Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнекеләрне бел
7 март 2023, 15:16

И хатын-кыз, и изге зат, син — җирнең фәрештәсе!

Хатын-кыз — җир йөзендә яшәүче алиһә дә, иң назлы, иң шәфкатьле йөрәк иясе дә, иң көчле яратуга сәләтле зат та. Юкка гына каләм ияләре аны «җирдәге фәрештә», «җавапсыз табышмак», «сүнмәс кояш» белән чагыштырмый.

И хатын-кыз, и изге зат, син — җирнең фәрештәсе!
И хатын-кыз, и изге зат, син — җирнең фәрештәсе!

Бүгенге заманның кырыс чынбарлыгында еш кына хатын-кызларга гүзәллек алиһәсе генә түгел, ә көчле зат та булырга туры килә. Аеруча җитәкче вазыйфасындагыларга. Өендә яхшы хуҗабикә, балаларына игелекле ана, оныкларына яратучан дәү әни булу өстенә аларның нечкә иңнәренә күләмле проектларны гамәлгә ашыру, бүлекчәләр эшчәнлеген оештыру, җитештерү күрсәткечләрен күзәтүдә тоту, коллективта микроклиматны көйләү һәм башка биһисап мәсьәләләрне хәл итү йөкләмәсе төшә.

Язның тәүге бәйрәме — 8 Март уңаеннан шундый гүзәл затларның берсе турында язасыбыз килә. «Гаилә» көнбатыш районара үзәге директоры Розанна Әхмәтҗанованың исеме шәһәрдәшләргә генә түгел, якын-тирә төбәкләрдә яшәүчеләргә дә яхшы таныш. Розанна Нургали кызы җитәкләгән коллектив республикада иң алдынгылардан санала һәм башкаларга үрнәк булып тора. Максатчан, зирәк, бетмәс-төкәнмәс энергиягә ия директор ханым игелекле проект-башлангычларны гамәлгә ашыруда катнаша, авыр тормыш хәлендә калган якташларга ярдәм итү өчен хәстәрлек күрә, бер генә мөрәҗәгатьне дә игътибарсыз калдырмый.

Тырыш хезмәт дәүләт дәрәҗәсендә дә югары бәяләнә. 2022 елда «РФдә иң яхшы җитәкчеләрнең Бөтенрусия танылуы» чарасы нәтиҗәләре буенча, Р. Әхмәтҗанова «Русия Федерациясенең иң яхшы җитәкчесе» мактаулы исеменә лаек булды. «Хатын-кыз — милләт анасы» Бөтенрусия конкурсында катнашып, «Хатын-кыз — лидер» төркемендә җиңү яулаган өчен аңа Почет грамотасы тапшырылды. Башкортстанның гаилә, хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы коллегиясе утырышында Республика Башлыгы Р. Хәбиров Указы белән «Гаилә» көнбатыш районара үзәге директоры «Югары һөнәри осталык һәм күпьеллык намуслы хезмәт өчен» Почет грамотасы белән бүләкләнде.

Йөрәк аша үткәреп...

Розанна Әхмәтҗанова белән әңгәмәбездә җитәкчелек эше үзенчәлекләре, өйдә дә, эштә дә гүзәл булып калу серләре, балалар тәрбияләү, гаилә традицияләре һәм башкалар турында сөйлшәбез.

— Розанна Нургалиевна, ничек уйлыйсыз, безнең заманда хатын-кызга җитәкче булу җиңелме?

— Әлбәттә, җитәкче вазыйфасы зур җаваплылык таләп итә, монда сүз коллективта тәртип һәм бердәмлекне саклау, үзара аңлаешлы, ихтирамлы мохит булдыру турында бара. Бүген «Гаилә» көнбатыш районара үзәге карамагында 15 бүлекчә эшли, ә хезмәтләр күрсәтү биләмәсе 9 муниципаль берәмлекне үз эченә ала. Өлкәннәр һәм инвалидлар, балалар һәм гаиләләр — барысы да оешмага мөрәҗәгать итеп, анык ярдәм генә түгел, ә ихлас теләктәшлек һәм кайгыртучанлык та ала. Үзәктә социаль ятимлекне профилактикалауга, гаилә кыйммәтләрен ныгытуга юнәлтелгән чаралар комплексын үз эченә алган программалар тормышка ашырыла.

Квалификацияле белгечләр тарафыннан психологик белешмәләр бирелә, балалар һәм ата-аналар белән коррекцион дәресләр, психодиагностика үткәрелә, түләүсез юридик ярдәм күрсәтелә, уен студияләрендә чаралар оештырыла. Агымдагы елның гыйнвар аеннан үзәктә коррекция-үсеш эше буенча бүлек ачылды. Ул балаларны җәмгыятькә яраклаштыру, гамәли белем-күнекмәләрне, фикерләүне, вак моториканы үстерү, игелек, хезмәт сөючәнлек, кешелеклелек кебек сыйфатлар тәрбияләү буенча эшли.

Хәзерге вәзгыятькә бәйле, тагын бер яңа юнәлеш барлыкка килде. Бу — махсус хәрби операциягә мобилизацияләнгән якташларның гаиләләре һәм балалары белән эшләү, аларга төрле яклап ярдәм күрсәтү. Кешеләргә кирәклегебезне аңлау-тою тагы да тырышыбрак эшләргә этәргеч бирә. Безнең һөнәрдә игелеклелек, рухи һәм психологик яктан тотрыклылык кебек сыйфатларга ия булу мөһим. Чөнки кешеләрнең проблемаларын үз йөрәгең аша үткәрәсең. Шуңа күрә үзәк белгечләренең барысын да күңел чакыруы буенча эшләүчеләр диеп була. Форсаттан файдаланып, үзәккә ярдәм кулы сузарга әзер дусларыма рәхмәт әйтәсем килә. Кемдер катлаулы хәлдә калып, аңа ярдәм кирәксә яки башка очракларда аларга мөрәҗәгать итәм һәм һәрчак уңай җавап алам.

— Карьерада зур уңышларга ирешүнең сере нәрсәдә? Бәлки сездә берәр тылсымлы формула бардыр?

— Ниндидер аерым формула юк. Үземә йөкләтелгән бурычларны уңышлы башкаруда хезмәттәшләремнең һәм гаиләмнең теләктәшлеге дә, кечкенәдән әти-әнием тарафыннан тәрбияләнгән уңай сыйфатлар да зур роль уйныйдыр, дип уйлыйм. Мин зур, тату гаиләдә үстем. Әтием — офицер, отставкадагы милиция подполковнигы, ул озак еллар Эчке эшләр министрлыгы органнарында хезмәт куйды. Бүгенге көндә Росгвардиянең ветераннар Советы рәисе вазыйфасын башкара, актив җәмәгать эшчәнлеге алып бара, аның җитәкчелегендә күп чаралар оештырыла. Әнием хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире булып Үзәк китапханәдә эшләде. Аннары «Автоприбор» заводына китеп, инженер-технолог булды. Заводта хезмәт хакы түләүгә бәйле проблемалар башлангач, шәхси эшкуарлык өлкәсенә күчте, бу юнәлештә хаклы ялга чыкканчы эшләде.

Әнием кечкенәдән бездә рәхим-шәфкатьлелек хисләре тәрбияләргә тырышты, ул үзе беркайчан да кешеләр проблемасына битараф булмады, әле дә хәйрия ярдәме күрсәтүгә өлеш кертә, безнең гаилә ел саен «Мәктәпкә әзерләнергә булыш» чарасында актив катнаша.

— Сез һәрвакыт бик нәзәкатьле, купшы-көяз күренәсез, гүзәл, зифа буй-сынлы булу серләре белән бүлешмәссезме?

— Хатын-кыз җитәкче башкалар өчен үрнәк-өлге булырга тиеш. Ягъни, эш урынында, гаилә һәм көнкүрештә дә җәмгыятьтә кабул ителгән таләпләргә туры килү зарур. Матур булып яшәр өчен тирә-юнең дә, кыяфәтең, кигән киемең, күңелең дә гүзәл булырга тиештер ул. Иң мөһиме — һәр хатын-кызга үзен яратып, үзенең гүзәллегенә ышанып яшәү кирәк.

Шәхсән үземә сәламәтлекне һәм матурлыкны саклауда гап-гади мунча булыша! Үзебез әзерләгән хуш исле каен, имән миллеге белән чабыну, җылы парда утыру тәнне дә, җанны да сихәтләндерә. Мунчадан соң урманнан җыйган үлән чәен эчеп куясың. Иң яхшы ял шушы була инде. Әйтергә кирәк, мин мәктәптә укыганда чаңгыда шуу, спорт ориентлашуы белән җитди шөгыльләнә идем. Параллель рәвештә музыка мәктәбендә белем алдым. Боларның барысы да шулай ук бүгенге халәтемә тәэсир итмичә калмагандыр.

— Киеренке эш графигында ялга әз вакыт каладыр, әлбәттә, аны ничек үткәрәсез, гомумән, күңел өчен берәр яраткан хоббиегыз бармы?

— Ял вакытларын гаилә белән үткәрергә тырышам, бергәләп сәяхәткә чыгабыз, саф һавада актив ял итәбез. Кыш көннәрендә паркта йөрим, җәйге-көзге чорда исә урманга барам.

Мин — атаклы гөмбәче, гөреҗдә, баллы һәм нарат гөмбәләрен җыярга яратам, аларны тозлап, маринадлап, кыздырып тәмлекәйләр әзерлим һәм дус-туганнарны сыйлыйм. Шулай ук мәтрүшкә, чамбыр кебек файдалы үсемлекләр җыеп, үлән чәйләре ясыйм. Бу белемнәр миңа әтиемнең дәү әнисеннән бирелгән. Ул озын гомерле булган, йөз елдан артык яшәгән. Гаиләбездә берәрсе салкын тиеп, чирләп китсә без антибиотиклар, дарулар урынына ешрак халык дәвалау чараларын, кара әнис мае һәм чәен, шулай ук бал продуктларын куллануны кулай күрәбез. Әйткәндәй, минем балачакта безнең өйдә балдан башка татлы ризыклар булмый иде.

— Гаиләгез белән дә танышып үтик.

— Ике балам бар. Улыма быел 25 яшь тула, ул инде үзаллы тормыш белән яши, гаиләле. Хатыны белән икесе дә медиклар. 4 яшьлек улларын тәрбиялиләр. Оныгым — тормышыбызның яме, бәхет кояшыбыз!

Быел 7нче классны тәмамлаучы кызым да уңышлары белән куандырып тора, ул — минем горурлыгым, 5 яшеннән бию түгәрәгенә йөри, 1нче сыйныфтан гел бишлегә укый, олимпиадаларда катнашып, югары нәтиҗәләргә ирешә, шулай ук телләр (инглиз, татар, башкорт) өйрәнә. Балаларым омтылган максатларына ирешер, сайлаган һөнәрләре буенча җәмгыятькә лаеклы кешеләр булырлар дип ышанам

Нәтиҗә ясап әйтсәк, бүген мин бәхетле әни, дәү әни, бианай да. Киләчәктә исә, Алла боерса, бием булырга да мөмкинлек бар.

— Сезнең гаиләдә нинди традицияләр бар?

— Барлык дәүләт бәйрәмнәрен, туган көн кебек истәлекле вакыйгаларны туганнар, балалар-оныклар бергәләп җыелып билгелибез. Мөселман бәйрәмнәрен олылап үткәрергә тырышабыз, корбанлык чалдырып, мохтаҗларга таратабыз, Коръән ашлары үткәрәбез. Бу дәү әниләр, әбекәйләрдән үк килгән күркәм гадәт. Мондый бәйрәмнәрдә мотлак рәвештә милли ашлар әзерлибез. Менә әле яңарак кына шундый очрашуларның берсе булды. Мантый, бәлеш пешереп, мунчалар кереп, ял иттек.

— Сез уңышлы җитәкче, кайгыртучан әни, яшь һәм матур дәү әни дә. Ә сез нинди хуҗабикә икән? Гаиләгезне тәмлекәйләр белән сыйларга яратасызмы?

— Аш бүлмәсе — ул хатын-кызның икенче «эш кабинеты». Биредә бөтен фантазияне кушып, тәмле нигъмәтләр пешерәсең. Мин аеруча бәлеш, кыздырылган каз, гөбәдия, бишбармак кебек ризыкларны әзерләргә яратам. Аш-су осталыгына әниемнән, дәү әниләремнән, апа-әбиләрдән өйрәндем. Әнием мине нечкә генә итеп токмач кисәргә, үзенчәлекле формадагы пилмән ясарга, әбекәй исә бәлешне дөрес итеп әзерләргә өйрәтте. Бу белем-күнекмәләр буыннан-буынга тапшырыла килгән һәм алда да дәвам итә. Бер уңайдан хезмәт тәрбиясе турында да сөйләп үтәсем килә. Минем әти-әниләр бакча эшләрен бик ярата. Без кечкенәдән җирдә эшләп үстек. Икенче яктан нәнәемнәр күп итеп мал-туар тотты. Аларга да булыша идем.

Бүген гаиләбез белән Нарышта, шәһәребезнең йөрәге булган йөзенче скважинадан ерак түгел үз йортыбыз белән торабыз. Үз участогыбыз бар, анда бәрәңге, кәбестә, кишер, чөгендер, помидор-кыяр һәм башка яшелчәләр, бөтнек, петрушка, әнис, базилик, кориандр кебек тәмләткечләр үстерәбез, кайнатма-салатлар әзерлибез. Шулай ук мин чәчәкләр белән булашырга бик яратам. Төрле сортлы гүзәл розаларны бакчада да, өйдә дә үстерәм.

— Һәркемнең нинди дә булса хыялы була. Сезнең дә күңел түрендә йөрткән хыялыгыз бардыр?

— Безнең яугирләр җиңү яулап, җир йөзендә тынычлык урнашсын иде, дип телим.

— Розанна Нургалиевна, кызыклы әңгәмәгез өчен зур рәхмәт, сезне һәм шәһәребезнең барлык гүзәл затларын язның тәүге бәйрәме — Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итәбез. Тормышыгыз яхшылык һәм яктылык, мәхәббәт, якыннарыгызның күңел җылысы һәм игътибары белән тулып, йөзләрегез һәрчак елмаюдан яктырып, нурлар чәчеп торсын!

 

Лилия ГАБИТОВА
Фото гаилә архивыннан

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: