Туган як
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнекеләрне бел
23 ноябрь 2022, 16:21

Йомшак нервлы кешеләр өчен түгел

Табиб-реаниматологларны кеше гомере һәм Ходай Тәгалә арасындагы арадашчы белән чагыштырырга мөмкин булыр иде.    

Йомшак нервлы кешеләр өчен түгел
Йомшак нервлы кешеләр өчен түгел

Сәламәтлек тармагында эшләгән һәркемнән — табибмы, шәфкать туташымы ул, әллә инде санитаркамы, хәтта машина йөртүчеләрдән дә оператив эш итә белү сорала.

Ә табиб-анестезиолог-реаниматологлардан исә аеруча тиз арада, кайвакыт яшен тизлегендә хәлиткеч чаралар күрү таләп ителә. Кеше гомере кылдан нечкә. Нәкъ менә алар — ак халатлы фәрештәләр инде өзелде дигән гомерне дә, кайвакыт үлем тырнагыннан йолып алып, ялгап җибәрергә сәләтле.

Октябрьский шәһәренең 1нче хастаханәсендә хезмәт куючы табиб-анестезиолог-реаниматолог Лилия Бирдина күптән түгел генә Русия Федерациясе Президентының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Әлбәттә, аның тормышында бу беренче бүләк түгел.

— Табиб башкарган хезмәтне күргәч һәм бәяләгәч, әлбәттә, күңелле. Әмма без үз эшебезне мактау кәгазьләре хакына башкармыйбыз. Сакланып калган һәр тормыш, яңадан «кабызып» җибәрелгән һәр йөрәк доктор башкарган хезмәт һәм көч өчен әйтеп бетергесез зур бәя, — диде Лилия Рәмиз кызы.

Тумышы белән ул Октябрьскийдан. «Күпчелек яшьтәшләрем кебек үк, укытучылы һәм табиблы уйнап үскән бала мин. Моңа кадәр гаиләдән чыккан докторлар булмады. Шуңа күрә нәселдән бирелгән һөнәр дип әйтә алмыйм. Мөгаен, кешеләргә ярдәм итү теләге мине медицинага алып килгәндер. Шунысы куанычлы, минем бертуган энем һәм киленебез дә — табиблар. Шул рәвешле без үзебезнең табиблар династиясен тудырдык», — дип сөйләшүебезне дәвам итәбез доктор белән.

Лилия Бирдина Уфа Дәүләт медицина университетын уңышлы тәмамлый. Бәхетен эзләп, чит җирләргә чыгып китми ул. Туган шәһәренә әйләнеп кайткан белгеч биредә интернатура уза. Октябрьскийның 1 санлы хастаханәсендә яшь табиб мөстәкыйль беренче адымнарын ясаган вакыттан соң 16 ел гомер узып та киткән. Бүген Лилия Рәмиз кызы шәһәрдәшләр арасында зур хөрмәт казанган табиб. Аның шәфкать тулы кулларына эләгеп, аякка баскан пациентлар докторны таныйлар, рәхмәт әйтеп дәшәләр.

— Рәхмәт ишетүе — үзе бер рәхәт. Шушы мизгелләрдә син үзеңне ялгыш юлдан китмәгәнеңне, кешеләргә кирәк булуыңны тагын бер кат тоясың һәм аңлыйсың, — дип елмая гәзитебез кунагы.

Ә бит табиб-реаниматолог тормышы киеренке, ә кайвакыт аеруча аянычлы мизгелләрдән тора дисәк тә, хата булмас.

— Тиз арада кешене реанимацияләргә кирәк. Хәлиткеч секундлар. Лилия Рәмизовна, мондый вакытта сез, бай тәҗрибәгездән тыш, интуициягезгә таянасызмы?

— Кайсы гына докторны алсак та, аның тугры юлдашы — белем, тәҗрибә һәм, әлбәттә, интуиция. Еллар узган саен тоемлау хисе көчәя бара. Әмма күңел халәте табибның белемен берничек тә алмаштыра алмый. Һәрвакыт үз өстеңдә эшләргә, белем багажын яңартып һәм тулыландырып торырга кирәк. Чөнки медицина бер урында гына таптанып тормый. Яңа эш алымнары һәм методикалар барлыкка килә. Шул ук вакытта яңа чирләр дә килеп чыга. Әле дә булса шаукымы ахыргача тынмаган соңгы пандемияне генә алыйк. Ковидның беренче дулкынында ук без үзебезнең моңа кадәр бөтенләй таныш булмаган чир белән очрашуыбызны яхшы аңладык. Бу безгә җаваплылыкны бермә-бер арттырды. Кеше гомере өчен дә. Үзебезнең һәм якыннарыбызның иминлеге өчен дә. Ковид сәламәтлек саклау өлкәсе хезмәткәрләрен үз эшчәнлекләрен яңача корырга өйрәтте. Авыру көчәйгән чорда реанимациядәге авырулар санының 17-20гә кадәр җиткән көннәре булды. Аларның һәркайсы кичектерүсез медицина ярдәменә мохтаҗ. Мондый шартларда кеше гомеренең никадәр зәгыйфь һәм нечкә булуын тагын бер кат аңлыйсың. Аларның һәркайсын саклап калу өчен без көн саен өзлексез көрәш алып бардык. Кайвакыт, кызганычка, кешенең соңгы сулышына кадәр... Хәер, хәзер дә реанимация — кәрәш фронты булып тора.

— Ә бүгенге медицина шартлары, чыннан да, кеше гомерен саклап калырга мөмкинлек бирәме?

— Әгәр моннан 15 ел элек булган шартлар белән чагыштырсак, медицина тармагы нык алга китте. Матди-техник база ныгытылды. Алар — заманча камилләшкән аппаратуралар. Дәвалауның һәм операция ясауның яңа методикалары һәм башкалар. Шул ук вакытта борчый торган сораулар да юк түгел. Төп проблема — кадрлар кытлыгы. Табиб һөнәре беркайчан да җиңел булмады. Медальнең икенче ягы булып медицина тармагына кешеләрнең агрессив мөнәсәбәте тора. Нәтиҗәдә өлкән яшьтәге һөнәрманнар эштән күпләп китте. Яшьләр килергә ашкынып тормый.

— Мәкальдә әйтелгәнчә, сез кырда бер ялгызы сугышчы була алмыйсыз...

— Әлбәттә. Безнең команда — көчле команда. Без иңне-иңгә куеп эшлибез. Янәшәңдә теләсә нинди вәзгыятьтә дә кулга-кул тотынып эшли алырдай фикердәшләрең булуы, ышаныгыз, ул ярты бәхет.

— Ә тулы бәхет сине ярты сүздән аңлый торган һәм терәк булырдай гаилә?

— Берсүзсез. Минем әти-әнием, туганнарым — минем өчен барысы да. Алар минем ышанычлы тылым.

— Лилия Рәмизовна, кем әйтмешли, эш белән генә дөнья бетми. Кешегә ял да кирәк. Сез буш вакытларыгызны ничек уздырасыз?

— Отпуск вакытында, эштән арынып һәм онытылып торыр өчен, һичшиксез, кая да булса читкә китеп ял итәм. Ә кыска ялларымны әти-әнием һәм туганнарым янәшәсендә уздырам. Табигать кочагына чыгарга яратам, урманда җан рәхәте алам.

Лилия Бирдина турыдан-туры үз вазыйфасын үтәүдән тыш, ул әле шәһәр хастаханәсенең икенче стационарын да җитәкли. Аның төп бурычы булып әлеге стационар базасында хезмәтләрнең дәвалау эшчәнлеген оештыру тора. Әлбәттә, көнкүреш мәсьәләләре дә читләтеп узмый. Һәркайсы, озын тартмаларга салмыйча, үз вакытында чишүне таләп итә. Шуңа күрә без әңгәмә корып докторның вакытын озакка алмаска тырыштык, шулай да соңгы сорауны бирмичә булдыра алмадык.

— Лилия Рәмизовна, реанимациягә эләкмәс өчен шәһәрдәшләргә теләкләрегезне ишетү, миңа калса, бик урынлы булыр иде?

— Сәламәт яшәү өчен бүген мөмкинлекләр бик күп. Һәм алар яңалык түгел. Әлбәттә, аның беренчесе, сәламәт яшәү рәвеше алып бару. Кешеләргә активлык җитми. Сәламәт диета юк дәрәҗәсендә. Аннан килеп, безнең арада хастаханәгә еллар буе бармаган, табиблар күзәтүе узмаган кешеләр бик күп. Диспансерлаштыру — нәкъ менә кеше беренчел медицина тикшерүе узсын өчен гамәлгә куелган процедуралар җыелмасы. Чөнки халыкны диспансерлаштыру яисә медицина каравы уздырганда бик күп чирләр ачыклана. Статистика ул кире каккысыз нәрсә — реанимациягә эләккән пациентлар арасында озак еллар табибка мөрәҗәгать итмичә, хроник авырулар «бәйләменә» дучар булучылар күпчелекне алып тора. Шуңа күрә, сәламәтлеккә бармак аша карарга кирәкми. Иртәгә түгел, аны бүген кайгырта башларга кирәк.

 

Автор фотосы

Автор:Ильмира Галиева
Читайте нас: