Туган як
+3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнекеләрне бел
17 июль 2023, 16:01

Яшәү матур сөекле кешең янәшә булганда!

Октябрьскийда гомер итүче Надежда һәм Александр Филюшиннар «Мәхәббәт һәм тугрылык» медале белән хөрмәтләнде.  

Яшәү матур сөекле кешең янәшә булганда!
Яшәү матур сөекле кешең янәшә булганда!

Шәһәрнең Никахлашу сараенда оештырылган әлеге матур бәйрәм Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланды. Һәм, әлбәттә, аның төп кунаклары Филюшиннар булды.

Моннан 50 ел элек, 1973 елда кавышкан ир белән хатын кызыл туй көнен әле дә яхшы хәтерли. Алар бу вакыйганы искә алып сөйләгәндә, йөзләреннән елмаю китмәде. Ир белән хатынның һәр сүзендә үзгә бер җылылык һәм ягымлылык сизелде.

— Без тантаналы шартларда язылыштык. Кияү егете кара кастюмнан, Сашаның күлмәгендәге төймәләре бик матур иде... Үзе ыспай, яшь һәм сөекле, — дип сөйләгәндә Надежда Алексеевна иреннән мәхәббәт тулы карашын алмады.

— Туй көнне минем кәләшем иң затлысы булды. Хәзер дә ул минем өчен сөекле хатыным. Без аның өчен туй күлмәген һәм фатаны заказ буенча Одессадан кайтарттык. Надя патша кызларына тиң иде. Без ул көнне беркайчан да онытмыйбыз, — дип сөйләгәндә Александр Александровичның күзләрендә шатлык очкыннары сүнмәде.

Бәхеттән исергән ике яшь йөрәк ул вакытта алтын туйга кадәр барып җитәрбез, дип уйлады микән? «Без бу вакыйгага таба көн саен атладык. Яшәдек. Эшләдек. Артка борылып карасаң, күңелле дә, катлаулы да тормыш юлларын күрәсең. Әмма без бүген дә сафта, алга барабыз, планнар корабыз, тормышның һәм бер-беребезнең кадерен тоеп яшибез», — диде бәхетле пар.

Алтын юбилярлар — Филюшиннар гаиләсен шәһәр хакимияте башлыгы урынбасары Октябрь Латыйпов тәбрик итте. Тантаналы шартларда Надежда һәм Александр Филюшиннарга «Мәхәббәт һәм тугрылык» медален тапшырып, Октябрь Рәис улы Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне символы — акчәчәк булуын искә алды.

— Иманым камил, сезнең гаиләдә бер генә таҗлы ромашка булган. Филюшиннар кебек бер-берсенә тугры булган мәхәббәтле гаилә – безнең шәһәребез горурлыгы, — диде ул ихластан.

Александр Александрович һәм Надежда Алексеевна Октябрьскийда танылган пар. Аларның хезмәт эшчәнлеге дә, иҗат тулы тормышлары да безнең шәһәр белән турыдан-туры бәйле. Филюшиннар тантанага җыелган дуслары белән яшьлекләрендә нинди дәртле иҗади тормыш белән яшәүләрен көлешеп искә алдылар. Хәер, ир белән хатынны нәкъ менә музыка таныштырган һәм кавыштырган.

Александр Александрович «Алтын Меркурий» милли премиясе иясе, хәзерге вакытта ул «ВНИИГИС» җәмгыятендә эшли. Надежда Алексеевна исә музыка мәктәбендә хезмәт куя. Нәкъ менә тырыш, туган җанлыклы, юмор хисле, эчкерсез һәм чын дус була белгәннәре өчен Филюшиннар гаиләсен якыннары һәм дуслары хөрмәт итә дә.

 

Илмира ГАЛИЕВА
Автор фотосы

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: