Туган як
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнекеләрне бел
7 март 2023, 15:08

Бер-берегез өчен фәкать, яралгансыз!

Язның беренче көннәрендә республикабызда Башкорт гаиләсе көне билгеләп үтелә.  

Бер-берегез өчен фәкать, яралгансыз!
Бер-берегез өчен фәкать, яралгансыз!

Әлеге күркәм бәйрәм Башкортстанда 2017 елдан башлап Бөтендөнья корылтае (конгрессы) тәкъдиме белән гамәлгә куелган.

Агымдагы елда, гадәт буенча, Октябрьский шәһәрендә Башкорт гаиләсе көненә багышланган чаралар оештырылды. Никахлашу сараенда, мәсәлән, 16 ел тату, бәхетле гомер кичерүче Вилдан һәм Наза Юмагуловлар гаиләсен тәбрикләделәр. Нәркәс, Таңчулпан, Мәрьям исемле өч гүзәл кызларын тәрбияләүче тату пар гаиләләре тарихы, гореф-гадәтләр һәм бәхетле тормыш итү серләре белән бүлеште.

Вилдан Фуат улы Уфа дәүләт нефть техник университетын тәмамлаган, инженер белгечлегенә ия. Бүгенге көндә ул бик җаваплы вазыйфада — «ОЗНА-Измерительные системы» җәмгыятенең генераль директоры булып эшли. Предприятиедә 2016 елдан мәшгуль, башта мобиль сервис хезмәте директоры булган.

Сөекле хатыны Наза Айдар кызы белән танышуларына килгәндә, алар бала чактан ук бер-берсен беләләр булып чыкты.

— Мин сезгә хәзер бер кечкенә сер ачам, — дип сөйләп үтте Вилдан Фуатович. — Без хатыным белән бик күптән таныш, бер-беребезне инде утыз ел беләбез. 1нче сыйныфтан бер мәктәптә укыдык. Университет тәмамлагач, гаилә корып җибәрдек, өч кызыбыз туды. Әйтергә кирәк, Русия төбәкләре буйлап күп йөрдек. Астрахань, Төмәндә яшәдек. Октябрьскийда төпләнгәнебезгә инде җиде ел булды.

Тормыш иптәшенең сүзләренә Наза ханым да кушыла: «Балаларга исемнәрне җисеменә туры китереп, ихласлап сайладык, — ди ул. — Мәхәббәтебезнең беренче татлы җимеше — олы кызыбыз Нәркәс, ул бик нечкә күңелле, зирәк акыллы, яхшы укый. Уртанчыбыз вакытыннан нык иртә туды. Шуңа аңа Таңчулпан дип исем куштык. Иртәнге йолдызыбыз ул. Кече кызыбыз — Мәрьям. Аңа бу исемне Айрат үзен кечкенәдән тәрбияләгән дәү әнисе хөрмәтенә кушты. Ул Гафури районында яшәде, озын гомерле булды, 103 яшькә кадәр җитте».

Юмагуловлар гаиләсе мөселман дине кануннарын саклап яши, балаларын гореф-гадәтләргә ихтирамлы мөнәсәбәттә тәрбиялиләр.

— Халкыбызда аеруча игътибарга лаек өч йола бар, — дип билгели Наза Айдар кызы. — Беренчесе: бала тугач, әти-әниләрне, туган-тумачаларны чакырып, мулладан исем куштыру. Икенчесе: никах. Аллаһы боерса, үсеп буйга җиткәч кызларыбызга да никахлар укытырбыз, дип өметләнәбез. Өченчесе: адәм баласы фани дөньяны ташлап киткәч үткәрелә торган соңгы туй. Без ел саен үзебезнең әрвахларга Коръән укытабыз.

Мәкаләбез каһарманнарының матур гаилә традицияләре дә бар.

— Без җәйләрен бергәләп туып-үскән якларыбызга кайтып, берничә көн су буенда палаткаларда яшибез, — ди Наза ханым. — Балалар су керә, урманда йөри, җиләк-җимеш, чәчкәләр җыя. Кичләрен тәмле ризыклар әзерләп, табын корып, әкиятләр, кызыклы очраклар турында сөйләшеп утырабыз. Цивилизациядән читтә, борынгы әби-бабаларыбыз кебек саф һавада, табигать кочагында яшәп карау өчен кулай мөмкинлек бу. Тагын бер гадәтебез — ул әти-әниләргә кайтып, балалар өчен Яңа ел бәйрәме оештыру. Төрле костюмнарга киенеп, уен-бәйгеләр үткәреп, җырлап-биеп күңел ачабыз. Бу традицияне минем дәү әнием уйлап тапкан. Аның оныклары бик күп булды. Ел саен 1 гыйнварда барыбыз да җыелып, авылга кайта, чыршы янында матур бәйрәм оештыра идек. Ә инде иң күп балл җыючыларга бүләкләр таратыла, бу безне киләчәктә тагы да тырышыбрак укырга өндәү чарасы булгандыр.

Үзебез алган белем-күнекмәләрне балаларга тапшыра барабыз. Мин пешеренергә бик яратам. Бу эшкә бала-чаганы да җәлеп итәргә тырышам, чөнки кызлар бәләкәйдән үк аш-су осталыгына өйрәнеп үсәргә тиеш. Беребез табак-савыт юа, икенчебез эчлекне, яшелчәләрне әзерли, өченчебез камыр белән булыша. Милли ашлардан аеруча зур бәлеш пешерергә яратабыз. Безнең авылда тутырма дип аталган ризык популяр иде. Бу ризыкны да бергәләп әзерлибез. Ул казылыкка охшаган, әмма аннан аермалы буларак ат итеннән түгел, ә олы малныкыннан ясала. Кул эшләре белән дә шөгыльләнәм. Узган елда конкурста катнашканда кызларымның чәчләренә үрергә матур тасмалар тектем. Шулай ук «харауыс» дип аталучы бизәкләп чигелгән баш киеме әзерләдем. Кызлар да миннән күреп кул эшләренә кызыксыну күрсәтә.

Чараны алып баручылар Юмагуловларга традицион матур йола — учактагы утны кабызу йоласын башкарырга тәкъдим итте. Аннан соң ир белән хатын балаларына теләкләрен җиткерде.

— Кызларым, бәхетле булыгыз, тырышып укыгыз, дөньяны танып-белегез, яңа биеклекләргә омтылыгыз, — диде Азат Фуат улы.

Наза ханым исә тәү чиратта сәламәтлек, иминлек теләде. «Киләчәктә үзегезгә туры килгән, күңелегез кушкан һөнәрне үзләштереп, яхшы белгечләр булуыгызны, үрнәк гаилә коруыгызны, тормыштан ямь-тәм табып яшәвегезне телим. Бар эшләрегез дә уң булсын!», — диде әни кеше.

Балалар да җавапсыз калмады, якын кешеләренә матур теләкләрен җиткерде: «Кадерле әниебез, һәрвакытта да шундый яшь, матур булып кал! Әтиебез, сәламәт бул, ешрак эшкә йөре, арма! Дус-тату, үзара аңлашып яшәгез. Бер-берегезне хөрмәт итеп, каршылыкларга юлыкмыйча, озын-озак гомер итегез».

Шәһәребез иҗатчылары — танылган курайчы Айрат Шәймөхәммәтов һәм «Ынйылар» башкорт халык вокаль ансамбле чыгышы гаилә көненә матур бүләк булды.

Вилдан Фуат улы һәм Наза Айдар кызын, шәһәребездә гомер итүче барлык гаиләләрне күркәм бәйрәм белән тагын бер тапкыр котлап, имин тормыш, сәламәтлек, балалар бәхете теләп калабыз!

 

Лилия ГАБИТОВА,
Автор фотосы

 

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: