Туган як
+1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнекеләрне бел
17 июль 2023, 15:41

Бораулаучыдан алып механикка кадәр

Фәрит Сәлимгәрәев «Пакер» фәнни-җитештерү фирмасында 15 ел җиһазларны ремонтлау буенча механик булып эшли.  

Бораулаучыдан алып механикка кадәр
Бораулаучыдан алып механикка кадәр

Төп Октябрьский кешесе ул. Биредә туган, монда үскән. Шәһәрнең 10нчы мәктәбендә белем алган. Бүген инде ир уртасы булып өлгереп килүче кешеләр белән, гадәттә, мәктәп еллары турында сөйләшә башласаң, алар бер төсле кыенсынып, тартынып куялар.

— Мммм, артык тырышып укыдым дип әйтә алмыйм. Дөресрәге, мине укырга мәҗбүр иттеләр, — дип шыпырт кына әйтеп куйды Фәрит Уршат улы да, олы бер сере белән уртаклашкан кебек.

Спорт дөньясында да ул озак сайлана, аның барлык төрләрендә үзен сынап карый. Бер ишек алдында үскән малайлар белән тезләре канап чыкканчы футбол типкәннәрен, хоккей уйнаганнарын исә барыннан да бигрәк кәефләнеп сөйли. Ә гаиләдә алар шахмат уйныйлар.

— Туганнар арасында әлеге уен белән күпләр мавыкты. Аларга ияреп мин дә үзлегемнән шах һәм мат куярга өйрәндем. Шулай итеп, бер гамьсез балачак узып киткәнен дә сизми дә калдым. Карасам, өлкән тормышка әзерләнергә вакыт җиткән. Тугыз сыйныфтан соң нефть техникумына укырга кердем. Шушы ук юнәлештә югары белем алдым. Уку белән уку арасында ике ел хәрби хезмәттә булып кайттым, — дип Европа буйлап йөгереп кенә узмакчы булган Фәрит Уршат улын бераз «иярләргә» туры килде.

Туган җиренә әйләнеп кайткан ир-егет «Туймазынефть» компаниясендә эшкә урнаша һәм хезмәт юлын гади эшче һөнәрдән башлый. Ул вакытта НГДУ системасында йомшак полимер-металл торбалар җитештерү цехы ачылып өлгергән була һәм Фәрит Уршат улы биредә беренче ике елны тимер чыбыкны бораулаучы булып эшли. Аннан соң аны ОТК мастеры итеп билгелиләр. Тырыш һәм яңалыкка омтылучан белгеч ниһаять цех механигы булып үсеп җитә. Фәрит Сәлимгәрәевның җитештерү тармагында хезмәтне саклау инженеры булып эшләү тәҗрибәсе дә бар.

2008 елда ул «Пакер» фирмасына эшкә урнашканда аның бай хезмәт эшчәнлеге зур роль уйный. Аңа хәтта берничә төрле эш тәкъдим итәләр. Фәрит Уршат улы үзенең күңеленә аеруча якын булган вазыйфаны сайлый, ул җиһазларны ремонтлау буенча механик булуга өстенлек бирә.

— Бүгенге көндә минем төп бурычым — заводтагы җиһазларны эшләргә сәләтле хәлдә генә түгел, ә сыйфатлы продукция җитештерергә яраклы хәлдә тоту. «Пакер»да җиһазлар бик күп һәм алар төрле-төрле. Димәк, без башкара торган эш тә күпкырлы. Җитештерү тармагы камилләшкән саен таләпләр дә өстәлә. Шуңа күрә бездән оперативлык, тирән белем һәм команда булып эшли белү сорала, — диде әңгәмәдәшем.

Фәрит Сәлимгәрәев хезмәт коллективының җәмәгать тормышында да актив катнаша. Балачактан шахмат уйнау сәләтенә дә биредә хаҗәт туа. Ул әлеге интеллектуаль уен буенча оештырылган ярышларда бик теләп катнаша. Призлы урыннар яулый. «Пакер» фирмасы уздыра торган спорт чараларыннан да читтә калмый.

Фәрит Уршат улының тормыш иптәше дә «Пакер»да эшли. Ир белән хатын ике бала тәрбияләп үстерә. Буш вакытларында алар бакчада эшләргә ярата. Әмма барыннан да бигрәк Сәлимгәрәевлар гаиләсенә Башкортстан һәм Татарстанның күренекле урыннарына сәяхәт кылу бик ошый.

 

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: