Барлык яңалыклар
Безнекеләрне бел
23 ноябрь , 16:27

Ана бәхете — балада

Әниләр көнен без 1998 елдан башлап ноябрьнең соңгы якшәмбесендә билгеләп киләбез. Русиядә ул, чагыштырмача, яшь бәйрәм. Әмма аның инде үз традицияләре бар. Хәтта үз символы да булдырылган.

Ана бәхете — балада
Ана бәхете — балада

Безнең шәһәрдәшебез Роза Насыйбуллина — өч балага гомер бүләк иткән яшь әни. Ул — «СемьЯ» социаль-мәдәни үзәк хезмәткәре.

— Гаиләдә мин бердәнбер кыз булып үстем һәм миңа һәрвакыт ямансу иде. Кечкенә баланың уйныйсы килү теләге — табигый күренеш. Үсә төшкәч серләшәсе дә килә. Әлбәттә, әни минем өчен иң якын ахирәтем булды. Әмма кайчагында аңа бик әйтеп бетерми торган серләр дә була. Шуңа күрә мин еш кына ике туган һәм өч туганнарым янына йөрдем. Алар белән бергәләп уйный һәм аралаша идек. Шул вакытта ук мин күңелемә киләчәктә зур гаилә төзү теләген салып куйдым, — дип үзе белән таныштыра башлады Роза ханым.

Шомырттай кара күзләр, кыйгач кашлар, тулып пешкән иреннәр, зифа буй-сын... Азамат исемле егетнең роза чәчәге кебек кызга фотосурәтен күрү белән дә гашыйк булуына шаккатасы да юк. Хәер, Роза үзе дә ир-егетне беренче караштан ук ошата. Бер күрүдә бер-берсенә карата мәхәббәт хисе уянган ике яшь йөрәк тимерне кызуында суга. Өч ай дигәндә никах укыталар. Уфа кызы Роза Октябрьский шәһәрендә яши торган Насыйбуллиннар йортына килен булып төшкәнгә 12 ел гомер узып та киткән.

Азамат һәм Роза — үз йортлары белән яшиләр. Әлеге иркен нигезнең төп байлыгы, әлбәттә, балалар. Аларның шат көлү авазлары, кечкенә аяклары белән «тып-тып» басып бүлмәдән бүлмәгә йөгереп йөрүләре, күп сандагы «ни өчен» соравына җавап таптырып, тилмертүләре, тезгә менем утырып, җылы кочакка сыенулары, үсә төшкәч, колакка гына пышылдап әйткән серләре — никадәр бәхетле мизгелләр. Борыны суламаса да, егылып тезен умыртса да, мәктәптән беренче «ике»лесен эләктереп кайтса да — барысы да бала күңеле белән бәйләнгән ананың сизгер һәм тынгысыз йөрәге аша уза.

— Беренче кызым тугач, мин тормышны гел башка төсләрдә күрә башладым. Яшәвемнең башка максат алуын аңладым. Авырлы булганда, туачак нарасыйны көткәндә ана булуның нинди татлы һәм җаваплы хис булын аңлап җиткермисең әле. Ә инде үзгә тәмле исе белән синең бөтен барлыгыңны биләп алган кечкенә төенчекне кулга алып, күкрәгеңә кыскач, ни өчен бу җирдә яшәгәнеңне тагын бер кат аңлыйсың, — дип хис-тойгылары белән уртаклашты гәзитебез кунагы.

Берничә елдан Роза сөекле тормыш иптәшенә ир бала бүләк итә. Аңа Кәрим дип исем кушалар. 2020 елда аларның тагын бер кызчыклары туа. Насыйбуллиннар гаиләсендә гүзәл затларның исемнәре гөлбакчаны хәтерләтә — Роза, Жасмин, Азалия.

— Чит кеше баласы тиз үсә диләр. Бактың исә, күз ачып йомган арада үзеңнеке дә үсеп җитә икән. Шуңа күрә тормышны ашыктырырга кирәкми. Вакыт телләре болай да тиз тәгәри. Әле яңа гына туган кызыбыз Жасминга инде 12 яшь. Аның артыннан улыбыз һәм кече кызыбыз үсеп килә.

Гаиләдә балалар һәрьяклап үсеш алсын өчен әти белән әни зур көч куя. Спорт акробатикасына мөрәҗәгать иткәндә, кечкенә Жасминга әле биш яшь тә тулмаган була. «Беренче балабыз булгач, без аны мөмкин булган бөтен түгәрәкләргә дә бирергә тырыштык. Кызыбыз бик матур җырлый. Хореография белән дә шөгыльләнде. Әмма мәктәпкә кергәч, без бала өчен әлеге өстәмә шөгыльләрнең барысы да авыр булуын аңладык һәм спорт акробатикасына өстенлек бирдек», — дип сөйли Роза Раил кызы. Әти-әнине тоемлау хисе ялгыштырмый. Бүген Жасмин Насыйбуллина — спорт мастерына кандидат. Ул Русиянең җыелма командасы әгъзасы.

10 яшьлек Кәрим дә үзен күп төрле юнәлешләрдә сынап карый. Ул шахмат буенча өченче разрядка ия. Футбол белән мавыга. Йөзү секциясенә йөри. Хәзерге вакытта малай йөзү белән аеруча ныклап шөгыльләнә. Аңа бик ошый. Кәримгә ияреп, бассейнга аның әти-әнисе дә бара. «Ул — бер дорожкада, без — икенчесендә. Үз балаңның янәшәдә булуын тою өчен су гына киртә була алмый. Кем әйтмешли, рәхәтне файдалы белән берләштерәбез», — дип елмая әни кеше.

Кечкенә Азалиягә гыйнвар аенда өч яшь тула. Сәнгатьле итеп шигырь сөйләве белән бөтен кешене үзенең матур авызына караткан сабыйның җырлау сәләте дә ачылып килә икән. «Азалияне нинди юнәлештә үстерү турында әле ахыргы фикергә килмәдек. Әмма инде гаилә советында бу хакта дискуссияләр алып барабыз», — диде җитди итеп күп бала анасы.

Роза башкаланың үзендә үссә дә, ул бик еш авылга, әбисе янына кунакка кайта торган булган. Башка авыл балалары кебек, кыз, кулына чыбык тотып, сыерлар да көтә, яшел чирәм өстендә тилгәннәрдән бәбкәләр дә саклый. «Авылда гына була торган менә шундый күңелле җәйләрне өзелеп сагынам. Мөмкинлегем булса, балаларымны да шунда алып кайтыр идем. Бергәләп авыл һавасын сулауга, тәмле чишмә суларын авыз итүгә ни җитә?!» — диде ул сагышланып.

Авылны сагынса да, Роза Насыйбуллина үз гаиләсе белән актив тормыш алып бара. Алар җәен паркларда йөри, палатка корып, урманга чыга. Кышын балалар белән бергәләп тимераякта һәм чаңгыда шуалар. Балалар хезмәт тәрбиясен дә күреп үсә. Үз йорты белән яшәгән гаилә әгъзалары өчен бакчада һәркем өчен эш табыла. Ә инде бергәләп бал торты пешергән кичләр исә — үзе бер тамаша. Кемдер камыр баса, кемдер коржлар ясый, кемдер крем сылый... Хәтта ике яшьлек Азалия дә кечкенә кулларына оклау тотып, камыр җәяргә тырыша. Әлбәттә, бу вакытта аш бүлмәсендә бары тик бер-берсен хуплау һәм мактау сүзләре генә яңгырый.

— Гаиләдә, аеруча балалар ишле булган йортта ниндидер мәшәкатьләр, көтелмәгән катлаулыклар туарга гына тора. Роза ханым, мондый очраклардан сез ничек чыгасыз?

— Әлбәттә, гаилә булгач, тормыш торт пешерү кебек күңелле вакыйгалардан гына тормый. Камыр ризыгы әзерләгәндә дә бармагыңны кайнар табага яисә майга пешерергә мөмкин. Һәр кеше үз хаталарында тәрбияләнә һәм үсә. Балаларны теплицага ябып асрарга ярамый. Алар начар билге алып кайта икән, безнең гаиләдә моның өчен мөнәсәбәт ачыклау, баланы кыерсыту, аңа шелтә белдерү гадәте юк. Ул аның билгесе. Димәк, ул аны үзенең эшләп җиткермәгән гамәле өчен алган. Аңа мондый түбән бәя ошамый икән, ул икенче юлы яхшырак әзерлек күрергә тиеш була. Без килеп туган вәзгыять турында һәрвакыт уртага салып сөйләшәбез, тормыштан мисаллар китерәбез, киңәшләр бирәбез. Әмма балага үз фикеребезне тагарга тырышмыйбыз.

— Сер түгел, балалар белән күбрәк әниләр шөгыльләнә. Мәктәпкә озатырга һәм алып кайтырга, түгәрәкләргә дә вакытында илтеп җиткерергә кирәк. Өстәвенә, берничә бала булганда, берсен алып кайтып, икенчесен илтеп куярга да туры килә. Аннан соң бит әле эшкә дә соңга калмаска кирәк...

— Бу юнәлештә безнең ничектер барысы да көйле килеп чыкты. Әйтерсең лә көн режимы алдан уйланылган система буенча бара. Бәлкем без моңа аңлы рәвештә алдан кайгыртучанлык күргәнгә ирешкәнбездер. Әйтик, балалар бакчасына йөргәндә Жасминның ахирәте барлыкка килде. Без әлеге кызчыкның әти-әнисе белән якыннан аралаша башладык. Балаларны да бер мәктәпкә бирдек. Шул рәвешле без, әти-әниләр, балалар кече сыйныфларда укыганда бер-беребезгә ярдәмгә килдек. Ә хәзер, әлбәттә, алар инде бераз мөстәкыйльлек күрсәтә. Шулай да форс-мажорлы вәзгыять туа икән, ярдәмгә безнең әниләребез килә. Минем әнием Зифа Фәрит кызы, иремнең әнисе Светлана Нурислам кызы — чын мәгънәсендә безнең гаилә фәрештәләре. Алар безнең төп таянычыбыз һәм киңәшчебез. Гомумән, син ничә яшьтә генә булма, инде үзеңнең итәгең тулы бала булса да, безнең үзебезгә әле һаман да әниләр кирәк. Бала булыр өчен, ана булыр өчен дә.

Өч бала анасы Роза Насыйбуллина белән менә шундый позитив кәеф белән, хәерле эш көннәре теләп аерылыштык. Чыннан да, никадәр хак әйтелгән сүзләр. Көннәр якты, ашлар тәмле булсын өчен дә, бәхет-шатлык артсын өчен дә, җил-яңгырдан саклар өчен дә безгә әни кирәк!

 

Автор:Ильмира Галиева
Читайте нас в