Туган як
+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнекеләрне бел
17 июль 2023, 15:59

Илле ел гаилә корабында

Октябрьский шәһәрендә яши торган Рәшидә һәм Фатыйх Шәрәфетдиновлар мәхәббәт һәм тугрылыкның чын үрнәге!  

Илле ел гаилә корабында
Илле ел гаилә корабында

8 июль — Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан, аларны Никахлашу сараена кунакка дәштеләр. Сәбәбе дә зур хөрмәткә ия — Шәрәфетдиновлар олы тормыш юлыннан кулга-кул тотынып 50 ел бергә атлыйлар.

Тантана хуҗалары Никахлашу сараенда узачак вакыйга билгеләнгән вакыттан бераз иртәрәк килеп җиттеләр. Озак та үтмәде, тукталышка бер-бер артлы килеп туктаган җиңел машиналардан матур киенгән, кулларына купшы чәчәк бәйләмнәре тоткан кунаклар төшә башлады. Бер-берсен якын итеп сәламләгән буыннар йөзендә бәхет чаткылары, елмаю балкый. «Яшь» кәләш Рәшидә ханым гына дулкынлануын яшереп кала алмады, ә Фатыйх ага исә гомумән бер урында тыныч кына басып тора алмыйча, арлы-бирле йөрүен дәвам итте. Балалар: «Әни, беренче тапкыр кияүгә чыкканда да шушы кадәр борчылдыңмы?» — дип шаяртып, кунакларны көлдереп алдылар. Шул арада Рәшидә ханымның башында ап-ак такыя, ә кулларында ак чәчәкләрдән ясалган җыйнак кына кәләш бәйләме барлыкка килде. «Яшьләр» тантанага әзер иде.

Ниһаять, Никахлашу сараеның ишекләре ачылды һәм кунакларны түргә дәштеләр. Күңелләрдә яшьлек хатирәләрен яңартып, Мендельсон маршы яңгырады.

Шәһәрнең загс бүлеге хезмәткәрләре алтын юбилярларны матур итеп сәламләп каршы алды һәм алар менә шулай илле ел дәвамында мәхәббәт һәм тугрылыкны үзара саклап яши белүнең сере белән кызыксынды.

— Бернинди дә сер юк. Безнең гаиләдә ир — ир урынында, хатын — хатын урынында булды. Фатыйх абыегыз — гаиләне туендыручы, безне җил-давылдан саклаучы булса, мин гаилә учагын саклап, йортта җылылык һәм яктылып тудыручы булдым. Бер-береңә юл куеп, кайвакытта артыгын ишетмичә һәм күрмичә яши белергә кирәк. Менә шунда бар да яхшы була, — диде Рәшидә ханым.

Ир белән хатын урта һөнәри белем алган елларда танышалар. Кавышалар. Беренче бәбәйләре туа. Диплом яклыйлар. «Техникумда укыган дүрт ел эчендә безнең гаиләдә шактый вакыйга булырга өлгерде. Бүген без, Ходайга шөкер, бик бәхетле әти һәм әни — өч бала тәрбияләп үстердек. Кадерле әби һәм бабай — алты оныгыбыз бар. Ә алар янына кияү һәм киленнәрне дә кушсак, зур бер гаиләгә әвереләбез», — дип елмая алтын юбилярлар.

Шәрәфетдиновларның ярты гасыр тигез никахта яшәүләрен Ветераннар советы да белеп алган һәм гаилә бәйрәмнәре белән котлап, телеграмма суккан. Аларга бәйләм-бәйләм җылы теләкләрне балалары, туганнары, дуслары да теләде.

Никахларны теркәү журналында илле елдан соң имзаларны яңарту, ир белән хатынның бер-берсен кайнар котлавы, алтын туй вальсы, купшы чәчәк бәйләмнәре — болар барысы бергә күңелләрдә якты тәэсирләр уятып, җылы бер гаилә бәйрәменә әверелде.

 

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: