Туган як
+3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнекеләрне бел
3 август 2023, 14:56

«Без бармасак — кем?»

«Ухан» позывнойлы яугир «Ил язмышы — ир язмышы» дигән әйтемнең чынбарлыктагы чагылышы сыман.  

«Без бармасак — кем?»
«Без бармасак — кем?»

Аның кызы быел 1нче сыйныфка бара, ә нәни улына әле ике генә яшь. Тормыш иптәше белән сабыйларын сөеп-назлап кына яшисе мәлләр дә бит. Тик махсус хәрби операциягә бәйле хәлләр диңгез флотында чыныгу алган ир узаманын берничек тә битараф калдыра алмый. Ничек инде дус-иптәшләрең, яшь егетләр ут эчендә йөргәндә тыныч кына өйдә ятасың!?

«Без бармасак, кем илебезне яклар да, балаларыбызның якты киләчәген саклар?», — ди «Ухан». Без аның белән Хәрби-диңгез флоты көнендә таныштык. СВО зонасыннан яраланып кайткан якташтан хәрби хезмәт юлы турында сөйләвен сорадым.

«Ухан» армиягә 2003 елда алына. Балтыйк флотында диверсиягә каршы гаскәрләрдә хезмәт итә. Чечен кампаниясенең икенче өлешендә, антитеррор операциясендә катнаша. Тамбовта халыкара уку үзәгендә белем-күнекмәләрен үстерә. Хәрби хезмәте Калининград өлкәсе Янтарный бистәсендә тәмамлана.

Украинада махсус хәрби операция башлангач мобилизацияләнүчеләр исемлегенә эләгә, әмма заводтан бронь бирәләр. СВО зонасында барган хәлләрне җитди хәрби тәҗрибәсе булган ир-егет тыныч кына күзәтеп тора алмый, әлбәттә. Үзе кебек үк ветераннар белән киңәшләшеп, ныклы карарга килә: иреклеләргә кушылырга!

«Япь-яшь егетләр урынына үзебез барыйк, дип сөйләштек. Безнең тәҗрибә анда күпкә файдалырак булачак», — дип искә ала ул вакытны әңгәмәдәшем. Мартта инде ул Украинада була. Элеккеге моряк биредә дә диңгез пехотасы бригадасында хезмәт итә. Волновахада булалар, Угледар астында торалар. Нәкъ шунда берничә тапкыр штурмлауга эләгәләр. Соңгысында «Ухан» яралана. Алты гына кеше булсалар да үз позицияләреннән чигенми яугирләр.

«Бригадабызда көчле ихтыярлы, тиешле хәрби күнекмәләргә ия егетләр тупланган, — ди мәкаләм каһарманы. — Арада бер якташ та бар, ул — «Монах» позывнойлы Абдулла егете. Калганнар Ерак Көнчыгыш, Камчатка якларыннан. Форсаттан файдаланып, СВО зонасындагы хәрбиләргә ярдәм күрсәтүчеләргә рәхмәтемне җиткерәсем килә. Халык теләктәшлеген тою безгә көч бирә. Аеруча балалар язган хатлар кадерле. Әйтергә кирәк, урындагы халык та уңай мөнәсәбәт күрсәтә. Без дә ярдәм сораучыларга кулдан килгәнчә булышабыз. Ирекле яки контрактчы булып хезмәткә баручыларга шуны әйтәсем килә: бер-берегезгә һәрчак терәк-таяныч булыгыз, туганлык, дуслык хисләре көчле, бердәм итә!».

 

Лилия ГАБИТОВА, автор фотосы

 

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: