Туган як
+4 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Безнекеләрне бел
20 июль 2023, 09:36

Бәхет тынычлык ярата

Безнең шәһәрдә яшәүче Ризидә һәм Мидхәт Әхмәтшиннарның гомер агышларында быел түгәрәк даталы вакыйгалар шактый булып чыкты. Хәер, барысы турында да баштан сөйлим әле.

Бәхет тынычлык ярата
Бәхет тынычлык ярата

Эш көннәренең берсендә редакциягә җил-җил атлап бер ир-ат килеп керде. Абзый дисәң, хәтере калыр инде, карап торышка яшь күренә. Төз буй-сын, пөхтә прическа, тормыш тирән буразналарын әлләни салырга өлгермәгән көләч йөз, ягымлы караш... Иң күбе 70 яшь бирергә була.

— Мин Мидхәт абыегыз булам. «Туган як» гәзитен яратып укыйбыз. Аны нәшер итүчеләрне үзебезгә кунакка чакырырга дип килдем әле. Сәбәбе дә, кем әйтмешли, бик уважительный, — дип ул кыска гына үз йомышын әйтеп салды.

Нужа яшәргә өйрәтә

Бусагадан ук Мидхәт абый якты йөз белән каршы алды. Кунак бүлмәсеннән килеп чыккан җыйнак гәүдәле, сөйкемле ханым белән «Минем хәләл җефетем Ризидә апагыз», — дип таныштырды. Хуҗалар түргә дәште.

Мидхәт Әхмәтшин тумышы белән Бүздәк районы Актау авылыннан. Гаиләдә уникенче нарасый булып 1929 елда ук дөньяга килгән кешегә бүген 93 яшь икән. Сөбханалла! Сокланудан тел шартлатып куйганымны сизми дә калдым. Нинди матур картлык!

— Минем әтием Гаделша, явыз күңелле кешеләр яла ягуы аркасында, 1930нчы елларның сәяси репрессия шаукымына дучар булган кеше. Аны кулга алганда, мин күкрәк баласы булганмын. «Сине әтиеңә күрсәтер өчен, Уфа төрмәсенә бара идем», — дип әнинең сөйләгәне истә калган. Әти өч елдан соң әйләнеп кайтты. Акладылар! Сәламәтлеге шактый какшаган булса да, хәле җиткәнче авыл тегермәнендә эшләде. 1938 елда бакыйлыкка күчте, — дип үзе белән якыннан таныштыра башлады гәзитебез кунагы.

Әхмәтшиннар гаиләсендә туган унике сабыйның да күбесе бик иртә вафат булган, дүртесе генә исән-сау үсеп, буй җитә. Балалар, шул исәптән кечкенә Мидхәт тә бик яшьли «Идәш» колхозының «уфалла» арбасына җигелә. Аягында тула оек һәм чабата булган малай кечкенә кулларына дилбегә тотып, сабан сөрә, фермада атлар карый.

Ачлык дигән ләгънәт үсмергә нибары биш сыйныф белем алырга гына мөмкинлек бирә. Әмма Мидхәт ага авыл мәктәбендә укыган елларын, аны хәреф танырга өйрәткән укытучыларны бүген дә яхшы хәтерли. Артка борылып, сыйныфташың белән пышылдашып алган өчен яңагыңа берне сылап җибәрсәләр, син дә оныта алмассың! «Аның каравы, яхшы сабак булды, шуннан ары тәртип бозарга җөрьәт итмәдем», — диде ул елмаеп.

1944 елда авылда вербовщик пәйда була. Мәскәү өлкәсендәге торф җирләрендә эшләргә кешеләр эзләп килгән ир-атка, әнисеннән һәм апаларыннан рөхсәт алып, Мидхәт тә ияреп китә. Күрше авыллардан егермеләп кыз җыела. Алсу исемле туташны бригадир итеп сайлыйлар. Һәм алар арасында бердәнбер ир бала — Мидхәт. Безнең якташыбыз гидроторф участогына эшкә билгеләнә.

— Яшәү урыны — ярым подвал төрендәге тулай торак. Безнең белән бергә, реабилитация көтеп, хәрби әсирләр дә яшәде. Өскә ябарга дип бирелгән байка одеяллар беттән селкенеп торыр иде. Әлеге корткычлардан арыныр өчен, кием-салым мунчада, газ камераларында эшкәртелде, — дип искә ала сугыш чоры баласы.

Торф җирләренә барып эләккән Мидхәт Әхмәтшин нарат урманы кисүдә дә, гидроусилительләр ярдәмендә юдырып чыгарылган торфны киптереп, вагоннарга төяп озатуда да катнаша. Үсмер хуҗалык эшләрендә дә ярдәм итәргә өлгерә: су насосы мотористы буларак, объектларны су белән тәэмин итә; урындагы кибет хуҗасы — дядя Лешага да булыша.

1945 елның 9 Маен — Бөек Җиңү көнен Мидхәт Әхмәтшин торф җирләрендә каршы ала.

Әнисенә затлы яулык, кыз туганнарына кырык метр ситса — туган авылына егет «баеп» кайта. Тик хатын-кызлар, кызганычка, бер күлмәк тә тегеп кия алмый. Үзәккә үткән ачлык үзенекен итә — күлмәклекләр бәрәңге белән ипигә алмаштырыла.

Авылдагы авыр тормышка түзә алмыйча, Мидхәт Урта Азия якларына чыгып китә. Анда ике ел эшләгән 17 яшьлек егет, армия сафларына алуны сорап, хәрби комиссариатка мөрәҗәгать итә. Буе бер метр да 74 сантиметр булган егетне «Син әле үсеп җитмәгәнсең», — дип кире бормакчы булалар. Әмма язмыш аңа монда да хәерхаһлы була. Мидхәт Әхмәтшин Украина җирендә эчке гаскәрләр составында өч ел һәм сигез ай хезмәт итә. «Беренче тапкыр киез итекне миңа Украинада киеп карарга насыйп булды», — дип сөйли гәзитебез кунагы.

Армия хезмәте ахырында кайсы якларга китеп төпләнергә дигән сорау туа. Кемдер Донбасска китик, анда шахта корылмалары бар, дип тәкъдим итә. Әмма безнең якташыбызны туган яклары үзенә тарта. 1952 елның кышында 22 яшьлек ир-егет Октябрьский шәһәренә килеп төпләнә. Бу көннәрдән соң 70 ел гомер узып та киткән.

Мидхәт Әхмәтшин шофер булып эшкә урнаша. Кичке мәктәптә укуын дәвам итә. Әлбәттә, биш сыйныф белемне татар телендә үзләштергән, рус телен «ипи-тозлык» кына белгән егеткә уку җиңел бирелми. Әмма ул сынатмый. Һәм кичке мәктәп белән генә дә чикләнеп калмый. Уфа автоюл техникумында укый. Читтән торып югары партия мәктәбен тәмамлый.

Хезмәт кенәгәсен бер язу бизи

Тормыш иптәше белән корган безнең бик тә җанлы әңгәмәне зур сабырлык белән тыңлап утырган Ризидә Миңнегалим кызы да Бүздәк районында туып-үскән булып чыкты. Мидхәт ага дөньяга килгән Актау белән ул яшәгән Таулар авылын нибары җиде чакрым ара гына аерып торган.

— Гаиләдә Радмир һәм Рудэль исемле ике энем белән без өч бала үстек. Әткәйне Бөек Ватан сугышына алганда, миңа нибары биш яшь булса, энеләрем тагын да кече булып калды. Әткәебез шул китүдән әйләнеп кайтмады. «Хәбәрсез югалды» дигән кайгылы өчпочмаклы хат кына килде. Әнкәебез гомер бакый аны көтеп яшәде, — дип сөйли хуҗабикә.

Сигез сыйныф белемле Ризидә Уфага китә. Аның максаты — физик культура техникумына укырга керү. Әмма документлар соң тапшырылу сәбәпле, ул имтиханнарга кертелми. Гарьлегеннән күз яшьләренә күмелгән кызны очраткан бер ханым: «Анда бушлай ашаталар, киендерәләр, торак белән дә тәэмин итәләр, син шунда бар», — дип һөнәрчелек училищесына укырга керергә киңәш итә. Шулай итеп, 1951 елдан алып 1954 елга кадәр ул полиграфист һөнәрен үзләштерә. Октябрьский типографиясенә эшкә юллана. Ризидә Миңнегалим кызының хезмәт кенәгәсендә бер генә язу — Октябрьский шәһәр типографиясенә кабул ителгән һәм яше буенча азат ителгән. Биредә ул кырык ел хезмәт итә.

— Безнең яшьлек чорына туры килгән елларда типография үз хезмәткәрләренә нык булышты. Беренче чиратта ул безне яшәү урыны белән тәэмин итте. Ахирәтем Динә белән бер бүлмәгә урнаштык. Типографиядә күпчелек эш кул көче белән башкарылды. Коллектив зур — басучылар, хәреф җыючылар, версткага салучылар, төпләүчеләр — 42 кеше бер команда булып эшләдек. Гәзитләр, журналлар, брошюралар, бланклар, шигырь җыентыклары — барысы да безнең куллар аша үтте. Предприятиеләр һәм учреждениеләр еш кына бәйләргә һәм төпләргә дип документларын китерде, — дип искә ала Ризидә ханым.

Ул бергә эшләгән хезмәттәшләрен дә, җитәкчеләрне дә яхшы хәтерли. Халыкара өлкәннәр көнендә үзенә булган кадер-хөрмәт өчен дә рәхмәтле булуын яшереп калмады.

Балачак мәхәббәтен саклап

Эш — эш инде, әмма Ризидә авылга, әнисе янына да кайтмыйча булдыра алмый. Юл газабы — гүр газабы, дип юкка гына әйтмәгән борынгылар. Өстәвенә, акча ягы да такыр.

Ул вакытта Октябрьский шәһәрендә механик булып эшли башлаган энесе Рудэльны да Ризидә үз янына сыйдыра. Бервакыт апасының ахирәте белән авылга җыенуларын күреп алган яшь кеше кызларга күрше авыл егете Мидхәт белән кайтырга киңәш итә. Нигә әле юк? Беренче мәлне егет Ризидәне юл чатында төшереп калдырса, тора-бара Тауларга кадәр үк илтеп куя башлый. Әхмәтшиннарның гаилә архивында ике яшь йөрәкне якынайтып йөрткән машина сурәте әле дә булса кадерле ядкәр булып саклана.

Мидхәт кызлар яши торган фатирга да килеп йөри башлый. Чибәр егет Динәгә дә сүз ката, шул ук вакытта Ризидә дә үзендә аның җылы карашларын тоя. Өчәүләп кинотеатрга һәм концертка барган чаклары да була. Ризидә чираттагы ялга киткәндә, Мидхәт: «Син әниеңнән сорап кил әле, әгәр рөхсәт итсә, без синең белән якыннанрак танышыр идек», — дип әйтеп кала. Горур кыз: «Минем язмышымны әни хәл итми! Ул кияүгә чыгамы, әллә минме?» — дип кырт кисә дә юлын дәвам итә.

Шулай берникадәр вакыт уза. Яшьләр чираттагы тапкыр җиңел машинага төялеп туган якларга кайтырга чыга. Бу юлы Рудэль: «Мидхәт абый безне авылга ук кертеп куя да аннан соң кайтып китә», — дип апасын алдан ук кисәтеп куя.

— Капка төбенә машина килеп туктау белән өй эчендә ниндидер үзгә бер мәшәкать башланды. Әнкәй тозлы иттән тиз генә ризык пешереп куйды. Андый-мондый уй башыма да килми. Авыл җирендә бит килгән кешене тәрбияләп озату — гадәти күренеш. Ярар, кунаклар табын артыннан урын алды. Бераздан йортка картәтәйне алып кергәч тә күңелдә бернинди шик-шөбһә тумады. Ул да булмады Мидхәт телгә килде. «Мин сезнең кызыгыз Ризидәнең кулын сорарга дип килдем», — дип әйтеп салмасынмы?! Мин ис-акылым киткән күзләрем белән энемә карадым. Шунда егетләрнең сүз берләштерүен аңладым. Шул вакыт әнкәй: «Мин риза», — дип әйтеп куймасынмы?! Шуны гына көткән Рудэль авыл имамы артыннан чыгып та чапты, — дип сөйләүче Ризидә апаның, ул көннәрдән соң никадәр сулар акса да, хис-тойгылары ташып түгелде.

Шулай итеп бер тапкыр да куллар тотышып карамаган егет белән кызга 1958 елның 23 июлендә никах укыйлар.

— Ризидәмне бик яшьли күзәтеп йөрдем. Ул минем йөрәгем түрендә күптән инде урын алырга өлгергән иде, — диде Мидхәт ага хәләл җефетеннән күзен дә алмыйча.

Куллар — кулда, күзләр — күздә — 65 ел алар тормыш юлыннан бергә атлый. «Бер тапкыр да тавыш күтәреп талашкан вакытыбыз булмады, кая ул йодрык уйнатулар?! Бәхет тынычлык ярата», — дип искә ала гомер елларын ирле-хатынлы Әхмәтшиннар.

— Мидхәт эштән соң кайткан вакытларда гел дәшмичә калып булмый бит инде. Тик мөнәсәбәт ачыклый башлаганчы, аның кулына «Правда» гәзитен тоттырып куям. Күрше бүлмәдә генә балалар уйный. Алар алдында авыз тутырып талашырга ярамый. Шулай да безнең бүлмәдән тавышлар ишетелгәнгә йөгереп керсәләр, «Бар да яхшы, әтиегез кычкырып гәзит укый», — дия идем.

Гаиләдә булган вакыйгаларны Ризидә Миңнегалим кызы бүген инде көлеп искә алса да, тормыш итү — диңгез кичү, ә диңгезләр тормый дулкынсыз...

— Ризидәнең аз сүзле, тапкыр һәм сабыр була белгәне өчен мин аңа мең рәхмәтлемен. Гаилә учагын һәрвакыт җылы һәм якты тотты. Кызыбыз Римма, улыбыз Ринатка да лаеклы тәрбияне ул бирде, — диде гаилә башлыгы.

Әхмәтшиннар гомер буе җиң сызганып эшләп булдыра үз тормышларын. Балаларын да, үзләре кебек, эш сөючән, тырыш итеп үстерәләр. Алар әти-әниләрен күз карашыннан аңлый.

— Әлбәттә, сыек чыбыктан башка булмады. Кечкенә чакта балалар бер-берсен әләкли, үртәшү һәм көнләшү кебек күренешләр дә була башлагач, «Миңа матур каен чыбыгы табып алып керегез», — дип икесен дә урамга чыгарып җибәрдем. И эзлиләр болар бөтен ишек алдын бетереп. Таптылар. Теге сыек чыбык белән аякларына сыдырып алдым. «Ай-яй, авырта бит», — дип тыпырчынып куйдылар. «Әгәр бер-берегезне үртәүдән туктамыйсыз икән, бу чыбык тагын да ныграк төшәчәк. Үзегез алып кереп бирдегез», — дидем дә тәрбия «ысулын» ишек яңагына кыстырып куйдым. Аны алып ташлар өчен, өстәлгә урындык куеп менәргә тырышкан вакытлары да булды. Ничек кенә булмасын, чыбыкның файдасы тиде. Балалар үзара дус һәм ярдәмчел булып үсте. Бүген дә алар туган җанлыклы кешеләр.

Әти-әнисе янына кунакка кергән кызлары Римма әниләренең камыр ашлары пешереп, энесе Ринат һәм аның дусларын еш кына сыйлавын, аларга йортның бер бүлмәсенә җыелырга рөхсәт итүен, үсмерләрнең анда хәтта мопед җыюлары турында бәян итте. Хәзерге заманда кайсы гына ата-ана йортка бала-чага җыелуына түзеп тора икән? Кая инде ул анда техника җыеп яту!

Көннәрдән-беркөнне Мидхәт ага һич көтмәгәндә лотерейга пианино ота. Шулай итеп, фатирда уен коралы барлыкка килә. Өстәвенә, бушлай. Аны бит инде эшсез тотып булмый. Ризидә апа кызы Римманы музыка мәктәбендә укырга мәҗбүр итә. Әни әйткән сүз — әмер. Кыз фортепиано сыйныфын уңышлы тәмамлый.

Ринатка да баян сатып алалар. Бервакыт телевизордан бара торган «Ну, погоди» мультфильмы геройлары белән малайның: «Сезгә рәхәт, сезне баянда уйнарга мәҗбүр итмиләр», — дип елый-елый сөйләшеп утырганын ишеткән өлкәннәр кул селти.

Әхмәтшиннарның техника «җене» кагылган уллары, нефть техникумын тәмамлауга карамастан, бүген дә автотранспорт дөньясында кайный. Кызлары Римма — табиб. Ризидә апа белән Мидхәт аганың дүрт оныгы үсеп буй җиткән. Алар инде үзләре әти һәм әниләр. Карт әби белән карт бабай оныкчыкларының уңышлары өчен дә сөенеп яши. Хәер, алар үзләре дә әле яшьләр алдында сер бирми. Мидхәт ага компьютер белән син дип сөйләшә, айтишниклар бер читтә торсын. Ризидә апаның тырыш куллары төрле төсләргә манылган гади саламнан, алмаз мазайкадан тудырган картиналар — чын могҗиза. Менә шулай, тормышның һәр мизгеленнән ямь һәм тәм табып яши белгәч, кая ул сүзгә килергә, картаерга да вакыт калмый.

 

Илмира ГАЛИЕВА
Автор фотосы

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: