Туган як
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнекеләрне бел
7 март 2023, 15:05

Сез бит дөнья терәге!

8 Март — иң кадерле кешеләр — әниләребез, дәү әниләребез, әбиләребез, апа-сеңелләребезне котлау өчен көтеп алынган, яраткан бәйрәмнәрнең берсе.  

Сез бит дөнья терәге!
Сез бит дөнья терәге!

Хатын-кызларга игътибар һәм хөрмәт күрсәтү көне ул. Шәһәребездә мактауга лаек гүзәл затлар, игелекле әниләр, һөнәр осталары, иҗат ияләре бик күп. Бүгенге язмабыз аларга багышлана.

Беренче каһарманыбыз — Алина Быстрова шәһәрдәшләргә «Игелек бүләк ит» оешмасы җитәкчесе буларак таныш. Өч балага тормыш бүләк иткән хатын-кыз ул: тормыш иптәше белән ике кыз һәм бер ул тәрбиялиләр. Алина Рамил кызы гомер буена кешеләргә ярдәм күрсәтү, игелек эшләү теләге белән яши. «Минем йөрәгем ярдәм-теләктәшлеккә мохтаҗ һәркем өчен ачык, — ди Алина ханым. — Һәр хатын-кызның йөрәгендә мәхәббәт ялкыны, игелек, бәхет нурлары бар. Әдипләр дә бит гүзәл затларны телгә алганда, алар җан җылысы чыганагы, матурлык өлгесе, кабатланмас үзгә җан, дип дан җырлый. Кадерле әниләр, картәниләр, ханым-туташлар! Йөрәгегезне саклагыз, аңарда башкаларны да яшәтерлек көч бар! Барыгызга да мәхәббәт, җан тынычлыгы телим».

Гөлнара Салаватова — ике гүзәл кыз һәм батыр ул тәрбияләүче бәхетле әни. Бүгенге көндә улы — армия сафларында. Гөлнара ханым аны сагынып көтә һәм исән-сау хезмәт итүен тели.

Һөнәренә килгәндә, Гөлнара Динам кызы — искиткеч фотосессияләр белән танылган фотограф. Бу өлкәдә ул инде ун елдан артык хезмәт куя. Эшен бик яратып, аңа бар күңелен биреп башкара, бәлки, шуңа күрәдер аның иҗат җимешләре ихлас соклану уята.

Дин кануннарына да хөрмәт белән карый Гөлнара ханым. Аллаһының рәхим-шәфкатенә өмет итеп яши һәм илебезнең көч-куәтенә, һәрчак алда булачагына ышана. Шулай ук волонтерлык эшендә мәшгуль. Кешеләргә чын күңелдән, риясыз ярдәм күрсәтә, хастаханәдә дәваланучы караучысыз калган балалар белән кайгыртучанлыгын, җан җылысын бүлешә.

Өченче каһарманыбыз — ике малай, бер кыз үстерүче Гөлнара Торгашова. Ул оста куллы икмәк пешерүче, «Мамин хлеб»та хезмәт куя.

«Зур тату гаиләбезне дә, эшемне дә бик яратам, —ди Гөлнара Газинур кызы. — Нурлы яз бәйрәме уңаеннан кадерле хатын-кызларга тәбрикләүләрне җиткерәсем килә, бу көнне генә түгел, елның барлык мизгелләрендә дә бәхет, мәхәббәт һәм яхшы кәеф телим! 8 Март бәйрәме искиткеч чәчәкләр һәм гаҗәеп бүләкләр, күңел яктысы һәм шатлык хисе белән сезне җылытсын!».

 

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: