Агымдагы елны илнең иң яхшы предприятиеләре «Русиянең иң яхшы 100 товары» юбилейлы 25нче илкүләм бәйгесендә җиңү яулады. Алар арасында республиканың 47 вәкиле дә бар. Башкортстанның сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министры Александр Николаевич Шельдяев билгеләп үткәнчә, чирек гасыр элек кебек үк, бәйгечеләрне бәяләүдә төп критерийлар булып сыйфатлылык, хәвефсезлек һәм кулланучыларның югары ихтыяҗы кала. Тапшырылган бүләкләр исә ориентирларның дөрес сайлануын һәм эшнең тиешле юнәлештә алып барылуын күрсәтә.
«Башкортстанның иң яхшы 100 товары» конкурсы лауреатлары арасында шәһәребез вәкилләре дә бар. БРның «Гаилә» көнбатыш районара үзәге федераль этапта катнашу хокукына ия булды. «Русиянең иң яхшы 100 товары» бәйгесенең федераль этабы нәтиҗәләре буенча «Гаилә» үзәге «Балалар үсешенә булышучы хезмәтләр» категориясендә дипломант булды.