Туган як
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнекеләрне бел
25 гыйнвар 2023, 16:37

Бик теләсәң, хыялларга ирешеп була!

25 гыйнварда илебездә Русия студентлары көне билгеләнә.  

Бик теләсәң, хыялларга ирешеп була!
Бик теләсәң, хыялларга ирешеп була!

Яшьлек, романтика һәм өметләр бәйрәме уңаеннан студентка, активистка һәм гүзәл кыз — Яна Арутюновна Тамразян турында язарга телибез.

Яна Октябрьский коммуналь-төзелеш колледжының 2нче курсында «Күп фатирлы йорт белән идарә итү, хезмәтләндерү һәм эксплуатацияләү» белгечлеге буенча укый. Сәләтле кыз «дүртле», «бишле» билгеләренә генә өлгәшә, моннан тыш ул көллият тормышында актив катнаша, сәнгать җитәкчесе вазыйфасын башкара, иҗади конкурсларда чыгыш ясап, бүләкле урыннар яулый.

— Яна, син кайда туып-үстең, мәктәп, балачак елларың ничек үтте?

— Мин тумышым белән Әрмәнстаннан. Бер яшьлек чагымда әти-әниләрем Башкортстанга күченеп кайткан. Шул вакыттан бирле Октябрьскийда яшибез. Мәктәптә мин бик актив булдым, олимпиада-бәйгеләрдә даими катнаштым. Укудан тыш бию белән шөгыльләндем, концерт-бәйрәмнәрдә чыгыш ясый идем. Сәнгать дөньясына мәхәббәтне әнием тәрбияләде. Алты яшьтә ул мине Балалар һәм үсмерләр иҗаты сараена бию түгәрәгенә бирде. Анда Наталья Белова җитәкчелегендә осталыкны үстердем. Беренче остазыма бик рәхмәтлемен, бию сәнгате тормышымның аерылгысыз өлешенә әверелүенә ул сәбәпче булды.

Иҗаттан тыш тагын бер мавыгуым бар: ул телләр өйрәнү. Мәктәптә аеруча рус теле һәм әдәбиятын ярата идем. Яттан шигырь сөйлим, үзем дә иҗат итәм. Бүген мин әрмән

һәм урыс телендә аралашам. Башкорт, татар, алман телләрен өйрәнәм.

— Коммуналь-төзелеш колледжына укырга керүең ничек булды? Йортлар идарәчесе — шактый җитди юнәлеш, нигә нәкъ әлеге һөнәрне сайладың?

— Дөресен әйткәндә, бу очраклы булды. Көллияттә яңа белгечлек ачылган вакыт иде ул. Һәрвакыт ниндидер яңалык эзләгән күңелем мине шушы һөнәргә алып килде. Һәм моңа бер тапкыр да үкенмәдем. Киресенчә, ОКСКда уку үземдә тагы да күбрәк сәләтләрне ачарга мөмкинлек бирде.

— Беренче курс — иң авыры, диләр. Көллият белән тәүге танышлык ничек булып истә калган?

— Мин бу чорны мөстәкыйль тормышка аяк басу кебек кабул иттем: син инде ата-ана канаты астыннан чыккан, үз гамәлләрең өчен үзең җавап бирәсең. Һәм аңа хас булган катлаулыклар белән очраштым: беренче көннәрдә хәтта укырга барасы килми иде, күңелдә борчылу, курку хисләре... Әмма берәр атнадан инде бу шикләремнең урынсыз булуын һәм дөрес сайлау ясавымны аңладым. Көллияттә мине тагы да зуррак мөмкинлекләр, кызыклы вакыйгалар көткән икән…

— Кайсы укытучы күңелеңдә иң зур эз калдырды?

— Безнең колледжда студентларның сәләтен ачу, үстерү өчен зур тырышлык куючы кешеләр эшли. Класс җитәкчесе һәм тәрбия эше буенча мөдир Оксана Забигуллинага рәхмәтлемен. Без аның белән бердәм булып эшлибез, гел алга, яңа биеклекләргә барабыз!

— Иҗади эшчәнлек турында сөйләп үтсәң иде.

— Узган елда мин «Студентлар миссы» титулын яуладым. Оештыручы әлеге бәйгедә көч сынарга тәкъдим иткәч, баш тартмадым. Өстәвенә, тәҗрибәм дә бар. Мәктәптә мин «Ел лидеры» конкурсында катнашып, «Иҗади шәхес» номинациясендә билгеләнгән идем. «Студентлар миссы» бәйгесе бәйрәмнәр алдыннан оештырылды. Шуңа күрә аңа әзерләнергә вакыт та булмады. Әмма элеккеге тәҗрибәгә бүгенге белем-осталыкны кушып, югары нәтиҗәгә ирешә алдым.

Быел исә «Ел студенты» конкурсының республика этабына узып, өченче урынга лаек булдым. Бу бәйгедә үзең турындагы бәянне видеоязма һәм презентация рәвешендә эшләргә кирәк иде. Жюри бәясендә укудагы уңышлар, иҗтимагый эшчәнлек, иҗади сәләт тә исәпкә алынды. Көллиятнең данын яклаучы буларак, бүләкле урын яуласам ярар иде, дип нык борчылдым. Үземнең мөмкинлекләргә, сәләткә ышаныч дулкынлануны җиңәргә һәм лаеклы чыгыш ясарга булышты.

— Син бүген студент кына түгел, үзең дә остаз. Сәнгать җитәкчесе буларак тәҗрибәңне сөйлә әле.

— Мин мәктәп елларында ук хореограф (бию сәнгате белгече) булырга хыяллана идем. ОКСКда иҗаттан ерак торган белгечлек буенча укысам да, нәкъ биредә балачак хыялын тормышка ашыру мөмкинлеге туды. Хәзер мин хореография студиясен җитәклим. Киләчәктә исә үземнең биюләр мәктәбен ачарга телим. Анда йөрүчеләр классик, заманча рус, әрмән һәм башка халыклар биюен өйрәнә алачак.

— Синең өчен нәрсә мөһимрәк — укумы әллә көллиятнең иҗтимагый тормышында катнашу, иҗат итүме?

— Бу юнәлешләр бер-берсен тулыландыра, шуңа күрә аларны аерып карау, берсе икенчесеннән мөһимрәк дип әйтү дөрес булмаячак. Әлбәттә, барысына да өлгерү җиңелдән түгел, әмма яраткан эш белән шөгыльләнү көч-куәт бирә. Миңа бер юнәлеш кенә кызык түгел, һәрвакыт яңалыкка омтылам.

— Уку, иҗат итү, конкурслар — ял итәргә мөмкинлек каламы соң?

— Дөресен әйтергә кирәк, мине әти-әнием өйдә юньләп күрми дә. Әз генә буш вакыт булса, аны гаиләгә багышлыйм. Минем энекәшем бар, ул грек-рим көрәшенә йөри. Иҗатка да битараф түгел, шигырьләр укырга ярата. Апа кеше буларак, аңа телләрне өйрәнүдә һәм башка эшләрдә булышам.

— Әңгәмәбез ахырында бәйрәм уңаеннан теләкләр һәм студентларга киңәшләр ишетәсе килә.

— Егетләр-кызларның барысына да сәламәтлек, сабырлык, имтиханнарны яхшы билгеләргә тапшыруны телим! Һөнәри белем алу — мөстәкыйль тормышта үз сукмагыңны табарга булышучы нигез ул. Шуңа күрә үзгәрешләрдән, экспериментлардан курыкмаска, вакытым юк яки минем кулдан килми, дип хыяллардан баш тартмаска кирәк. Үз-үзеңә ышаныч булса, яраткан эшеңне дә табасың, максатларга да ирешәсең!

Автор:Лилия Габитова
Читайте нас: