+17 °С
Болытлы
Матбугат һәм киң мәгълүмат чаралары агентлыгы җитәкчесе урынбасары Марат Газизов «Сәлам» хезмәткәрләренә һәм партнерларга Максим Ульчев имзалаган Рәхмәт хатларын тапшырды. Күпьеллык намуслы хезмәте һәм Бөтендөнья телевидение көне уңаеннан «Октябрьский-ТВ» телерадиокомпаниясе директоры урынбасары Марат Галләмовка Мактау грамотасы тапшырылды.
VI Бөтендөнья фольклориадасын яктыртуда актив катнашканы өчен «Октябрьский-ТВ» директоры Елена Корда мәртәбәле бүләккә лаек булды.
Коллегаларыбызны чын күңелдән котлыйбыз, алдагы көннәрдә дә кызыклы сюжетлар, югары нәтиҗәләр телибез!