Туган як
-2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнекеләрне бел
30 декабрь 2022, 11:56

Куянлы кәсеп

Мулла бистәсендә үзенең шәхси ярдәмче хуҗалыгы белән яши торган Рифкать Зинәтуллинны ишек алдында очраттым.  

Куянлы кәсеп
Куянлы кәсеп

— Исәнмесез, Рифкать абый. Әллә куяннар яныннан чыгып килешме?

— Әйе шул, үзләрен төшке аш белән сыйлап, өйгә кереп бара идем.

Әйтерсең лә, күптәнге танышлар. Чыннан да, була шундый кешеләр, алар белән аз гына аралашудан ук үзеңне бер дулкында кебек тоясың: сөйләшү дә җиңел бара, сүз эзләп, кесәгә дә керәсе юк. Аннан соң да шул күңелле очрашуны искә алып, күңелдә бер төрле канәгатьлек тоясың.

Йорт хуҗасы белән озынколаклылар янына узабыз. Тезелеп киткән ике катлы оялардан «керт-керт» итеп ашаган авазлар гына ишетелеп тора: калын йон арасыннан ялтырап торган күзләргә һәм бертуктамый күшәгән кечкенә авызларга карап, елмаймый һич мөмкин түгел. Әмма аларның озын кыш буена бер үгез ашап бетерә торган күләмдә печәнне сыпыртып куюларын ишеткәч, тел шартлатып куйганыңны да сизми каласың.

— Печәнне озын җәй буе үзем әзерлим. Хәзер бит кеше эре мал асрамый. Тирә-якта үлән биек булып үсә. Көн саен бер-ике сәгать чабам. Аннан кичкә таба җыеп алып кайтам. Бөртекне сатып алабыз. Үзебезнең бакча булгач, йошаккайларга да тәм-том эләгә. Куянның көндәлек рационында бодай, печән, кишер, чама белән кәбестә булырга тиеш. Ни өчен кәбестә чама белән? Чөнки ул куянның эчен җибәрергә мөмкин. Кыш көне читлекләргә кар куябыз. Чөнки су тиз ката, — дип дусларча сөйләшүебезне дәвам итәбез Рифкать абый белән.

Зинәтуллиннар гаиләсе куян асрау белән күптәннән инде шөгыльләнә икән. Рифкать абый өчен нәселдән килгән кәсеп дисәң дә була. Заманында аның Мотыйгулла исемле агасы кылыйкүзлеләрне бик ишле тоткан. Үсмер чагында ук әлеге хайваннарга гашыйк булган Рифкать Зинәтуллин, агасыннан куян асрауның серләренә өйрәнә. Гаилә корып яши башлагач, балачак хыялларын тормышка ашырып, аларны үзе дә тергезеп җибәрә. Төп тәҗрибә, әлбәттә, еллар белән килә.

— 80нче еллар — куян шапкаларының бик кәттә чагы бит инде. Тирене әрәм итү юк. Хатыным белән аларны эшкәртәбез һәм тегәбез. Бу һөнәргә дә безне Мотыйгулла абзый өйрәтте. Балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә куян шапкасы базарда иң үтемле товар иде. Хәзер генә аларны базардан башка төрле материалдан тегелгән баш киемнәре  этеп чыгарды, — дип сөйли Рифкать Мөсәвир улы.

Ихатада куяннар саны 50-60 башка кадәр җиткән чорлар була. Әллә күз тия, әллә кул китә. Бәлкем, берәр төрле йогышлы авыру үтеп кергәндер. Куяннарга мондый зыянны чебен-черки кебек бөҗәкләр дә салырга сәләтле. Көннәрдән-беркөнне, һич уйламаган җирдән, 12 баш олы куян тәгәрәп үлә. Зиннәтуллиннар куян асрауда «тайм-аут» ала.

Әмма йомшаккайларга гашыйк булган йөрәк тынгы белми. Моннан 10 ел элек Рифкать абый янәдән үз кәсебенә әйләнеп кайта. Берничә баштан башланган озынколаклыларның саны йөзгә җиткән чорлар да була.

— Куян асрау кай ягы белән сезне җәлеп итә? — дип сорыйм гаилә әгъзаларыннан.

Башта ир белән хатын канәгать итеп елмаеп куйдылар. Күренеп тора, аларга үз шөгыльләре бик ошый.

Шаян фактлар

 

* Куяннар бер-берсе белән агачка тәпиләре белән сугып чыгарылган барабан тавышлары аша аралаша.

* Аларның бер арткы тәпие икенчесеннән кыскарак, шуңа күрә бу хайваннарның йөгерүләре үзгә. Аның каравы, ерткычларга аларны тоту кыенрак.

* Куяннар, гомер буе үсә торган тешләрен ныгытыр өчен, һәрвакыт нәрсәдер кимерә.

* Ул сәгатенә 70 чакрымнан артык тизлек белән чаба.

* Ана куян, ата куянга караганда, ике тапкырга озаграк яши.

 

— Хәрәкәт. Иртүк торып, куяннар янына чыгасың. Аларны үз вакытында ашатып, читлекләрен тазартырга кирәк. Җылы һава торышында тиресне генә түгеп калмыйбыз, шлангтан су агызып, читлекләрне юабыз, марганцовка кушылган су белән аларны йогышсызландырабыз. Куяннар алар чисталыкны бик ярата, — дип сүзгә кушылды Рәфизә Миңнебай кызы.

Яңа елга Зинәтуллиннар 20дән артык баш куян белән аяк басты. Җирле озынколаклылар булса да, алар бик үрчемле икән. Гаилә башлыгы сүзләренә караганда, ана куяннар тугыздан да ким бәбәй китерми. Сүз уңаеннан, кышын дөньяга килгән куянкайлар, елның җылы фасылында туганнарга караганда, күпкә нык һәм чыдам булып үсә, ди хуҗалар.

Гомумән, Рәфизә апа белән Рифкать абый бик тә игътибарлы һәм күзәтүчән кешеләр булып чыкты. Алар хәтта үз сынамышларын да булдырганнар. Кышын яисә язын бәбәй көткән ана куян үз читлегенең тәрәзәсен мамык, салам һәм печән чүбе белән томалап куйса, димәк һава торышы үзгәрә — салкыннар килә, дигән сүз. Алда җылы көннәр торса, куян бернинди дә хәстәрлек күрми. Әмма бәбәй китергәндә аларга карарга да, тияргә дә ярамый. Ана үз балаларына зыян салырга мөмкин. Ә менә куянны чит кешегә сатып җибәргәндә, Зинәтуллиннар йомшаккайларның йонын йолкып алап кала икән. Шулай иткәндә, кул китми, нәсел корымый, ди ир белән хатын. Хәер, гаилә яңартуны да Рифкать абый нык контрольдә тота. Бер анадан туган балаларны кушылдырырга ярамый, бу нәселне боза. Ата куянны бары тик таныш кешеләрдән генә алып кайталар. Үзләреннән дә озынколаклыларны сорап килүчеләр шактый. Хәтта арада зур күләмдә бала куяннарны сатып алып, үстереп, иткә суя торган «партнерлар» да бар икән. Шулай, куянның бит аның тиресе белән йоны гына файдалы түгел, ул әле 3-4 килограммга кадәр тиз үзләштерелә торган диетик ит чыганагы да. Шаян сүз сөйләүчеләр телендә генә түгел, бу чынбарлыкта да шулай.

— Авырлыкларын алай дүрт килограммга кадәр җиткермибез. Ите каты була. Өч килограммлы түшкәләргә заказлар кереп кенә тора. Көзге ярминкәләрдә дә сатабыз. Бәйрәм көннәрендә дә, Яңа елга кадәр дә куян итенә хаҗәт бар. Узган ялларда гына бишне озаттык, — ди Рифкать абый.

— Үзегезнең гаилә әгъзалары куян итеннән нинди ризыкларны ярата?

— Без татарга бәлеш булсын! Балалар, оныклар җыелганда, табын түренә куян итеннән бәлеш менеп утыра. Ачык утта кыздырган, казанда яшелчә белән томалап пешергән куян ите дә күңелләргә хуш килә. Тушенкасын ясыйбыз. Нинди ризык өчен куллансаң да, бик тәмле килеп чыга. Оныкларыбыз кәтлитен яратып ашай, — дип сөйли ачык йөзле хуҗабикә.

Рәфизә һәм Рифкать Зинәтуллиннар ике бала тәрбияләп үстергәннәр. Уллары — табиб. Гаиләсе белән Уфада яши. Кызлары туган җирендә төпләнгән. «Альтернатива» заводында эшли.

Зинәтуллиннар гаиләсендә куян асрау бик «йогышлы» кәсеп булып чыккан. Рифкать Мөсәвир улының олы абыйсының да аппетиты уянган — нәселгә куян алып киткән. Шулай, җиренә җиткереп, чын күңел биреп башкарсаң, күңелгә ятышлы шөгыль генә түгел, бераз табышлы кәсепкә дә әверелә куян асрау.

 

Автор фотолары

 

Автор:Ильмира Галиева
Читайте нас: