Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Стажлы иганәче

Туймазы районының Яңа Бишенде авылыннан Раил Фәхретдиновны якташлары республикадагы иң эре предприятиеләрнең берсен җитәкләүче кеше буларак кына түгел, ә киң күңелле һәм игелекле шәхес буларак та белә. Аның ярдәмендә торак пунктта мәчет, заманча медпункт һәм мәдәният йорты, Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәйкәл калкып чыга, җиләк-җимеш бакчасы янындагы күл тергезелә.

Стажлы иганәче
Стажлы иганәче

Оясында ни күрсә, очканында шул була

Раил Камил улы тирә-яктагыларга ярдәм итү гадәтен ана сөте белән үзләштерә. Ул әти-әнисенең һәрвакыт кунакчыл булуын һәм авылдашларына мөмкин кадәр ярдәм итүен искә төшерде. Әтисе туган авылы янындагы нефть ятмасында эшли, әнисе фельдшер була. Нәкъ менә ул үз вакытында Яңа Бишендедә беренче ФАП ачуга ирешә. «Раил Камил улының әнисе ярдәмендә авылда фельдшерлык пункты ачылды. Ул үзе Уфага министрлыкка барды, башка кирәкле оешмаларның бусагаларын таптады һәм максатына иреште», — дип искә ала җирле хатын-кызларның берсе.

Гәзитебез кунагы үзе дә әнисенең көнне-төнгә ялгап эшләргә, авыруларга ярдәм итәргә һәрвакыт әзер булуы турында сөйли. Буран каплап киткән юллар буйлап аның күрше авылга барган вакытлары да була. Шулай итеп, үсеп килә торган егет күз алдында һәрвакыт хезмәт итү һәм җәмгыятькә файдалы булу теләгенең яхшы үрнәге булган әти-әнисе тора.

Фәхретдиновлар гаиләсе ишегалдында авылда бердәнбер кое булган. Көн саен су алырга кергән күрше-тирәне дә хуҗалар якты йөз белән каршы алган.

— Килгән һәркемне әти белән әни чәйгә дәшәләр, сөйләшеп утыралар, аларны борчый торган сораулар белән кызыксыналар иде. Мин менә шундый мохиттә үскән кеше, — дип аңлата Раил Камил улы ярдәм итәргә омтылышын.

«Акча барлыкка килде һәм мин аларны туган җирем өчен файдалана башладым»

Зур предприятие җитәкчесе булып үсеп җиткән Раил Фәхретдинов туган йортын һәм үзенең кече ватанын онытмый. Алай гына да түгел, туган авылы чәчәк атсын өчен ул шәхси акчаларын да кызганмый. Башта аның хәйрия ярдәме белән Яңа Бишендедә Бөек Ватан сугышында катнашучыларга һәйкәл барлыкка килә. 1941 елда яу кырына авылдан 100 ир-егет чыгып киткән, аларның 40ы һәлак булган. Хәзер бу батырларның исемнәре гранит ташка уеп язылган.

2013 елда торак пунктта яңа мәчет төзелә. Бинага барлык коммуникацияләр китерелгән, җылы идән системасы урнаштырылган, шуңа күрә кыш көне дә уңайлы температура саклана. Аны төзү 8 млн сумга төшә. Барлык чыгымнарны шәхси акчалары хисабына безнең якташыбыз күтәрә. Бүген авыл халкы барлык дини бәйрәмнәрне бергә билгеләп үтә.

— Раил Фәхретдинов булыша итә башлагач, безнең авыл чын мәгънәсендә чәчәк атты. Аның ярдәмендә Бишендегә иман һәм ниндидер яктылык килде. Элек авылда мәчет юк иде, хәзер исә без гыйбадәтханәгә җыелабыз, бергә-бергә Корбан һәм Ураза бәйрәмнәрен үткәрәбез, — дип билгеләп үтте авылдашы Нурислам Газыев.

Биш елдан соң мәчет янында, иске агач клуб урынында күп гамәлле заманча комплекс барлыкка килә, анда мәдәният йорты һәм фельдшер-акушерлык пункты урнаша. Район хакимияте кирәкле документларны рәсмиләштерергә, коммуникацияләрне сузарга ярдәм итә. Шуңа күрә бинаны бер ел эчендә төзегәннәр. Хәзер җирле халык уңайлы һәм заманча шартларда дәвалана, ә балаларга исә иҗади сәләтләрен ачар өчен барлык шартлар тудырылган.

— Авылда клуб кирәк иде. Аны төзү дүрт миллион сумга төште. Бу фельдшер-акушерлык пункты белән 50 урынга исәпләнгән заманча бина. Раил Фәхретдинов ярдәме белән кечкенә авылда мәдәният үсешенең җаны барлыкка килде, — диде Туймазы районы хакимияте башлыгы Айдар Суфиянов.

Меценат хезмәт юлын гади электр механигы булып башлый. Заводта мастер, хәрби җитәкче, укытучы, коючы булып эшли.

— Зур предприятие белән җитәкчелек итә башлагач, ул үсеш алды һәм иркен акчалар барлыкка килде. Мин аларны хәйрия чараларына сарыф итәргә ниятләдем, — дип уртаклаша Раил Камил улы.

Үзенең оҗмах яры

Кайчандыр Бишенде авылы янында Алма күле булган. Бу матур исем каян килгән? Бактың исә күлнең яр буенда җирле халык җиләк-җимеш бакчасы булдырган, алма агачлары утырткан. Ләкин вакыт узу белән сулык корыган. Күлгә икенче тормышны безнең язмабыз каһарманы бүләк итә. Бүлеп бирелгән акча хисабына аның төбен чистарталар. Якындагы чишмәдә су алу урыны төзелә, ул ике ел эчендә күлне су белән тутырырга мөмкинлек бирә. Бу еллар дәвамында сулыкның тирә-ягы төзекләндерелә: автотрасса ягыннан, ял итүчеләрнең иминлеген кайгыртып, койма урнаштырыла, зур агачлар утыртыла. Киләчәктә парк булдыру күз уңында тотыла.

Сулыкка балык җибәрәләр, күлне туендыручы чишмәгә юл салалар. Эшмәкәрнең планнарында — җәяүлеләр һәм велосипедчылар өчен юллар, автотукталыш, янгын сүндерү машиналары өчен пирс төзү.

Хәзер Яңа Бишендедә күркәм гореф-гадәт бар: сулык ярында җәй көне авылдашларның очрашулары уза. Җирле Сабантуйга илнең төрле почмакларыннан кайткан авыл кешеләре җыела. Бәйрәмне үткәрү урыны да Раил Камил улы бүлеп биргән акчага төзекләндерелә. Сәхнә, ат чабышлары өчен ипподром, ябык түбә астында тамашачылар өчен эскәмияләр урнаштырыла.

«Хәйрия эшендә минем өчен иң мөһиме — керткән акчаларның нәтиҗәсеннән мөмкин кадәр күбрәк кеше файдалансын. Авылдашлар белән аралашканда, ике яклы әңгәмә һәм бәхәсләр нәтиҗәсендә тагын нәрсә эшләргә кирәклеге турында фикерләр, яңа планнар һәм проектлар туа», — дип сөйли Раил Фәхретдинов.

Ул җитәкли торган предприятие Октябрьскийда урнашкан. Заводны шәһәргә нигез салып торучы хезмәт коллективының берсе дип атарга була, анда 2,5 мең кеше эшли. Үз хезмәтләре һәм эшкә тугрылыклары өчен шәһәр халкы хәйрия ярдәме ала: спорт бәйрәмнәре һәм мәдәни чаралар үткәрү өчен акча бүлеп бирелә, иҗтимагый киңлекләр төзекләндерелә. Раил Камил улы күләмле проектларга ярдәм итүне өстен күрсә дә, аерым хезмәткәрләргә дә булышудан баш тартмый. Әйтик, аның киң күңеллеге аркасында завод хезмәткәрләренең берсе — Наталья Камалетдинова куркыныч авыруны җиңеп чыга. Хатын-кызның коронавирус нәтиҗәсендә үпкәләре зур зыян күрә. Нәкъ менә предприятие җитәкчесе кушуы буенча аның өчен кирәкле дарулар һәм хастаханәдән чыкканнан соң тернәкләнү өчен махсус аппарат сатып алалар. «Раил Камилович минем хәлем белән даими кызыксынып торды. Янәшәмдә менә шундый ышанычлы һәм ярдәмчел кешеләр булганга күрә генә мин аякка баса алдым», — ди рәхмәтле Наталья.

Менә шулай нибары бер кеше, дөньяга аз гына яхшылык кертергә теләп, авылдашларын берләштерә, аларның тормышларын уңайлырак, матуррак һәм яктырак итә ала. «Мин авылда үстем, бездә, авыл халкында, бер-береңә ярдәм итү гадәте бар. Без аны өмә дип йөртәбез, кемгәдер йорт төзергә яки башка нәрсә эшләргә кирәк булганда, һәркем булыша. Бердәмлек, ярдәм итү теләге — авылдашлар рухында», — дип очрашуыбызны йомгаклады Раил Фәхретдинов.

 

Ләйсән ЗАКИРОВА

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: