Туган як
+19 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнекеләрне бел
18 гыйнвар 2023, 16:05

Тормыш мәктәбе нык булырга өйрәтә

Зает бистәсендә гомер итүче Сәбилә Шәйхвәли кызы Гарипова йортында бүген моңлы азан яңгырый — үзенең олуг юбилее — 90 яше хөрмәтенә хезмәт ветераны Коръән мәҗлесе уздыра.

Тормыш мәктәбе нык булырга өйрәтә
Тормыш мәктәбе нык булырга өйрәтә

Балачак чоңгылы

Ике гасыр шаһиты булган шәхесләр белән очрашыр алдыннан бертөсле дулкынлану кичерәсең. Егерменче гасырның ачлык һәм ялангачлыгын, дәһшәтле сугыш афәтен үз иңнәрендә тойган кешеләр белән сөйләшкәндә, аларның аеруча сызлаулы булган күңел җепләренә кагылып, кан саркып торган яраларын тагын да яңартмас өчен, артык сораулар бирүдән тыелырга тырышасың. Асылда, тыңлаучыга әвереләсең һәм моннан бик еракта калган вакыйгалар чоңгылына кереп киткәнеңне сизми дә каласың.

— Балачак... Нигә кирәк ул андый балачак?! Булмаган булса, бәлкем, яхшырак та булыр иде. Ә бәлкем бер рәхәте, мең михнәте булган шул балачак безгә нык һәм көчле булып яшәр өчен нигез салгандыр да?

Әлбәттә! Сәбилә апа матур зәңгәр күзләренә тулган яшь тамчыларын шул арада юк итеп, калтырап алган тавышын тиз генә «йотып», йөзендә елмаю чаткылары кабызды. Никадәр ихтыяр көче! Ә бит гомер агышында аны сындырырдай, өметсезлеккә бирелердәй көннәр аз булмаган.

Кыз Шаран районының Зирекле авылында дөньяга килә. Әтисе Шәйхвәли ага белән әнисе Мәрҗәм түтәй хәлле кешеләр була. 1934 елга кадәр үзаллы яшәгән гаилә җир тота. Алар ике ат һәм ике сыер асрый.

— Инәй чыгышы белән Татарстаннан, хәзерге Ютазы районының Иске Каразирек авылыннан. Мулла нәселеннән булган кыз Бәйрәкә авылы мәдрәсәсендә җиде ел белем ала. 33 яшьлек әнисенең, безнең әбинең, алтынчы баласын тапканда, гомере өзелә. Бабай сәүдәгәр була. Гаиләдәге бөтен эш-мәшәкать инәй иңнәренә ята. Шул рәвешле, тормыш аны үзе батыр һәм көчле булырга мәҗбүр итә. Ул гомер бакый эшкә нык булды. Колхозга кушылгач та, җир җимертеп эшләде. Ялкаулыкны сөймәде. Алдынгылыкны бирмәде. Усаллыгы һәм таләпчәнлеге дә бар иде. «Торыгыз! Кояш чыкканчы йокламыйлар. Ризык бирмәс фәрештәләр», — дип сызылып таң атканда ук безне уятыр иде. Көн дә тәсбих әйтәбез. Бала-чага бит инде, йокы килә. Ләкин инәй әйткән сүз — безнең өчен кире каккысыз канун булды. Инәебез 94 яшенә җитеп мәрхүм булды. Соңгы көннәренә кадәр мөстәкыйль яшәде. Бакчадагы бәрәңгене бер ялгызы алып чыгар иде. Гомере буе дингә табынды. Гарәпчә дә, латинча да яхшы белде. Шуңа күрә безне дә кече яшьтән үк Ислам дине кануннарына өйрәтеп тәрбияләде, — дип хәтер йомгагын сүтә Сәбилә апа.

Уттан калмас...

Кызга алты яшь булганда, авылда, бар халык Сабан туенда күңел ачкан көнне, ут чыга. «Урамыбыз белән яндык. Күп кирәк мени? Җәйнең эссе көне. Тирә-якта салам түбәле каралты-кура, — дип сөйли гәзитебез кунагы. — Шулай, без ерак түгел күршеләрдә уйныйбыз. Карасак, каршы як ихатадагы абзарның түбәсен ут ялмап алган. «Шайтан килә», — дидек тә күрше балалары белән икенче бер урамда яши торган аларның әбиләренә торып йөгердек. Кичкә таба әйләнеп кайтканда, бакчадагы өянкеләр янында ни уйларга белми утырган әти белән инәй әле дә күз алдымда тора. Алты бала белән йорт-җирсез калган мәрхүмкәйләремнең ул вакытта нинди уй-хисләр кичерүен, Аллаһы Тәгалә үзе генә беләдер. Ярый әле беребезгә дә зыян килмәде. Бала кайгысыннан Ходай үзе саклагандыр инде. Аллага шөкер, маллар зарар күрмәде. Сыерлы көнем — сыйлы көнем, дип белми әйтмиләр. Оброгын түләргә, балаларны ашатырга кирәк. Нәкъ менә шул хайваннар асрап кына исән калдык без».

Төзәлмәс җан яралары

Гаилә зур тырышлык белән өр-яңадан йорт җиткереп керә. Инде тормыш эзгә төште дигәндә генә гаилә өстендә янәдән кайгы болытлары куера. Сәбиләдән кече булган сеңлесе, бер атна авырып, вафат була. Сабыен соңгы юлга озатырга урман кисәргә дип чыгып киткән әтисе генә кайтып җитә алмый. Мәрхүмәне бертуганнары җирли.

Ил белән килгән кара кайгы — Бөек Ватан сугышы да Шәйхвәли ага йортын читләтеп узмый. Сугыш Сәбиләнең туганнарын бер-бер артлы чүпли.

— Башта олы абыемны чакырттылар. Аннан соң мәктәпне тәмамларга гына өлгергән икенче ир туганымны алып киттеләр. Бераздан әтигә дә повестка китерделәр. Һәркайсын инәй бер капчык сохари әзерләп озатты. Ир туганнарымны шул китүдән башка күрмәдем. Кечкенәдән алар белән янәшә үскәнгәдерме, алар миңа бик якын булды. Абыйларым туп типсә, мин дә тибәм. Турникта уйнасалар, мин дә уйныйм. Курчаклы уйнап үскән бала түгел мин. Инәй мине табу белән дә кырга эшкә чыгып киткән. Мине, яңа туган сабыйны, шул олы абыйларым караган. Елый башласам, эткә арба тагып, шунда мине салып, урам буйлап чаптырып йөрткәннәр. Күршедә генә яшәгән кендек әбисе: «Бу бала исән калса, могҗиза булачак», — дип борчыла торган булган. Гомерем бетмәгәч, туксанга җиттем, Ходайга шөкер, — дип елмаеп куйды юбиляр.

1944 елда Шәйхвәли ага, бер аягын өздереп, туган якларына әйләнеп кайта. Гаиләдә бала саны сигезгә җитә. Әмма әтиләренә генә нарасыйларының үсеп җитеп кеше булганын күрергә насыйп булмый: яу кырында алган яралар үзенекен итә — фронтовик 59 яшендә вафат була.

Үзең нинди — көзгең шундый

— Колхоз безне ат урынына җикте. Без яшь чакта илле килограммлы капчыклар юк иде. Безнең җилкәләргә 80-90 килограммлы капчыклар менеп кунаклар иде. Бакалы урманнарыннан агачны да күп ташыдык, — дип сөйли яшьлек еллары турында сугыш чоры баласы.

Сәбиләнең күршесе Октябрьский кешесенә кияүгә чыга. Кирәк бит, ул яшәгән йорт аның булачак каен-анасы белән янәшә генә булып чыга. Шәһәргә килгән Мәрҗәм түтәйне авылдашы үзләренә алып керә.

— Шул вакытта үзенең хәрби хезмәттәге улына матур хатын түгел, эшчән хатын эзләгән булачак иремнең әнисе: «Миңа бу кодача бик ошый. Аның буй җиткән кызы юкмы?» — дип сораган. Уңай җавап ишеткән ана, улының армиядән кайтуын көтеп ала һәм аны, мине күреп кайтырга дип, авылдашыбызның иренә ияртеп җибәрә.

Мирсәлимгә кияүгә чыккан Сәбилә йортка тугызынчы җан булып килә. Бер ел дигәндә алар 11 кешегә әйләнә: өч атна ара белән башта килен кыз бала алып кайта, аннан соң бианай бәбәйли.

Иске генә бер йорт сатып алып, яшь гаилә башка чыга. Ир белән хатынның бәхетен түгәрәкләндереп, гаиләдә бер-бер артлы тагын ике кыз бала туа. Егерме елдан артык тракторчы булып эшләгән Мирсәлим Гарипов хаклы ялга чыкканчы тимерче булып хезмәт куя. Тик ул пенсиягә чыккач та яраткан эшеннән аерылырга ашыкмый. 70 яшендә генә эштән туктый. Сәбилә апаның да кулыннан авыр эш төшми — йөкче, станокчы... Кайда гына эшләсә дә, ул үзенең тырыш Мәрҗәм кызы булуын онытмый. Коллективтагы ир-егетләрне көнләшерлек итеп, планны арттырып үти, шуның өчен уч тутырып акчасын да ала. Ир белән хатын 1980 елда яңа йорт җиткерә. Озак еллар мал-туар асрый.

— Бабаем үз гомерендә җиде машина алмаштырды. Артык кыйммәтлене алмадык. Урман һәм кырлар аша курыкмыйча үтеп йөрерлек машиналар алды. Утын һәм печәнне үзебез әзерләдек. Бабаем кисеп калдырган утын запасы әле дә бар, — диде Сәбилә апа 63 ел бергә яшәгән хәләл җефетен сагынып.

Кызганыч, Мирсәлим аганың бакыйлыкка күчкәненә берничә ел узып та киткән. Аларның бәхетле тигез тормышы турында истәлек булып өстәлдә фотосурәт тора. Уртада бәхетле Мирсәлим ага белән Сәбилә апа. Аларның тирә-ягында кызлары, кияүләре, онык һәм оныкчыклары...

— Алтмыш ел бергә яшәгән хөрмәткә шәһәрнең загс бүлеге бәйрәмгә чакырган иде. Шул көнне үзебезнең бакчада төштек.

— Сәбилә апа, бүген яшь гаиләләр арасында 63 ел түгел, бер ел да яшәмәгәннәре бар. Соң булса да сорыйм әле: ир белән хатын булып шулай озак яшәүнең сере нәрсәдә иде икән?

— Хәзерге заман яшьләре рәхәткә чыдый алмый. Михнәт күргән кеше тормышка гел башка күзлектән карый ул... Серме? Сабырлыкта! Бер-береңә юл куя белүдә. Безнең гаиләдә мин юл куйдым. «Ярар, юан башы сиңа булсын», — дип, беркайчан сүз ярыштырып тормадым. Бабаем белән үзара ышаныч булды. Бер-беребезне көнләп интектермәдек.

— Ә җир йөзендә туксан ел яшәүнең сере нидә?

— Тормышны яратырга, аның һәр күренешеннән уңай тәэсир алып яши белергә кирәк. Үзең нинди — көзгең шундый.

Сәбилә Шәйхвәли кызы гомерендә якын кешеләрен югалту кайгысы аз булмаган, әмма ул беркайчан да үз дәрәҗәсен төшермәгән, өметсезлеккә бирелмәгән. Аңа хәтта табигый яшен дә бирергә мөмкин түгел. Шуңа күрә  «әби» дип дәшәргә тел әйләнми.

Чынлап та, никадәр матур һәм лаеклы картлык! Балаларына — зирәк ана, оныкларына — юмарт әбекәй. Исән булган үз туганнары өчен дә, ир туганнары өчен дә кадерле зат.

— Ходайга шөкер, аяк-кулларым исән-сау. Зиһенем дөрес. Соңгы көннәрдә күзләрем генә нишләптер томаланып тора. Каты салкыннарда тавыклар янына чыгып йөрдем. Җил тигәндер, мөгаен. Һәрхәлдә дә картлык галәмәте дип бер дә әйтәсем килми әле, — ди Сәбилә апа рәхәт итеп көлеп.

Дин юлына бик яшьли баскан Сәбилә Шәйхвәли кызы биш кат намазын калдырмый. Кыска аятьләрне яттан укыган оныкчыклары өчен шатланып яши ул.

Туксан яшьлек хезмәт ветераны язларны көтеп ала. Утыртасын утыртам, утыйсын утыйм — бакча эшләрен яратып башкарам, — дигән Сәбилә апа Гарипова һәр ел фасылының ямен күреп, тәмен тоеп яши. Аның горурланып сөйләрлек хатирәләре, үрнәк итеп куярлык гомер юллары бар. Шушы түгел мени зур бәхет?!

 

Автор фотосы

Автор:Ильмира Галиева
Читайте нас: