Туган як
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнекеләрне бел
15 март 2023, 16:55

Ходай биргән олы бүләк бит ул тигезлектә гомер итүләр!

Октябрьскийда яшәүче Дилбәр һәм Ринат Фәхретдиновларның парлы тормыш коруларына — 50 ел.  

Ходай биргән олы бүләк бит ул тигезлектә гомер итүләр!
Ходай биргән олы бүләк бит ул тигезлектә гомер итүләр!

Кешелек тормышында күпме чорлар, буыннар алмашынган. Бу вакыт эчендә дөньяны үзгәрткән нинди генә хәлләр, вакыйгалар булып узмаган. Әмма борынгы заманнардан бүгенге көнгәчә үзгәрешсез калган нәрсәләр бар. Ул — мәхәббәт, гаилә төшенчәләре.

«Мәхәббәтне саклап яшәгез!»

Безнең шәһәребездә үзара ихтирам, аңлашу, тугрылык хисләренә корылган үрнәкле гаиләләр бихисап. Алар арасында биш дистә ел инде парлы гомер итүче, быел алтын туйларын билгеләүче Дилбәр һәм Ринат Фәхретдиновлар да бар. Шушы араларда Никахлашу сараенда гаилә тормышы юбилярларын хөрмәтләү тантанасы оештырылды. Анда Фәхретдиновларның балалары, оныклары, туганнары, хезмәттәшләре килгән иде.

Алтын туйга чаклы бергә гомер итү — еллар сынавына бирешмәгән олы мәхәббәтнең чагылышы ул. 50 ел бергә яшәү өчен кешеләргә күпме сабырлык, түземлек, акыл, өмет-ышаныч кирәк. Дилбәр Нәзир кызы белән Ринат Әнвәр улы барлык сынауларны лаеклы үтеп, бүген дә матур, бәхетле гомер кичерә. Тырыш хезмәтләре, кешелекле, ярдәмчел булулары белән шәһәрдәшләрнең ихтирамын яулаган абруйлы кешеләр. Ике улларына игелекле әти-әни һәм яраткан оныкларына (алар җидәү!) кадерле дәү әти, дәү әни дә алар.

Фәхретдиновларның мәхәббәт тарихларына килгәндә, алар Җиңү бәйрәме — 9 майда танышкан. Бу көнне кич үзәк мәйданда биюләр оештырылган булган. «Бәйрәм кичендә очраштык, исәнләштек, бер-беребезгә караштык һәм гашыйк булдык», — ди шаяру катыш Ринат ага.

«Танышуыбызга быел 54 ел булды, — дип хәләленең сүзләренә кушыла Дилбәр ханым. — Ринат ул вакытта нефть техникумында укый иде. Аны тәмамлагач, юллама буенча Пермьгә эшкә китте. Анда тиешле вакыт эшләп кайткач та туры безгә килеп, кулымны сорады…».

— Гаилә бәхетенең төп сере — мәхәббәтне саклап, аңлашып яшәүдә, — ди ирле-хатынлы Фәхретдиновлар. — Сабыр булырга, кирәк вакытта бер-береңә юл куя белергә дә кирәк. Шәһәребездә гомер итүче барлык гаиләләргә дә тату, бәхетле тормыш теләп калабыз!

Саф хисләр югалмый

Юбилярларга ихлас теләкләрен мәдәният бүлеге начальнигы Елена Шепелева, Октябрьский шәһәре башкортлары королтае вәкилләре, «Ынйылар» башкорт халык һәм «Родные напевы» вокал ансамбльләре һәвәскәрләре, Никахлашу сарае хезмәткәрләре һәм дә туганнары, дуслары җиткерде.

— Илле ел — ул ярты гасыр бергә дигән сүз. Бу вакыт эчендә никахлашкандагы йөзекләр төссезләнергә, тузарга мөмкин, ә менә арадагы саф мәхәббәт, хөрмәт хисләре беркайчан да югалмаячак, — дип билгеләп үтте чыгышында Елена Евгеньевна. — Сезнең гаилә тормышыгыз — яшьләр өчен үрнәк. Киләчәктә дә шулай бердәм, тату булып, матур гомер итегез. Бүген мин сезгә зур куаныч белән Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров исеменнән тәбрикләү хатын тапшырам!

«Ынйылар» ансамбле җырлы-шигырьле бүләк әзерләгән иде. Ансамбль җитәкчесе Зөлфия Рәхмәтуллина тәбрикләү сүзләрен җиткерде:

— Дилбәр Нәзировна һәм Ринат Әнвәрович, сезгә ким дигәндә тагы да илле ел парлы гомер итәргә телибез! Бүгенгедәй матур итеп, дус-туганнарның, балалар-оныкларның кадер-хөрмәтен тоеп яшәргә насыйп итсен.

«Бөтендөнья башкортлары корылтае»ның Октябрьский бүлеге рәисе Ришат Исхаков алтын юбилярларны «Агинәйләр» башкорт хатын-кызлары җәмгыяте исеменнән котлап, шәһәрдә милли мәдәниятне үстерүгә керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде. «Агинәйләр» җәмгыяте җитәкчесе Миңлегөл Ахунова һәм берләшмә әгъзасы Сәгыйдә Солтангалеева алып килгән бүләкләр арасында гаҗәеп матур аккош сыннары бар иде. Алар гомерлек мәхәббәт, тугрылык билгесе булып санала. Миңлегөл Нурый кызы Дилбәр ханымга «Агинәйләр» төбәк иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Гөлфия Янбаеваның Рәхмәт хатын да тапшырды.

— Мин Фәхретдиновлар гаиләсен илле елдан артык беләм, — диде тәбрикләү сүзендә Сәгыйдә Сәйфулла кызы. — Ринат белән минем иптәшем авылдашлар, якын дуслар. Ике гаилә бүген дә аралашып, татулыкта яшибез, «Агинәйләр» җәмгыятендә бергәләп иҗади эшчәнлек алып барабыз. Кадерле Дилбәр, Ринат! Парлы булып, барлы булып,

бер-берегезгә терәк булып, кирәк булып, ике канат — ике ул үстергәнсез. Алдагы көннәрегездә дә шулай матур итеп яшәгез, 75 еллык юбилеегызга да безне чакырып, бәйрәм итәргә язсын!

4нче башкорт гимназиясе директоры Рәсимә Усманова Дилбәр Нәзир кызының уку йорты эшчәнлегенә керткән зур өлешен билгеләп үтте:

— Дилбәр ханым гимназиябезгә һәрчак ярдәм итәргә әзер, бөтен чараларда актив катнаша. Аңа олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Ринат ага белән кулга кул тотынышып, ярты гасырлык тормыш юлын үткәнсез, әмма яшьлек дәртен югалтмагансыз. Минем дәү әнием: «Мәхәббәт — ул күлмәк кебек, аны тәрбияләп карап торсагыз, озак сакланачак», — дия иде. Бу сүзләр гаиләгезгә атап әйткәндәй. Сезгә карап, ихлас сокланабыз!

Гәзитебез исеменнән котлауларга кушылып, Дилбәр Нәзир кызы һәм Ринат Әнвәр улына иң изге, якты теләкләребезне юллыйбыз. Сезгә ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, ак бәхетләр, балаларыгызның игелеген күреп, оныкларыгызның күңел җылысын тоеп бәхетле, озын гомер кичерүегезне телибез.

Лилия ГАБИТОВА

Автор фотосы

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: