Туган як
-2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнекеләрне бел
5 июнь 2023, 16:54

Игелек кылу бурыч түгел, ә савап

«Башкаларга игелек кылу ул бурыч түгел, ә синең сәламәтлегеңне яхшыртучы һәм бәхетеңне арттыручы савап кына», — дигән бөек акыл ияләренең берсе.  

Игелек кылу бурыч түгел, ә савап
Игелек кылу бурыч түгел, ә савап

Октябрьскийда да әнә шундый игелек кылып, ярдәмгә мохтаҗларны сөендереп, җанына рәхәтлек ала торган мәрхәмәтле затлар бар. Сүзебез химая чараларында актив катнашучы шәһәребез эшкуарлары турында. Алар төбәккә социаль мәсьәләләрне хәл итүдә зур ярдәм күрсәтә. Октябрьский чәчәк атсын, үсеш алсын өчен күңел җылысын биреп эшләүче, матди булышлык итүче барлык меценатларга рәхмәт!

Эшмәкәрләр «Атайсал» проектына зур өлеш кертә. Алар үзләренең кече Ватанында яшәү сыйфатын яхшыртуга шәхси акчаларын сарыф итә.

Бүгенге каһарманыбыз — Әхмәт Ишмөхәммәтов. Ул шәһәрне төзекләндерүдән алып медицина учреждениеләренә ярдәм күрсәтүгә кадәр юнәлтелгән 18 проектта катнаша. Әхмәт Вәлиәхмәт улы булышлык күрсәткән проектлар арасында Георгий тасмасы монументын төзү, пандемия чорында хастаханәне транспорт белән тәэмин итү чыгымнарын каплау, 11нче гимназиядә музейны капиталь ремонтлау, Җиңү бәйрәмендә ветераннарга бүләкләр сатып алу һәм башкалар бар.

— «Атайсал» кешеләрне берләштерә. Инициативага битараф булмаган барлык кешеләр дә кушылырга мөмкин. Бер-беребезгә мәрхәмәтле булу, игелекле эшләр белән янып яшәү, кече Ватаныбыз хакына берләшеп эшләү тормышыбыздагы иң мөһим нәрсә ул, — ди Әхмәт Вәлиәхмәт улы.

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: