк китеп барды. Әни вафат булганга да тиздән алты ел тула. Алар безне кечкенәдән тырыш һәм намуслы булырга өйрәтеп үстерделәр. Зур күәстә камыр баскан үсмер кыз баланың көче җитмәгән вакытлары да булгандыр, бәлки. Әмма мичтән борынны кытыклап чыккан яңа пешкән ипи исләрен тагын бер кат тояр өчен, янәдән кайтыр идем балачагыма. Ул күмәч зур кочакка сыярлык булып уңа. Табын артыннан түгәрәкләнеп урын алган ишле гаилә өчен түгәрәк бер ипи таман гына була иде... Ә авыл мичендә әниебез кытырдатып пешергән төшләр (бавырсак) әле дә булса төшләремә керә. Без, балалар, мич янында, әнинең кулыбызга төш тоттырганын көтеп, тезелеп басып тора идек. Авыздан сулар килә. Тик үзебезгә үрелеп алырга ярамады. Әти-әни безне шул рәвешле сабыр булырга һәм башкаларның хезмәтенә хөрмәт белән карарга өйрәткән, — дип ул искә ала бәхетле балачак елларын.

Ихтыяр — таулар кыяр

Нурания урта мәктәпне тәмамлаганда, аның ике абыйсы Казан студентлары була. Кыз да Татарстан башкаласына карап юл ала. Бөтен теләге — укытучы булу. Әмма ул педагогия институтында конкурс буенча узмый. Имтиханнар нәтиҗәсендә җыелган баллар белән Нурания Казан дәүләт университетына да килеп карый, ләкин монда да аңа бәхет елмаймый.

— Язмыштан узмыш юк. Авылга әйләнеп кайттым. Исергәпкә яң якын шәһәр — Октябрьский. 1977 елның декабрендә монда килеп төпләндем. Ул мине каты салкын көннәре белән каршы алды, — дип кырык алты ел элек булган вакыйгаларны бүгенгедәй хәтерләп сөйли гәзитебез кунагы.

Яшь кыз хезмәт юлын «Автоприбор»да башлый. «Искиткеч зур завод — җиде мең кеше хезмәт куя. һич онытасым юк, территориясенә килеп керәсең, ә анда сине завод исе каршы ала. Авыл баласы өчен, бәлкем, шулай зур һәм үзгә исле булып тоелгандыр. Ничек кенә булмасын, әлеге предприятие белән минем 25 елга якын гомерем бәйле. Шушы хезмәт коллективында булачак иремне очраттым. Тормыш кордык. Өч балабыз туды. 90нчы елларга туры килгән торгынлык чоры да, талон системасы да «Автоприбор»да эшләгән елларга туры килде. Балаларга калготки сатып алырга акча булмаган, хезмәт хакын детальләр белән түләгән вакытларны онытып кара син?! Әмма ирем бик тырыш һәм үткер кеше булып чыкты — тәгәрмәчтәге тиен кебек бөтерелде — гаиләне тук итте», — дип әңгәмәбезне дәвам итәбез хезмәт кешесе белән.

Мөстәкыйль хезмәт юлын башлаган кызны югары белем алу теләге дә калдырмый. Татар мәктәбен тәмамлаган Нураниягә Октябрьский шәһәрендә урнашкан нефть институтына укырга керү җиңел бирелми. Ул бер ел хәзерлек курсларына йөри. Механик факультет, катлаулы терминнар, сызымнар, өстәвенә, бала тугач, академик отпуск алырга мәҗбүр булулар... Бернигә карамастан, Нурания Камалтдинова югары белем турында диплом алуга ирешә.

Бер кат кискәнче, җиде кат үлчи

Биш ел «ИталБашКерамика» җәмгыятендә эшләгән хатын-кыз үз бәхетен «Пакер» фирмасында сынап карарга җөрьәт итә.

— Шәһәрнең Төньяк урамында «Пакер» исемле предприятие барлыгын ишетеп кенә белә идем. Шулай да барып карарга булдым. Мине, бәхеткә, беренче омтылыштан ук кабул иттеләр. Һәм менә инде 15 ел эш кораллары белән тәэмин итү складында өлкән келәтче булып эшлим. Минем төп бурычым — эш коралларына заказ бирү. Эшемнән бик канәгать. Мин һәрвакыт хәрәкәттә — физик яктан да, рухи яктан да. Тәэминатчылар белән даими аралашам. Үзебезнең фирма таләпләренә туры килә торган сыйфатлы эш кораллары эзлим, аларны өйрәнәм, анализ ясыйм, бәяләрен башка тәэминатчыларныкы белән чагыштырам. Эш буенча компьютерлаштырылган программаларның алышынып һәм яңарып торуы да мине һәрвакыт яңалыкка этәрә, үз өстемдә эшләргә мәҗбүр итә. Эш көнем шулкадәр күпкырлы ки, мин аның ничек узып киткәнен сизми дә калам, — дип сөйләгәндә Нурания Нурфаяз кызының зәңгәр күзләрендә бәхет чаткылары сүнмәде.

Әлеге сөйкемле ханымга карап, кешене урын бизәми, эш бизәвенә тагын бер кат инанасың. Катлаулы җиһазлар, асылда диңгезнең яръягында җитештерелгән станоклар эшли торган предприятиене кирәкле эш кораллары белән тәэмин итү беренче карашка ир-егетләр эше кебек тоела. Әмма механик белемгә ия Нурания Нурфаяз кызы үзенә йөкләнгән вазыйфага зур җаваплылык белән каравы һәм игътибарлы булуы бәрабәренә акыллы ирләрне дә алмаштырырга сәләтле. Нәкъ менә склад хезмәткәрләренең үз эшләренә дөрес якын килә һәм базардагы вәзгыятьне алдан күрә белүе аркасында «Пакер» фирмасында эш коралларының минималь иминият запасы һәрвакыт бар һәм аның күләме даими контрольдә.

Әгәр яңа җиһаз кайта һәм аңа башка төрле корал таләп ителә икән, технологлар заказ бирә һәм аны эзләүне эш кораллары сатып алу өчен җаваплы булган келәтче Нурания Камалтдинова дәвам итә. Тәҗрибәле хезмәткәр, әлбәттә, еллар белән сыналган партнерлар белән эш йөртүгә күбрәк өстенлек бирә, табигый ки, кайвакыт яңа «йөзләр» дә барлыкка килә. Мондый очракларда ул алардан өстәмә фотосурәтләр, сызымнар һәм характеристикалар таләп итә. Заявкалар, тендер, документлар әйләнеше һәм башкалар — боларның барысы белән дә Нурания Нурфаяз кызы шөгыльләнә.

Бердәм команда

Склад хезмәткәрләреннән торган коллектив зур түгел — нибары сигез кеше. Кечкенә булса да, төш кенә!

— Без бик дус эшлибез. Тормыш булгач, кемдер авырып китәргә мөмкин, кемдер чираттагы ялга чыга — без һәрвакыт бер-беребезгә ярдәмгә киләбез, бер-беребезне алмаштырабыз. Берникадәр киеренкелек тойсак та, зарланмыйбыз. Чөнки безнең «Пакер»да хезмәт кешесенең кадерен беләләр. Эшләр өчен генә шартлар тудырылып калмыйча, хезмәткәрләр өчен социаль гарантияләнгән ял һәм сәламәтлек өчен дә менә дигән шартлар бар. Өч тапкыр бушлай ашаталар. Яңа ясалган җиләк-җимеш сокларыннан авыз итәргә була. Без бушлай сәламәтлегебезне ныгытабыз, шифаханәләргә юлламалар белән тәэмин ителәбез. Бассейнга абонемент алабыз. Мин йөзәргә яратам һәм зур канәгатьлек белән бассейнга йөрим. Мисал өчен, узган елда фирма эшчеләре арасында йөзү буенча оештырылган ярышта үземнең яшем туры килгән категориядә беренче урынга чыктым. Бик күп шифаханәләрдә ял итәргә насыйп булды, — дип сөйләгәндә Нурания ханымның күңел күтәренкелегеннән тирә-як тагын да яктырак һәм җылырак тоелды.

Ана бәхете — балаларда

Нурания Камалтдинова турында язмабыз басмага әзерләнгән арада, безнең кунагыбыз зарыгып көтеп алган чираттагы еллык отпускага китәргә өлгерде. Аны онытылмаслык тәэсирләр белән тулы Санкт-Петербург буйлап сәяхәт көтә.

— Әлеге тарихи матур шәһәргә беренче тапкыр гына баруым түгел. Андагы сихри урыннарда тагын бер кат булу теләген белеп алган олы улым Рөстәм күптән түгел генә булган туган көнемә юллама бүләк итте. Моңа кадәр гаиләсе белән бергә Төркиягә ял итәргә алып барган иде. Аннан соң кече улым Ирек Египетка сәяхәт оештырды, — дип шәхси сөенечләре белән уртаклашырга ашыкты әңгәмәдәшем.

Нурания Нурфаяз кызы кырык ел иңне-иңгә куеп яши торган иреннән генә уңып калмаган, гомер биргән кыз һәм уллары да әниләренә бары тик шатлыклар гына бүләк итә. Алар өчесе дә югары белем алган. Җәмгыятьтә уз урыннарын табарга өлгергән шәхесләр.

— Без балаларны катгый шартларда тәрбияләмәдек. Шуңа карамастан, алар һәрвакыт тормыштан нәрсә көткәннәрен һәм нәрсә алырга теләгәннәрен белеп яшәделәр. Кечкенәдән мөстәкыйль һәм тырыш булып үстеләр. Сәламәт тормыш алып бардылар. Кызыбыз Альбина — бухгалтер. Рөстәм геофизик һөнәрен үзләштергәндә, Африкада практика узды. Ирек тә нефтьче. Әле күптән түгел генә беренче сабые дөньяга килде. Бала тудыру йортыннан хатынын һәм улын үз күллары белән ремонт ясаган фатирга алып кайтыр өчен зур тырышлык куйды. Гомумән, ул безнең табигате белән бик пөхтә һәм тәртипле кеше, — дип үз балалары турында горурланып сөйләгән анага сокланып карамыйча мөмкин түгел.

Китап клубы — җан рәхәте

Нурания Камалтдинова белән корган әңгәмәбез барышында ул «Пакер» фирмасында эш кешесенең дәрәҗәсе югары булуын бер тапкыр гына әйтеп калмады.

— Безнең җитәкчелек эшчеләрнең физик торышын гына кайгыртып калмый, ул безгә күңел байлыгы бүләк итә торган төрле чаралар да уйлап таба. Китап клубы — шуларның берсе. Беренче карашка, табигатьтән өстен нәрсә юк кебек. Әмма бүгенге көндә олысы һәм кечесенең виртуаль тормыш белән яшәвен күз уңында тотсак, әлеге клуб үз эшчәнлеге белән халыкны азга гына булса да чынбарлыкка җәлеп итә, хәзер инде, кызганычка, онытылып бара торган матур әдәбият уку гадәтенә кире кайтара. Без анда китаплар укыйбыз, фикер алышабыз. Бергәләп чәй эчәбез. Менә шундый җылы мохит, үзара кешелекле мөнәсәбәт булган хезмәт коллективында халтурага берничек тә урын кала алмый. Һәркем үз эшенең кадерен белеп башкарган фирмада ялкаулар һәм ваемсызлар үзләрен начар хис итә һәм алар озакка тоткарланмый. Шуңа күрә безнең «Пакер» тотрыклы үсә, аның белән бергә без дә үсәбез һәм алга барабыз! — Нурания Камалтдинова белән очрашуыбыз менә шундый күтәренке рухта тәмамланды.

 

Илмира ГАЛИЕВА

 

 

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: