Туган як
+1 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Безнекеләрне бел
18 Май 2023, 10:53

«Якты ядкарем син — мәктәбем!»

Иске Туймазы авылында «Халык мәгарифе отличнигы», «РСФСР мәктәбенең атказанган укытучысы», «Русия Федерациясе мәктәбенең өлкән укытучысы» һәм башка бик күп мактаулы исемнәргә лаек булган мөхтәрәм якташыбыз Халидә Хәнипова истәлеген мәңгеләштерделәр.

«Якты ядкарем син — мәктәбем!»
«Якты ядкарем син — мәктәбем!»

Мәмориаль такта Халидә Заһит кызы озак еллар буе башлангыч класслар укытучысы булып эшләгән мәктәп диварында урнаштырылды.

Тантаналы чарада Иске Туймазы авылы биләмәсенең хакимият башлыгы Радис Вәлиәхмәтов, бистәнең белем бирү үзәге директоры Роберт Хәйдәров, музей җитәкчесе Лилия Хәсәнова, Туймазы районы ветераннар советы рәисе Нурулла Бикчуров, районның мактаулы кешесе Адунис Фазуллин, Халидә Хәнипованың туганнары, дуслары һәм укучы балалар катнашты.

Лилия Кәшиф кызы озак вакытлар дәвамында ветеран укытучының хезмәт юлы һәм тормышы турында материаллар җыйган. Ул кунаклар белән шушы истәлекләрне бүлеште.

Халидә Хәнипова 1927 елның ямьле июль аенда Туймазы районы Гафур авылында күп балалы гаиләдә дөньяга килә. Әти-әниләре ул-кызларын кечкенәдән белемгә омтылырга, хезмәтне яратырга, табигатькә сакчыл карашта булырга өйрәтә. Халидә Заһит кызы, Бәләбәй педучилищесын тәмамлап, 17 яшеннән хаклы ялга чыкканчы Иске Туймазы авылында башлангыч сыйныфларны укыта. Хезмәт эшчәнлеге чорында ул ВЛКСМ сафларына керә, авыл Советы депутаты була, мәктәп һәм РОНОның иҗтимагый тормышында актив катнаша, башлангыч класслар укытучыларының методик берләшмәсен, уку йортының пионерлар оешмасын һәм белемсезлеккә каршы көрәш комиссиясен җитәкли.

Иске Туймазы мәктәбендә кырык елга якын эшләү дәверендә Халидә Заһит кызы хезмәттәшләре өчен фидакарь хезмәт иясе үрнәге була. Ул белем-тәрбия биргән укучылар арасында профессорлар, доцентлар, производство алдынгылары һәм башка бик күп һөнәр ияләре бар. Җиңел булмаган, әмма бик хөрмәтле укытучы хезмәтенең иң югары бәясе бу.

Халидә Хәнипова 1971 елдан Октябрьскийда яши. Ул шәһәрнең милли мәдәнияте үсешенә зур өлеш кертә. Татар-башкорт иҗтимагый хәрәкәтенең иң актив әгъзаларының берсе, оста итеп язылган мәкаләләр, очерклар, шигырьләр авторы була. Аның иҗат җимешләре даими рәвештә «Туган як» гәзитендә дөнья күрә.

Халидә Заһит кызы тормыш иптәше белән өч кызларын тәрбияләп үстерә, бүген алар барысы да югары белемле һөнәр ияләре. Олысы әтисе юлын сайлаган —  нефтьче. Уртанчы һәм кече кызлары әниләре кебек педагог. Оныклары арасында да мөгаллим эшен сайлаучылар бар. Нәселләрендә мөгаллимлекнең гомуми хезмәт стажы йөз илле елдан арткан!

Роберт Мөнәвис улы Халидә Хәнипованың күркәм эшләре, игелекле гамәлләре белән халык ихтирамын яулаган, чын мәгънәсендә уникаль шәхес булуын билгеләп үтте. «Халидә Заһит кызы гомере буена мәктәп, укучылар дип яшәде, хаклы ялга чыккач та уку йорты тормышы белән кызыксынып торды, — диде учреждение директоры. — Соңгы көннәренә кадәр ул үзенең һәр чыгарылыш укучысының фамилиясен хәтерләде, аларның балалары-оныклары турында да хәбәрдар булды. Якташыбыз коллегалары һәм укучылары күңелендә намуслы, сайлаган һөнәренә тугрылыклы чын педагог буларак сакланачак».

Радис Мирхәт улы Советлар Союзы чорында Иске Туймазы мәктәбендә эшләүче укытучыларның күпчелеге Октябрьскийдан булуын хәтергә төшерде:

— Педагоглар тырышлыгы белән укучыларыбыз һәрчак алдынгылар рәтендә булды. Халидә Заһитовна шундый остазларның берсе иде. Мемориаль такта ачу аңа тирән ихтирамыбыз билгесе.

— Халидә апа белән соңгы елларда еш кына очрашырга туры килде, — дип хатирәләре белән бүлеште чираттагы телмәрче Адунис Мөсәгыйть улы. — Аның белән туган илгә, халыкка мәхәббәт хисләре тасвирланган кулъязмалары, нәшер ителгән китаплары турында фикер алыша идек. Акыллы, булдыклы, ягымлы кеше иде ул. Туймазы җирлегендә туып-үскән шундый шәһесләр белән аралашуыма бәхетлемен. Безнең өчен алар лаеклы үрнәк!

Тантаналы чарага Халидә Заһит кызының дусты һәм фикердәше Илмира Гобәйдуллина да чакырулы иде.

— Кадерле балалар, мин сезнең мәктәптә беренче тапкыр, — дип сәламләде укучыларны Илмира Мирсәет кызы. — Ул бик матур, укытучыларыгыз да мактауга лаеклы. Халидә Заһит кызы заманында сезнең әти-әниләрегезне һәм әби-бабаларыгызны да укыткандыр. Педагог тарафыннан аларның күңеленә салынган игелек чаткылары эзсез югалмыйча, бер өлеше сезнең йөрәктә урын алгандыр, дип ышанам. Мин Халидә апа кул астында укымасам да аны остазым дип саныйм. Аның иҗади күңелле, тормышны яратучан булуына, искиткеч энергиясенә соклана идем. Ул миннән күпкә олы, әмма фикер-карашларыбыз, гамәлләребез охшаш булганга якын дуслар булдык. Бергәләп фәһемле, кызыклы чаралар оештыра идек.

Тантананың хөрмәтле кунаклары — Халидә Хәнипованың кызы Фирүзә Тәлгатовна һәм оныгы Маргарита туганнарының якты истәлеген мәңгеләштерү буенча зур эш алып барган өчен Иске Туймазы мәктәбе директорына, педагогик коллективка ихлас рәхмәтен җиткерде:

— Әниебез, дәү әниебезнең алты оныгы һәм унбер онык баласы исеменнән хәтер чарасында катнашкан укучыларга, укытучыларга, кунакларга күңел җылысы һәм игътибарыгыз өчен зур рәхмәт белдерәбез. Якын кешебез дөрестән дә гаҗәеп затлардан иде. Ул заман белән бергә атлап кына калмыйча, кайчагында аны узып та киткәләде. Без бүген студентларыбызны батыр булырга, сәләтләрен күрсәтүдән, яңа белемнәр алудан курыкмаска өйрәтәбез. Ә Халидә Заһитовна әлеге ориентирларны моннан дистә еллар элек ук гамәлдә кулланган. Әниебез, дәү әниебез күпләргә үрнәк булырлык, хөрмәткә лаеклы юл үтте. Нәселебезнең хәзерге һәм киләсе буыннары да аның игелекле эшләре турында белеп үсәчәк, изге мирасын кадерләп саклаячак.

… Мәкаләбез ахырында ветеран укытучы Халидә Хәнипованың кырык елдан артык гомерен биргән яраткан мәктәбенә багышланган шигырен тәкъдим итәсе килә.

 

Мәктәбемә ядкарем

Рухым көчле булды, бәһаләдем

Коллективның һәрбер әгъзасын.

Хезмәт казанында кайнаганда

Кырын, авыр сүзем тигән булса,

Кичерегез, гөнаһ калмасын.

Хәтер төпләрендә калсын сафлык,

Ул бизәсен күңел дәфтәрен.

Горурланып, якты ядкарь итеп

Йөртермен гомер юлдашымны

Шушы Иске Туймазы мәктәбен.

 

Лилия ГАБИТОВА
Автор фотосы

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: