Туган як
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнекеләрне бел
21 декабрь 2022, 16:11

Степан Белов — Ватан каһарманы

Октябрьскийдан Степан Белов Русия Герое исеменә лаек булды.  

Степан Белов — Ватан каһарманы
Степан Белов — Ватан каһарманы

Кадрлар хәрби хезмәткәренә Югары дәүләт бүләген РФ Президенты Владимир Путин тапшырды. Тантана Кремльнең Екатерина залында узды.

— Русия Герое исемен алу — минем шәхси казанышым түгел. Бу шәхси состав, дусларым һәм иптәшләремнең дә казанышы, без бергә максат итеп куелган сугышчан бурычларны үтибез. Александр Твардовский үз шигырьләрендә «Тумыштан геройлар юк, алар сугышларда туа», —дип әйтеп калдырган. Һичшиксез, хәзерге вакытта махсус хәрби операция үткәрү зонасында куелган хәрби бурычларны үтәгән кешеләрнең һәрберсе гаделлекне торгызу өчен фидакарь көрәшүче һәм безнең гомуми тарихыбызны үзгәртеп язарга мөмкинлек бирмәүче каһарман, — диде Степан бүләкләүдән соң.

Степан Октябрьскийда туган һәм үскән. 12нче мәктәпне тәмамлап, Казан югары танк команда училищесына укырга керә.

Кадрлар офицеры, лейтенант Белов 2019 елның гыйнварында РФ Хәрби Көчләрдә хезмәт итә башлый. 2022 елның февраленнән — махсус хәрби операция зонасында. Ул сугышчан бурычларны үтәгән өчен Суворов медале, икенче дәрәљә Батырлык ордены, махсус хәрби операциядә катнашучы медале, «Сугышчан батырлыклар өчен» медале белән бүләкләнгән. Хәзерге вакытта Степан батальон штабы начальнигы вазыйфасын башкара.

Геройның әнисе Тамара Белова үз улы өчен горурлык кичерүен таныды.

— Гаиләбезнең дөньяга Ватан саклаучы бүләк итүе, аны кешеләрне ничек бар шулай кабул итәргә, аларны яратырга һәм хөрмәт итәргә өйрәтә алуы белән горурланам. Мин һәр әни, һәр әти үз баласын, аеруча улларын, патриотизм, хөрмәт рухында тәрбияләргә тиеш, дип саныйм, — диде Тамара Витальевна.

Автор:Ильмира Галиева
Читайте нас: