Туган як
+1 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Безнекеләрне бел
29 март 2023, 15:04

Т. Абрамова — «Хатын-кыз — ел директоры»

Мәктәп туклануы комбинаты директоры Татьяна Абрамованың һөнәри казанышларын «Хатын-кыз — ел директоры — 2023» XXVI Бөтенрусия конкурсының компетентлы жюри әгъзалары югары бәяләде.

Т. Абрамова — «Хатын-кыз — ел директоры»
Т. Абрамова — «Хатын-кыз — ел директоры»

Мәртәбәле бәйгедә шәһәрдәшебез фән, космик эшләнмәләр өлкәсе вәкилләре белән көч сынашты. Татьяна Юрьевна Мәскәүдән диплом, статуэтка һәм җиңүче медале алып кайтты. Күләмле конкурс күп сандагы Русия төбәкләреннән: Калининградтан Якутиягә кадәр, яңа кушылган Донецк һәм Луганск халык республикаларын исәпкә алып, катнашучыларны җыйды. Гүзәл затлар үзләренең игелекле хатын

һәм ана гына түгел, ә тулы бер коллективны җитәкләргә сәләтле булуларын да күрсәтте.

— Мин Башкортстан Республикасы исеменнән чыгыш ясау бәхетенә ирештем, — дип тәэссоратлары белән уртаклаша Татьяна Абрамова. — Конкурста 31 ел дәвамында Октябрьскийда балалар туклануын оештыру белән шөгыльләнүче предприятиебез тәҗрибәсен бәян иттем. Космик үсеш, коммуналь хуҗалык, мәгариф һәм фән кебек өлкәләрдә җитди эшләр тәкъдим иткән көндәшләр арасында җиңү яулау җиңел булмады, әлбәттә. Бу минем уңышым гына түгел, бөтен коллективның бердәм эше һәм тырышлыгы нәтиҗәсе. Бүген без иң яхшылар исемлегендә!

 

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: