Туган як
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнекеләрне бел
22 февраль 2023, 14:44

«Баламның савыгуына өмет итәм…»

Октябрьскийда яшәүче 6 яшьлек Елизавета Яппаровага ярдәм кирәк.  

«Баламның савыгуына өмет итәм…»
«Баламның савыгуына өмет итәм…»

Лиза һәм аның әнисе —  Алена Шопорева белән без махсус хәрби операция зонасындагы якташларга значоклар әзерләү буенча осталык дәресендә таныштык.

Кечкенә кызчыкның олы апалардан кабатлап, матур кызыл чәчәк ясавын читтән генә сокланып күзәтәм. Бу арада Алена ханым миңа сүз куша. Лиза куркыныч авыруга дучар икән. Аңарда — катлаулы йөрәк чире (порок сердца).

«Сабыем белән бала тудыру йортыннан чыкканда аның сәламәтлегендә тайпылышлар булу мөмкинлеге уйга да килмәде, — ди Алена. — Поликлиникада карантин булуы сәбәпле, чираттагы тикшерүгә Лизаның ике айлык чагында гына эләктек»… Нәкъ шул вакытта, очраклы рәвештә диярлек, ачы хакыйкать ачыла. Хирург тикшерүендә табиб гаҗәпләнеп: «Сез учетта торасызмы? Балагыз зәп-зәңгәр бит!», — ди.

Табиб кабинетыннан ничек чыкканын Алена ханым томанлы гына хәтерли. «Беренче минутларда көчле шок халәте кичердем, диагнозга ышанасы килмәде, — ди ул. — Күңелне бары тик бер сорау бораулады: ни өчен мондый хәл безнең гаилә белән булды?». Сабыеңның җитди авыруга дучар булуы ачыкланып, аның чын мәгънәсендә яшәү өчен көрәшүе турында белү әни кеше өчен иң зур сынаудыр ул. Аленаның да баласы өчен ничек өзгәләнүен күреп, йөрәк тетрәнмичә калмый.

Әмма аяусыз чынбарлык озын-озак хәсрәтләнеп-елап утырырга ирек бирми. Тиз арада педиатрдан УЗИ тикшерүенә юллама алалар. Аның нәтиҗәләре буенча Уфага юлланалар. Республика дәваханәсендә бер көннән нәни Лизаны реанимациягә салалар. Үлемечле авыру инде сабыйның йөрәген нык какшаткан була. Диагноз гади тел белән әйткәндә түбәндәгечә яңгырый: йөрәктәге артерия һәм вена каны перегородкадагы дефект аркасында берләшкән карынчыкларда кушылып, уң карынчыктан берьюлы зур һәм кече кан әйләнешенә юнәлтелә. Кислород җитешмәүдән ике ай эчендә баланың бөтен органнарына зыян килә, үпкәләрдәге басым исә критик дәрәҗәдә була.

Бер-берсенә охшаш көннәр башлана: бихисап тикшерүләр, анализлар тапшыру, дәвалау чаралары билгеләү. Һәм операция көтү…

Лиза Яппарова авыру ачыкланган вакыттан инде өч паллиатив (авыруны җиңми, дәваламый, ләкин вакытлыча җиңеләйтә торган) хирургик тыкшыну кичергән. Бу — үпкә артериясен тарайту, Глен һәм Фонтен операцияләре.

«Беренче операция алты сәгать дәвам итте, — ди әңгәмәдәшем. — Бер атна реанимациядә ятканнан соң кызымны, ниһаять, минем янга күчерделәр. Аны бик сагынган идем, әмма шунда ук кочагыма алалмадым, чөнки йөрәккә операциядән соң бик сак булу кирәк. Лиза операцияне уңышлы кичергәч сөенүемне күрсәгез. Кечкенә булса да тормышындагы шундый катлаулы чорны олыларча сабырлык белән үткәрде ул. Нәкъ шул вакытта аның сәламәтлеге һәм гомере өчен ахыргача көрәшергә тиешлегемне аңладым. Балам шундый авырлыкларны күтәрә алгач, димәк, мин дә моны булдыра алачакмын, дигән ышаныч туды».

Җиде айдан бу хәлләр тагы кабатлана: 7 сәгатьлек операция, реанимация. Өченче операция исә сигез сәгать бара, аннан соң Лиза ике тәүлек реанимациядә була. «Сабыемны палатага илткәндә ул карашы белән мине эзләде, — ди Алена. — Аны шәфкать туташлары уратып алганга, мин кулымны гына сузып, нәни учына үземнекен куйдым… Бу юлы Лиза озак һәм авыр тернәкләнде. Табиблар йөрергә кирәклеген әйтсә дә ул урыныннан торырга, селкенергә дә куркып ятты. Баламны җайлап кына коляскага утырырга күндердем һәм коридор буйлап йөртеп кердем. Шуннан ул кыюсыз гына беренче адымнарны ясады һәм без тернәкләнүгә таба юл алдык…».

Фонтен операциясе гомерне коткара һәм озайта, әмма ул йөрәкне сау-сәламәт итми. Аңардан соң Лизаның хәле яхшырса да, берникадәр вакыттан тагы начараеп китә. Кан тамыры һәм үпкә артериясендә обструкция башлана, бу үз чиратында карынчыклар тышчасы калынаюга китерә. Моннан тыш иң куркыныч өзлегү — аксым җитешмәүгә бәйле энтеропатия барлыкка килә. Әлеге халәткә дучар булган пациентлар ун ел да яшәми. Фонтен операциясен кичергәннәргә киләчәктә бер генә юл кала — ул донор йөрәген күчереп утырту. Бу хәбәр нәни кызчыкның әнисен тагы шок хәлендә калдыра. Русиядә балаларга донор әгъзасы күчереп утырту тыела. Трансплантацияләү 18 яшьтән генә мөмкин. Гомумән алганда, бу бик катлаулы гамәл, донорны күпме көтәргә булачагы да, чит йөрәкнең ялганып китү-китмәве дә билгесез.

«Бүген Лизаның торышында яхшы якка үзгәреш юк, — ди Алена. — Киресенчә, аңарда тын кысылу, хәлсезлек һәм башка катлаулыклар күзәтелә. Авыруы аркасында балалар бакчасына да йөри алмый. Уйнарга бик яратса да тиз арый, хәле китә. Апасы белән өйдә уйнаганда «мин утырып торам әле», дип еш кына ялга туктый. Олы кызыма 10 яшь, ул 12нче мәктәптә укый. Минем иң зур ярдәмчем ул. Интернетта социаль челтәрләрдә сурәтләр эшли, башка мәгълүматны урнаштыра. Бу гамәлләрне YouTube каналындагы видеоязмалардан карап өйрәнде».

Аленаның сабые тулыканлы тормыш белән яшәсен иде, дип юраган ихлас теләкләре кабул булгандырмы, ул үзләренә өмет бирердәй мәгълүматка тап була. Boston Children's Hospital клиникасы табибы Педро Дель Нидо турында чын могҗиза тудыруга сәләтле белгеч, дип сөйлиләр. Ул бик күп балаларны дәвалаган, алар арасында русиялеләр дә бар. Кардиохирурглар бригадасы белән берлектә табиб иң катлаулы, өметсез саналган очракларга да алына һәм уңай нәтиҗәгә ирешә. Педро Дель Нидо белән элемтәгә кереп, Лизаның авыру тарихы белән таныштыргач, ул аңа радикаль коррекция ысулы белән ярдәм итеп булачагына ышандыра. Бу очракта Никайдо яки Растелли операцияләре эшләнә. Алар башкару техникасы белән генә аерыла һәм йөрәкнең дөрес анатомиясен тергезү мөмкинлеге бирә, бу исә Лизаның гомерен коткарачак, ул да башка яшьтәшләре кебек балалар бакчасына, мәктәпкә йөри, дуслары белән уйный, йөгерә, гомумән, гадәти тормыш алып бара алачак. Әлбәттә, чит илдә дәвалануга квота юк. Шуңа күрә медицина тыкшынуы өчен акчаны «Алеша» хәйрия фонды ярдәмендә җыялар. Әмма моннан тыш өстәмә чыгымнар да бар (виза алуга документлар рәсмиләштерү, башта Казахстанга, аннары Бостонга очу өчен билетлар сатып алу, трансфер, торак арендалау, дару препаратлары һ. б.). Гомумән алганда, миллион ярым сум акча кирәк. Аңлашылуынча, гаилә мондый чыгымнарны үзаллы гына күтәрә алмый. Лизаның әнисе битараф булмаган барлык кешеләргә дә ярдәм сорап мәрәҗәгать итә.

Гаиләгә булышырга теләүчеләр өчен исәп-хисап реквизитлары:

Получатель: ШОПОРЕВА АЛЕНА НИКОЛАЕВНА

Номер счета: 40817810006460331230

Банк получателя: БАШКИРСКОЕ ОТДЕЛЕНИЕ N8598 ПАО СБЕРБАНК

БИК: 048073601

Корр. счет: 30101810300000000601

ИНН: 7707083893

КПП: 027802001

Акча күчерү өчен карта номеры: 2202 2061 0400 2865 (+7(937)4928-775, Алена Николаевна Ш.).

 

Лилия ГАБИТОВА

 

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: