Туган як
+26 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнекеләрне бел
13 Май 2023, 16:47

«Чын ир-егетләр эше ул!»

Туган илнең иминлеген саклау, яшь буынга бәхетле киләчәк бүләк итү — һәр ир-атның изге бурычы.  

«Чын ир-егетләр эше ул!»
«Чын ир-егетләр эше ул!»

Русия Кораллы көчләренә контракт буенча хәрби хезмәткә барырга карар иткән, үзен «Рауш» псевдонимы белән таныштырган шәһәрдәшнең фикере бу.

— Миңа 51 яшь, — ди мәкаләм каһарманы. — Мин инде армия «шулпасы»н татып караган кеше, хәрби хезмәтне Самарада үттем. 92нче елда өйгә кайтсам, эш тә юк, бернәрсә дә юк. Заманасы шундый иде бит. Ә яшәргә кирәк.

Шулай итеп, «Рауш» озак уйлап тормый, контракт төзеп, «кайнар нокта»га юллана. Таҗикстан-Әфган чигендә хезмәт итә ул.

— Махсус хәрби операция зонасына бару теләге узган елда ук туган иде, — дип бәянен дәвам итә әңгәмәдәшем. — Әмма ул вакытта яшь буенча чикләү (50 яшькә кадәр) булу сәбәпле, ике тапкыр мөрәҗәгатемне кире кактылар. Шулай да мин Луганск халык республикасындагы Петровск шәһәренә төзелешкә китә алдым. Анда балаларга 1 сентябрьгә мәктәпне төзекләндердек. 29 августта эшне бетереп, туган якка кайттык. СВО зонасында күп кенә дус-танышларым хезмәт итә. Берәүләре ирекле рәвештә, икенчеләре мобилизация буенча. Мин дә алар янында булырга телим. Яшьләр, балалар укысын, һөнәр алсын, уйнасын-көлсен, күңел ачсын. Ә без, ир-атларның эше — Ватанны саклау.

Кыю һәм тәвәккәл якташка уңышлар, исән-имин йөрүен теләп хушлаштык.

Бу урында контракт буенча хезмәт үзенчәлекләре турында тагын бер тапкыр язып үтәсе килә. Дәүләт белән контрактны пенсиягә чыккан запастагы гражданнар һәм чакырылыш буенча хәрби хезмәттә булып кайтканнар, шулай ук армиядә булмаган, әмма югары яки урта һөнәри белем алган ир-атлар төзи ала. Контракт алты ай һәм аннан да күбрәк вакытка төзелә.

Хәрбиләр күп төрле социаль ташламалар һәм гарантияләргә ия. Монда сүз югары хезмәт хакы, бер тапкыр бирелә торган түләүләр, хәрби-медицина учреждениеләрендә бушка тикшеренү, дәвалану һәм реабилитацияләнү мөмкинлеге, гомер һәм сәламәтлекне федераль бюджет хисабыннан страховкалау һәм башкалар турында бара. Контрактчыларга 204 мең сумнан алып хезмәт хакы түләнә. Шулай ук килешү төзегәндә бер тапкыр бирелә торган 195 мең сумлык түләү алалар. Бусы Русия дәрәҗәсендәге чаралар. Башкортстан Республикасыннан шулай ук өстәмә түләүләр каралган: тәүлегенә 2 мең сум һәм өч ай хезмәт иткәч бер тапкыр бирелүче 200 мең сум. Моннан тыш, алты айга бер тапкыр ике атналык түләүле отпуск бирелә. 20 ел хезмәттән соң хаклы ялга чыгу хокукы бар.

Исегезгә төшерәбез, Октябрьскийда контракт буенча хәрби хезмәткә алу юнәлешендә штаб һәм мобиль пунктлар эшли. Штаб Милли мәдәниятләр үзәгендә, мобиль пунктлар Күп гамәлле үзәк (МФЦ), Яшьләр сарае, «Аструм» һәм «Верба» сәүдә үзәкләре биләмәсендә урнашкан. Алар 11.00-19.00 сәгатьләрдә эшли. Шулай ук сораулар белән Альберт Шәйсолтан улы Шәйморатовка  8(937)85-69-880, Рөстәм Сергеевич Абдулкаюмовка 8(927) 966-14-44 һәм Ришат Мөнәвир улы Таҗетдиновка 8(937)155-39-04 мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Белгечләр хезмәткә алу тәртибе һәм шартлары, кирәкле документлар һәм иреклеләргә тиешле түләүләр, ташламалар турында сорауларга җавап бирәчәк.

 

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: