Туган як
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнекеләрне бел
30 ноябрь 2022, 17:31

Батыр Салават

Илдә өлешчә мобилизация игълан ителгәч, Октябрьский шәһәреннән Салават Дәүләтов икенче агым белән махсус хәрби операциядә катнашырга дип чыгып китә. Мәҗбүри һәм акча өчен түгел. Йөрәге кушканга! Үзирекле!

Батыр Салават
Батыр Салават

Хәрби киемнән төп нигезгә, әнисе янына килгән Салават, газиз кешесенең мөлдерәмә күзләренә карап, болай дигән: «Әни, мин шулай хәл иттем. 23 февральдә ир-егетләрне Ватан сакчылары көне белән тәбрик иткәндә, миңа алар арасында утырырга оят булачак».

Дәүләтовлар гаиләсендә Салаватка ватанпәрвәрлек тәрбиясен атап бирмәгәннәр. Әмма хәрби офицер Радамис Дәүләтов гаиләсендә тәрбияләнгән ир-егет холкында Ватанга тугрылык, туган җиргә мәхәббәт хисе гарнизоннарда тумый калмагандыр. Теләсә нинди һава шартларында да хәрби шөгыльләр узган солдатларның никадәр чыдамлыкка һәм ихтыяр көченә ия булуын малай бер тапкыр гына сокланып күзәтеп тормаган.

— Миңа үз баламның карары белән бары тик килешергә һәм иртә-кичен Ходай Тәгаләгә ялварырга гына кала. Беренче тапкыр ул мине ишетте. Икенче тапкыр да шәфкатеннән ташламас, — дигәндә Наилә апаның күзләре моңсуланып китсә дә, ана сер бирмәскә тырышты.

Йөзенә елмаю чыгарып, безнең белән сөйләшүен дәвам итте.

— Салават өчен Украинада бара торган махсус хәрби операция — беренче кайнар нокта түгел. Улым, сроклы хәрби хезмәткә чакыртылгач, 1994 елда Чечня җирендә барган хәрби низагта десантчы вазыйфасында катнашты. Ходайга шөкер, бернинди ярасыз безнең янга әйләнеп кайтты. Ул көнне мәңге онытасым юк. Тупсага күзем төшсә, озын буйлы, киң җилкәле бер матур егет басып тора. Үз күзләремә үзем ышанмадым. Алдан хәбәр биреп тормыйча, безгә шундый күңелле сюрприз ясады. Улымны кочарга кочагым кечерәк булып чыкса да, аның җылы куенына сыенганда миннән дә бәхетле ана юк иде җир йөзендә. Һәм мин ышанам, мондый бәхетле көннәр тагын да кабатланачак! — диде Наилә ханым.

Бүген Салаватка кырык яшь. Әмма ул әнисе өчен әле дә булса шук һәм тиктормас бала.

— Кечкенә чагында Салават «вак» эш белән мавыкты. Сафтан чыккан радиоалгычларны сүтеп, яңадан җыярга, аларны ремонтларга бик ярата иде. Мәктәптә уртача укыды. Артык шук бала булды дип тә әйтә алмыйм, сүз тыңлады. Әмма мин күрмәгәндә үз дигәнен дә эшләп куярга өлгерде. Менә шул балачак мавыгуы аның киләчәккә сайлаган һөнәре өчен дә нигез булгандыр, дип уйлыйм. Улым компьютер бизнесы белән шөгыльләнде, — дип сөйли ана.

Өлешчә мобилизация игълан ителгәч, Салават тыныч кына яши алмаячагын аңлый. Хәрби комиссариаттан хәбәр килгәнче үк, ул инде хәзерлек күрә башлый. Аңа хәерле имин юллар һәм исән-сау тизрәк әйләнеп кайтуын теләп, туганнары гына җыелмый, күп сандагы дуслары да теләктәшлек белдерә.

— Элемтәгә чыгамы? Ничек еш шалтырата?

— Сөйләшеп торабыз. Әмма артыгын сөйләми ул. Күрәсең, борчырга теләми. Минем өчен иң мөһиме: балам исән-сау!

— Наилә апа, бүген дәүләт үзиреклеләргә, мобилизацияләнгән кешеләргә, аларның гаиләләренә күп төрле ташламалар һәм ярдәм вәгъдә итә. Сез мондый мөмкинлекләрдән файдаланасызмы?

— Минем бернинди дә мохтаҗлыгым юк. Минем белән бер нигездә төпчек улым гаиләсе белән яши. Мин ялгыз түгел. Кызым Себердә булса да, гел янәшәмдә кебек. Балаларым һәм оныкларым, ә алар миндә бишәү, моңсуланырга һәм сагышка бирелергә урын калдырмый. Гомумән, башыма теләсә нинди уйлар кертмәскә тырышам. Бары тик яхшыга гына юрыйм. Килер ул көн, илдә тынычлык урнашып, бөтен аналар да газиз балаларын кочакларына алыр. Мин моңа ышанам. Кешене бит ышаныч яшәтә.

Безгә бары тик ана теләгенә кушылып, «Амин», — дияргә генә кала.

Автор:Ильмира Галиева
Читайте нас: