Туган як
+3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнекеләрне бел
3 август 2023, 14:07

Десантчы булу — ул зур дәрәҗә

«Бездән башка беркем дә!» өндәмәсенә һәрчак тугры калган «зәңгәр беретлар» башкара алмастай бурычлар юк.  

Десантчы булу — ул зур дәрәҗә
Десантчы булу — ул зур дәрәҗә

Һава десанты гаскәрләре тарихы 1930 елның 2 августыннан башлангыч ала.

Мәскәү хәрби округының Воронежда үткән укулары вакытында 12 кешедән торган бүлекчә беренче тапкыр парашют белән сикерә. Ә инде 1932 елда тәүге авиадесант частьлары оештырыла. Десантчылар көне нәкъ шул вакыттан билгеләп үтелә башлый.

Бөек Ватан сугышы елларында «канатлы пехота»да хезмәт итүчеләр зур батырлыклар күрсәтә. Кыю һәм тәвәккәл булулары белән танылу алган десантчылар Венгрия, Чехословакия, Әфганстан һәм Төньяк Кавказда хәрби бурычлар үтәүдә катнаша, Кавказ, Урта Азия, Югославиядәге хәрби низагларда «тере калкан» була. Бер сүз белән әйткәндә, алар һәрчак алгы сафта!.

Быел да, гадәттәгечә, безнең шәһәрдә һава десанты гаскәрләре көне уңаеннан бер төркем десантчылар «Җиңү паркы»на очрашуга килде. Алар ел саен биредә урнашкан стела янында җыела. Ветераннарның сөйләшер сүзләре, уртак фикерләре бик күп.

«Зәңгәр беретлар»ны котларга башка төр гаскәрләр вәкилләре, шәһәрдәшләр дә килгән иде.

— Хөрмәтле десантчылар, ветераннар! Сезне Русиянең Һава-десант гаскәрләре көне белән ихластан котлыйм! Әлеге данлыклы гаскәр сафларында махсус чыныгу алган, көчле рухлы, баш имәс холыклы һәм туганнарча берләшкән кешеләр хезмәт итә. Һава-десант гаскәрләре хаклы рәвештә Русия армиясенең элитасы дип санала. Шәһәребездә яшәүче барлык десантчыларны һөнәри бәйрәм белән ихластан котлыйбыз! Сез зәңгәр күк төсендәге беретларыгызга, десантчы дигән горур исемегезгә тап төшермичә, эш-гамәлләрегез һәм яшәү рәвешегез белән башкаларга өлге булып торасыз. Һәрберегезгә, гаиләләрегезгә тыныч күк йөзе, озын гомер, сәламәтлек, иминлек, бәхетле тормыш насыйп итсен, —диде чыгышында Октябрьский хакимияте башлыгы вазыйфасын башкаручы Михаил Черкашнев.

Русия Федерациясе Президентының 2023 елның 10 июнендә имзаланган Указы белән махсус хәрби операция зонасында хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән каһарманлыгы өчен безнең шәһәрдәш «Батырлык өчен» медаленә лаек булган. Яугиргә югары бүләкне шәһәрнең хәрби комиссары вазыйфасын вакытлыча башкаручы Ринат Хәмитов тапшырды. Тантаналы митинг стелага чәчәкләр салу һәм автойөреш белән тәмамланды.

 

Лилия ГАБИТОВА
Автор фотосы

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: