Туган як
+1 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Безнекеләрне бел
20 июль 2023, 09:42

Югары белемле электр монтеры

Алэн Мөхәммәтов белән танышуыбыз ватсап аша башланды.  

Югары белемле электр монтеры
Югары белемле электр монтеры

Нинди максат белән аны борчуымны, асылда, хезмәт ияләренә мәдхия җырларга теләвемне әйтеп язу белән дә җавап озак көттермәде: «Мин риза». Кыскалыкта — осталык.

Телефон аша ук әлеге кешедән ниндидер уңай энергия һәм позитив бөркелүе тоелды. Безнең кеше! Тимерне кызуында сугарга кирәк! Шул арада күрешү урынын һәм вакытын да билгеләдек. Алэн Александрович редакциянең үзендә очрашырга бер сүздән риза булды.

Алдан сүз куешкан сәгатьтә кабинетка озын буйлы, ыспай гәүдәле егет килеп керде һәм үзенең Голливуд елмаюы белән тәмам әсир итте.

— Мин — Алэн. Миңа биредә очрашу билгеләнгән.

М-да, «Пакер» фирмасы үзенә эшчеләрне фильтр аша уздырып сайлавын һәм кадрларда хезмәт сөюченлек, һөнәрманлык, инициативалык кебек сыйфатларның булуына өстенлек бирүен ишетеп белә идек. Биредә хезмәткәрләрне тышкы чибәрлекләренә карап та сайлыйлар, күрәсең.

Алэн Мөхәммәтов шәһәрнең креатив фикерле предприятисендә 2019 елдан алып эшли. Хезмәт юлын егет гади электр монтеры булып башлый.

Тумышы белән ул Октябрьскийдан. Әңгәмәдәшем үзенең балалык елларын искиткеч булды дип искә ала.

— Бөтен балачагым бакчада, әби һәм бабай янында үтте дияргә мөмкин. Ял иттем, укыдым. Әлбәттә, бик шәп хезмәт тәрбиясе дә алдым. Бүген кулымнан килә торган бөтен эшкә дә мине бабам өйрәтте, — дип елмая егет.

Алэн шәһәрнең 2нче гимназиясендә яхшы билгеләргә укый. 2018 елда коммуналь-төзелеш техникумын тәмамлый. Шул ук елда егет Ватан алдындагы изге бурычын үтәргә армия сафларына алына. Ул Хабаровск өлкәсендә водитель-электрчы вазыйфасында хәрби хезмәт уза. Кораллы көчләр сафларыннан әйләнеп кайткан яшь кеше алдына эшкә урнашу бурычы килеп баса.

Кулында гражданлык һөнәре турында диплом һәм хәрби билеты булган егет «Пакер» фирмасына карап юл ала.

— Әлбәттә, ул вакытта борчылу катыш дулкынлану хисе көчле булды. Генераль директорның үзе белән булган әңгәмә әле дә онытылмый. Минем өчен чын имтихан булды ул. Әмма эшкә кабул ителүемне белгәч, бик сөендем, — ди егет.

Алэн белән әлеге шатлыклы вакыйга булган 2019 елның җәенә әйләнеп кайттык. «Предприятие бусагасын атлап кергәндә, эшкә урнашкандагы кебек үк, дулкынлану да, киеренкелек тә тойдым. Минем алда, олы мөмкинлекләргә юл күрсәтеп, зур предприятие үз ишекләрен ачты. Димәк, миңа сынатырга ярамый. Эшләргә һәм үсәргә!» — дип искә ала Алэн Александрович дүрт ел элек кичергән уй-хисләрен.

Төп өч мәйданга бүленгән «Пакер» фирмасында электр монтерлары өчен эш күләме биниһая зур. Алэн Мөхәммәтов үз хезмәттәшләре белән бергә бар булган бөтен төр җиһазларны һәм корылмаларны монтажлау һәм аларга хезмәт күрсәтү белән шөгыльләнә. Линияләрдә аварияләрне булдырмый калу, булган очракта аларны тиз арада юк итү — болар барысы да оперативлык һәм акыл белән эш йөртүне таләп итә.

— Безнең предприятиедә нигездә чит илдә җитештерелгән станоклар тора. Аларны ремонтлау —катлаулы эшләрнең берсе. Шуңа күрә без, электр монтерлар алдында, аларга үз вакытында хезмәт күрсәтү, ихтимал булган ватылу очракларын булдырмый калу бурычы тора. Моннан тыш, «Пакер» территориясендә һәрвакыт яңалыклар туып кына тора, яңа корылмалар барлыкка килә. Аларда электр хуҗалыгын монтажлау шулай ук безнең функциягә керә. Эш күп, алар барысы да акыл һәм кул эше. Бер үк вакытта электр монтеры һөнәре кеше гомеренә куркыныч та яный торган һөнәр. Шуңа күрә без техника куркынычсызлыгы һәм хезмәтне саклау кагыйдәләрен саклап эш итәргә тырышабыз. Ничек кенә булмасын, миңа үзем башкара торган хезмәт ошый, аннан да бигрәк аның нәтиҗәсе миндә зур канәгатьлек уята, — диде Алэн матур елмаюын бүләк итеп.

Электр монтерының эше катлаулы булуын, тирән белем таләп ителүен, «Пакер» фирмасында исә аеруча да бу һөнәр ияләренә зур таләпләр куелуын яхшы аңлаган егет укуын дәвам итәргә карар итә. Ул читтән торып югары белем ала. Быел магистратурага укырга керергә план кора. Кем белә, бәлки киләчәктә югары белемле электр монтерын карьера үсеше  көтәдер...

— Мин моңа ышанам. Әмма барысы да берьюлы һәм тиз генә булмый, — дип акыл белән җавап бирде Алэн Мөхәммәтов.

 

Илмира ГАЛИЕВА

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: