Туган як
+1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнекеләрне бел
1 февраль 2023, 16:18

Хезмәте барның — хөрмәте бар

Октябрьский шәһәреннән Садыйковлар династиясе җылылык энергетикасы тармагында 428 ел хезмәт куя.  

Хезмәте барның — хөрмәте бар
Хезмәте барның — хөрмәте бар

Башкортстан Республикасы Башлыгы карары белән 2022 ел «Һөнәри белем бирүне модернизацияләү, лаеклы хезмәт шартлары һәм хезмәт династияләре елы» дип игълан ителгән иде.

Шул форсаттан «Бердәм Русия» партиясенең җирле бүлеге «Башкортстан Республикасының хезмәт династияләре» исеме астында бәйге оештырды. Чарада катнашучылар арасында безнең шәһәрдән Садыйковлар гаиләсе булуы һәм аларның «Иң борынгы династия» номинациясендә мактаулы икенче урынга чыгуы безнең өчен зур горурлык булды. Әлеге уңайдан тантанада катнашкан гаилә әгъзалары — Зифа Әминева һәм Люция Әхмәтшина (икенче фотода) Башкортстан Башлыгы, «Бердәм Русия» партиясенең төбәк бүлеге сәркатибе Радий Хәбиров кулыннан шәхсән бүләк кабул итеп алдылар.

Намус һәм тугрылык

Октябрьскийның «Теплоэнерго» җәмгыятендә озын һәм озак еллар хезмәт куючы Садыйковлар династиясе вәкилләре белән «Туган як» гәзите якыннан танышты.

— Традицияләрнең дәвамчанлыгы, гомуми эштә катнашу һәм һөнәрманлык — безнең хезмәт династиясенә нәкъ менә шушы сыйфатлар хас. Ата-аналардан соң предприятиегә балалар килгәч, гадәттә, буыннар бер-берсен эш урынында алмаштыра, шул рәвешле предприятиенең горурлыгы һәм таянычы булып, хезмәт династияләре барлыкка килә. Үз предприятиеңә булган тугрылык безнең Садыйковлар гаиләсе өчен дә гадәти күренеш, — дип сүз алды Зифа Әнүр кызы.

Садыйковлар — тамырлары белән авылга барып тоташа. Өч ир туган Гамир, Әмир, Әнүр һәм кыз туганнары Әсһәдия Ырымбур өлкәсенең Ибрай авылында дөньяга килә. Гаилә үзара тату, бердәм булуы белән аерылып торган. Ата-бабалардан бирелгән бер-береңә карата ихласлылык һәм хөрмәт хисе кебек сыйфатлар хәзер дә буыннан-буынга тапшырылып килә. Әлбәттә, эшкә бирелгәнлек һәм намус — Садыйковлар династиясенең төп бизәге.

— 1965 ел. Октябрьскийда җылылык челтәрләре барлыкка килгән чор. Яшь оешмага беренче булып Әмир абый килеп урнаша. Механик остаханәсендә газ һәм электр белән эретеп ябыштыручы булып 35 ел хезмәт куйган өлкән туганыбыз Хезмәт Даны ордены һәм күп сандагы башка төрле бүләкләр белән билгеләнде, — дип сөйләшүебезне дәвам итәбез Зифа ханым белән.

Әмир Хәбибулла улы әкренләп башка бертуганнарын да шәһәргә җәлеп итә. Җылылык челтәрләре оешып эшли башлауга ике ел булганда, ремонт-төзелеш участогына Гамир Хәбибулла улы эшкә керә. Ул биредә балта остасы булып 34 ел хезмәт куя.

Өлкән абыйлары үрнәгендә 1968 елда предприятиегә үз бәхетен эзләп энеләре Әнүр Садыйков та килә һәм эретеп ябыштыручы булып 33 ел эшли. Биш елдан соң сеңелләре Әсһәдия җылылык челтәрләрендә эш таба. Аның хезмәт стажы — 21 ел.

— Безнең әниебез Вәсимә Габидулла кызы җылылык энергетикасы тармагына 38 ел гомерен багышлаган шәхес. Шул дәвернең 22 елын ул баш хисапчы булып эшләде. 70 яшендә генә эштән туктаган кадерле кешебезнең язмышы җиңелләрдән булмады. Тумыштан инвалид булган энебезне ул 52 ел тәрбияләп яши. Нәкъ менә аның кайгыртучанлыгы, сабырлыгы һәм максатчанлыгы аркасында гына туганыбыз бүген дә безнең арада — Зифа ханым дулкынлануын яшереп кала алмады.

Садыйковлар династиясе «Теплоэнерго» җәмгыятен «безнең предприятие» дип авыз тутырып әйтә ала! Биредә Гамир һәм Әмир Садыйковларның хатыннары Фәйрүзә Закировна һәм Рәзифә Мортазиновна казан җиһазлары операторлары булып эшли. Алар икесенә бергә 37 ел хезмәт стажына ия. 1979 елда Әсһәдия Хәбибулла кызының ире — Мирхәтим Шәйхуллович та биредә үзенең күңеленә хуш килгән эшне таба. «Машина йөртүче булып эшләгән җизнәбез «Хезмәттәге фидакарьлек өчен» медале белән хөрмәтләнде», — дип горурлык хисе белән сөйли гәзитебез кунагы.

Шунысын да билгеләп узарга кирәк, Садыйковлар династиясе вәкилләре, предприятие оешкан дәвердә, үз вазыйфаларын үтәүдән тыш, башка эшчеләр белән беррәттән, ял көннәрендә, «Теплоэнерго» җәмгыяте биналарын төзүгә дә үз өлешен кертә. Әлеге корылмаларга аларның да кул җылысы салынган.

Буыннар бәйләнеше

Киләчәккә һөнәр сайлау соравы килеп тугач, Садыйковларның балалары артык озак уйланып тормый. Алар әти-әни юлын дәвам итүдән дә яхшысы булмаячак, дигән фикергә килә. Октябрь-скийның коммуналь-төзелеш техникумын тәмамлаган Зифа Әнүр кызы җылылык челтәрләренә техник, Фәния Гамир кызы — лаборант булып урнаша. Гаилә традициясен Әнүр аганың оныгы Денис та дәвам итә. Хәрби хезмәткә чакырылганчы ук биредә хезмәт чирканчыгын алган егет 2014 елда «Теплоэнерго»га әйләнеп кайта. Бүген ул 15 санлы котельный хезмәтчәне.

Предприятиедә хисапчы булып эшләүче Люция ханым Әсхәдия һәм Мирхәтим Әхмәтшиннарның кызлары. Турыдан-туры үз бурычларын җиренә җиткереп үтәүдән тыш, Люция Мирхәтимовна кызы Наилә белән предприятиенең җәмәгать һәм спорт тормышында да актив катнаша, дип канәгатьлек хисе белән сөйли алар турында туганнары.

Буыннар бәйләнешен кода һәм кодачалар да дәвам итә. Әйтик, Рәзифә Мортазиновнаның бертуганы Зәкәрия шәһәрнең җылылык челтәрләрендә 34 ел эшләсә, аның хәләл җефете Рүзия Сәхиулла кызы 37 ел эшли. Ә менә Вәсимә һәм Әнүр Садыйковларның кызлары Зифаның ире Игорь Әминев 3 санлы котельныйда 32 ел хезмәт куя. Аның әнисе Людмила Васильевна — «Теплоэнерго» җәмгыятенә нигез салучыларның берсе — 1965 елда ук эшкә килә, әтисе Азат Шәфыйк улы әлеге оешма белән язмышын 1995 елда бәйли. Әминевларның гына да гомуми хезмәт стажы 96 ел тәшкил итә.

— Садыйковлар династиясе вәкилләре көн үтсенгә дип кенә эшләп йөрүчеләрдән түгел. Алар үз предприятиеләренә бөтен барлыкларын багышлаган шәхселәр. Әлеге гаилә әгъзалары эшләгән еллар җәмгыятьтәге төрле авыр дәверләр — үзгәртеп кору, торгынлык, икътисадый кризис еллары белән тәңгәл килде. Катлаулы булган һәр чорны алар коллектив белән бергә кичерде. Аның якты киләчәгенә зур ышаныч белән карады. Садыйковлар бүген дә үзләренең фидакарь хезмәтләре белән пред-приятиенең терәге һәм ышанычы булып тора. Ата-ананы хөрмәт итү, аларның тәҗрибәсен кабул итеп алу, тирә-юньдәге кешеләргә игътибарлы караш, ярдәмчеллек — болар барысы да әлеге династияне бизи торган төп сыйфатлар, — дип билгеләп үтте «Теплоэнерго» җәмгыяте директоры Андрей Купавых.

Илмира ГАЛИЕВА

 

Автор:Ильмира Галиева
Читайте нас: