Туган як
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнекеләрне бел
27 апрель 2023, 09:56

Яхшы эшләр, уйлар һәм догалар даими һәм аларның вакыты чикләнмәгән булырга тиеш!

Йөзләгән дин тотучылар 21 апрельдә Русия Үзәк Диния нәзарәтенең «Нурул-Ислам» мәдрәсәсендә Ураза бәйрәмен каршы алырга килделәр.  

Яхшы эшләр, уйлар һәм догалар даими һәм аларның вакыты чикләнмәгән булырга тиеш!
Яхшы эшләр, уйлар һәм догалар даими һәм аларның вакыты чикләнмәгән булырга тиеш!

Алар өчен бәйрәм вәгазен Октябрьский, Ярмәкәй, Бишбүләк һәм Миякә районнары имам-ахуны Мәүлемҗан хәзрәт Сибгатуллин укыды, ул яхшы эшләр, уйлар һәм догалар даими һәм алар өчен вакыт чикләнмәгән булырга тиешлеген билгеләп үтте.

Мөселманнар өчен бәйрәм намазын Болгар ислам академиясен тәмамлаган дин-кардәшебез, «Нурул-Ислам» мәдрәсәсе укытучысы Батырбәк Хашимов үткәрде.

Ураза гаете хөрмәтенә мөселманнар картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортта бәйрәм табыны оештырдылар — алдан ук хәзерлек күреп, бөтен бер бәрән һәм бер тәпән бал алып киленде. Интернат-йорт пешекчеләре тел йотарлык пылау, коймак пешерделәр һәм табын кордылар. Мәүлемҗан хәзрәт Сибгатуллин һәм мәдрәсә укытучысы Розагөл Ногманова һәм мәдрәсәнең өченче курс студенты Вадим Талипов барысын да бәйрәм белән котладылар, эшләрендә уңышлар, үз иманнарын ныгытуларын теләделәр.

Бу көнне руханилар Октябрьский шәһәрендәге балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютта да булдылар. Бал һәм тәм-томнар алып килделәр. Мәүлемҗан хәзрәт балалар белән аралашты, аларны укырга һәм яхшы кешеләр булып үсәргә өндәде.

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: