Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнекеләрне бел
17 ноябрь 2022, 15:44

Язмышларны уртак итеп — алтын туйга

Октябрьскийда яшәүче Фәрзәнә һәм Миңнегали Исәнгилдиевлар ноябрь аенда үзләренең алтын туйларын бәйрәм итте.  

Язмышларны уртак итеп — алтын туйга
Язмышларны уртак итеп — алтын туйга

Күзләр-күздә, куллар- кулда

Бу көнне шәһәрнең Никахлашу сараенда иртә күңелле мәшәкатьләрдән башланды. Матур итеп бизәлгән залга узган «алтын» парны каршы алып, бик күп йөрәкләрне бергә бәйләгән Мендельсонның туй маршы яңгырады.

Алтын булып җем-җем итә

Сезнең тугры мәхәббәт.

Алтын туегыз белән!

Котлау сезне — үзе бер рәхәт...

Шигъри тәлгәшләр булып үрелгән изге теләкләр, Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбировның котлау хаты, истәлеккә бүләкләр һәм купшы чәчәкләр — болар барысы да тантана хуҗаларына онытылмас җылы хисләр бүләк итте.

Фәрзәнә Сәетгали кызы һәм Миңнегали Мөхәммәгали улы Исәнгилдиевлар Октябрьский шәһәрендә гаилә тормышы юбилярларының Мактау китабына үз имзаларын салганда, моннан илле ел элек дулкынлануга караганда да ныграк дулкынландылар. Ә инде никахларын ныгытып, кайнар иреннәр иренгә тигәндә, ярты гасыр пар сукмактан атлап, алтын туйга барып җиткән ир белән хатын, мөгаен, яшьлекнең татлы һәм назлы көннәренә әйләнеп кайткан кебек тойганнардыр үзләрен...

Үзе бер гомер

Шатлыкта да, кайгыда да гел бергә булырга дип вәгъдә биргән 1972 елның ноябреннән соң илле ел узган. Үзе бер гомер. Үзе бер тарих.

Миңнегали Исәнгилдиев тумышы белән Октябрьскийдан. Гаиләдә дөньяга килгән алты бала арасында ул иң өлкәне була. Урта мәктәпне тәмамлаган егет эшкә урнаша. Совет армиясе сафларында өч ел хезмәт итә — Миңнегали Мөхәммәтгали улы Германия һәм Чехословакия җирләрендә авторота составында шофер булып үз бурычын үти.

Туган нигезенә әйләнеп кайткан ир-егетнең тормышы, кызганычка, зур югалтудан башлана. 45 яшендә вафат булган әниләрен соңгы юлга озатканда, гаиләдәге балаларның иң кечесенә нибары 13 яшь була. Миңнегалигә әтисенә терәк, кече туганнарына күз-колак булырга туры килә.

— Бераздан әти йортка яшь хатын алып кайтты. Ул бик яхшы кеше булды. Кече туганнарымны какмады-сукмады. Әти белән уртак балалары Венера туды. Аның белән дә туганлык җепләрен саклап яшибез, — диде 75 яшьлек Миңнегали ага.

Армиядән йөреп кайту белән дә «Геофизика» предприятиесенә эшкә урнашкан ир-егетның хезмәт кенәгәсендә бары тик бер язу. Кырык елдан артык машина йөртүче булып эшләп, хаклы ялга да ул шул коллективтан чыга. Миңнегали Исәнгилдиев гомеренең күп өлешен йөк машинасы руле артында командировкаларга йөреп үткәрә. Олыгая төшкәч, җиңел машинага күчеп утыра. «Без коллективта бик дус эшләдек. Бергә хезмәт иткән егетләр белән элемтәне хәзер дә өзмибез. Шунысы аеруча күңелле, мин эшләгән предприятиенең конторасы хәзер инде башка шәһәрдә булуга карамастан, ул үз ветераннарын онытмый. Туган көннәрдә, Өлкәннәр бәйрәмендә һәрвакыт хөрмәт белән искә алалар», — дип сөйли гаилә башлыгы.

Миңнегали Исәнгилдиев, хәрби бурычлы буларак, 1986 елда Чернобыль атом электр станциясендәге авария калдыкларын юк итүдә катнаша. «Бер тәүлек эчендә җыенып юлга чыгып та киттек. Дозиметрист булып ике ай эшләдем», — дип кыскача гына әйтеп куйды ул.

Благовар районы Кызыл Чишмә авылында туган Фәрзәнә Сәетгали кызы да ишле балалы крестьян гаиләсендә үсә. Аның ике ир туганы һәм бер кыз туганы була.

— Без бала чакта да авыл артык зур. Юллар алама, урам утлары юк, арада салам түбәле өйләр дә бар иде ул чакта. Шундый иске өйләрнең берсендә яшәгән күрше балаларының, карлы-буранлы салкын көннәрдә җылыныр өчен, безгә йөгерешеп кергәннәре әле дә күз алдымда тора, — дип сөйли Фәрзәнә ханым. — Әмма безнең авылда урнашкан колхоз көчле иде. Ашлык һәм яшелчә үстерделәр, терлек тоттылар, җиләк-җимеш бакчасы да бар иде. Атлар асрадылар. Тирә-якта иң тәмле кымызны безнең авылда ясадылар. Шуңа күрә төрле авырудан шифа эзләп килүчеләр дә шактый булды. Бүген дә авылыбызда урнашкан йорт саны утыздан артмас. Әмма хәзер юллар тигез, урамнар караңгылыктан азат ителде, чишмәләр төзекләндерелде. Бушап калган нигезләргә яшь гаиләләр килеп урнаша. Шуларның барысын да күреп, күңелемне әйтеп бетергесез шатлык биләп ала.

Кинодан башланган тормыш

Фәрзәнә апа 1970нче елларда Октябрьский шәһәренә килә. Аяк киеме фабрикасында эшкә урнаша. Менә шул шәһәр кичләренең берсендә һич уйламаган җирдән Фәрзәнә белән Миңнегалине бер киносеанс таныштыра. «Ул вакытта эшләр болай озакка китәр дип кем уйлаган», — дип көлә алар бүген.

— Фәрзәнә апа кайсы ягы белән үзенә гашыйк итте? — дип сорыйм Миңнегали абыйдан.

— Матур иде... Тырыш иде...

Илле ел янәшәсендә булган хәләленнән карашын бер генә мизгелгә дә алмаган Миңнегали ага Фәрзәнәсенең күңелен, мөгаен, ифрат тыйнак һәм аз сүзле булуы белән яулап алгандыр.

Тыйнак булса да, егет төшеп калганнардан булмый. Язын ялга чыккан Фәрзәнә туган авылына кайтып китә.

— Өйләрне юдык. Утын әрдәнәсе кебек үтеклисе кер өелеп тора. Эш белән эш арасында күзем тәрәзәгә төшсә, урам пычрагын ерып, өч ир-ат килә. Берсенең төс-кыяфәте таныш кебек тоелды. Ныклабрак карасам, чыннан да, Миңнегали. Нишләргә дә белгән юк. Әни дә каушап калды... Ярар, ничек бар шулай кунакларны каршы алдык. Сүз иярә сүз китте. Боларның машиналарының күрше авылда батып калганы ачыкланды. Яз. Юлсызлык. Олы абыйның колхозда бригадир булып эшләгән вакыты. Трактор белән барып, машинаны тартып алдылар. Аннан тау битендә футбол типтеләр...

— Миңнегали абый, язгы пычрак юлларны ера-ера туп тибәргә дип бардыгызмы әллә инде башка ният белән ме, — дип шаяртам гаилә башлыгын.

— Фәрзәнәне күрергә дип барган идем — һәрвакыттагыча җавап кыска булды.

Язмышларны бергә язып

1972 елның ноябрендә Октябрьский шәһәренең загс бүлегендә Исәнгилдиевлар гаиләсе туа. Яшьләр гаилә тормышын өч бүлмәле фатирда, Миңнегалинең әтисе һәм сеңелләре белән бергә башлый. Өч елдан соң Мөхәммәтгали ага яшь хатын алып кайта. Кече Исәнгилдиевлар башка чыга — дүрт ел шәхси йорт алып тора алар. Фәрзәнә ханым төзелеш техникумының тулай торагында комендант булып эшкә урнаша. Бер бүлмә бирәләр. Берникадәр вакыттан соң Исәнгилдиевлар яңа фатирга күченә.

Фәрзәнә Сәетгали кызы кайда гына эшләсә дә —«Автоприбор» заводының ашханәсендәме, әллә инде транспорт тармагындамы, үзенең зур җаваплылыгы, төгәллеге, принципиаль булуы белән ул зур абруй казана. Хезмәт коллективында һәркем белән уртак тел табып, ярдәмләшеп, команда булып эшли белгәне өчен аны хәзер дә хезмәттәшләре олы хөрмәт белән искә ала.

Хатының егерме елдан артык асылда ир-егетләрдән торган транспорт тармагында эшләп карасын әле? Хатын-кызлар сөйләшкәнне тыныч кына тыңлап диванда утырган гаилә башлыгын да әңгәмәгә җәлеп итәргә тырышып, «Миңнегали абый, көнләшмәдегезме соң?» — дип шыпырт кына сорыйм. «Булгандыр инде хәлләр» — чираттагы кыска җавап һәм матур итеп елмаю.

— Гомумән, 50 ел бергә яшәүнең сере нәрсәдә? Мөгаен, бүген бу сорау бик күпләрне кызыксындырадыр, — дип мөрәҗәгать итәм юбилярларга.

— Илле ел — илле көн кебек узган да киткән. Үзебез дә шаккатып торабыз. Яшь чагында эш белән үтте. Аннан соң бала-чага мәшәкате килеп өстәлде. Акчасызлык, талон системасы — барын да кичтек. Арытаба — оныклар... Гаилә бәхетенең төгәл рецепты юктыр инде ул. Аны һәркем үзенчә кора, үзенчә тоя. Әлбәттә, тормыш булгач, савыт-саба шалтырамый тормый. Берең кызганда, икенчең тынып тору — алтын кагыйдә. Үзара хөрмәт, аңлашу, сабырлык — безнең гаиләне гомерле иткән сыйфатлар шулардыр, мөгаен, — диде Фәрзәнә апа.

Ирле-хатынлы Исәнгилдиевлар — хезмәт ветераннары. Бүген алар сиксәненче дистәне куалар. Әмма шулкадәр тормыш җанлыклы кешеләр алар. Шәһәрдәге фатирларына кыш чыгарга гына кайталар. Фәрзәнә апа, әти-әнисенең вәсыятен үтәп, тормыш иптәше Миңнегали ага белән төп нигезләрен саклап яшиләр. Җәйләрен шау чәчәккә күмелә торган ишек алды. Яшелчә һәм җиләк-җимеш мулдан үсә торган йорт алды бакчасы. Үрентеләрне дә Фәрзәнә апа иртә яздан үзе үстерә.

— Бакчада эшләү, әлбәттә, җиңел түгел. Аякларның рәте юк. «Тә-ә-әк, Фәрзәнә, ике рәтне чыктың, тагын берне чыга аласың әле», — дип үз-үземә команда биреп эшләтәм. Түтәлләр арасындагы сукмакларга куелган кечкенә урындыкларга барып җиткәч, привал, — дип көлдерә хуҗабикә.

Зур бакчада — бәрәңге. Анысы Миңнегали абыйның басуы. Сарай тулы — кош-корт. Авылда яшәп, яңа «төшкән» йомырка да ашамагач, ничек була инде ул? Исәнгилдиевлар йорты исә кунакханәгә әверелә. Алар, нигезләре таркалып та туган-үскән җирләрен сагынып кайткан авылдашларын да, төн куну үтенече белән ишек каккан моңа кадәр күз күрмәгән кешеләрне дә кире какмый. Һәркайсын якты йөз белән каршы алалар, кунак итеп озатып калалар. «Кешегә кылган бер яхшылык меңе белән әйләнеп кайта», — ди ир белән хатын.

Кызыл Чишмәдә авылдашлар белән очрашуларны да алар ел саен көтеп ала. Әмма мондый чаралар гади очрашу булып кына калмый. Авылдашлар, кайткан кунаклар беренче чиратта бергәләп әрвахлар йортын — зиратны тәртипкә сала.

Дуслар һәм туганнар җыелган шундый очрашуларның берсендә Фәрзәнә апа Исәнгилдиева үзенең яраткан җырларын да башкара.

Мин гашыйк илемдә үскән

Талларның барчасына.

Үз илемдә ямьле миңа

Бәрәңге бакчасы да...

Никадәр тормышчан һәм тирән мәгънәле җыр юллары аша ул тагын бер кат кунакларны үзенә гашыйк итә. Алар Фәрзәнә апага сагыш тулы күз яшьләре белән рәхмәт әйтә.

— Туган авылым зиратында хәтер йорты төзеделәр. Акчалата ярдәм кулы сузабыз. Тик барып физик яктан булышырга, кызганычка, сәламәтлек юк. Менә шушы изге эштә башлап йөргән, аны башкарып чыккан һәркемне исемләп, район гәзите аша бу юлы мин аларга рәхмәтемне җиткердем. Менә шулай бер-береңә игътибарлы һәм хөрмәтле булып яшәгәч, тормышта очраган авырлыклар да җиңел чишелә кебек, — дип әңгәмәбезне дәвам итәбез хуҗабикә белән.

Исәнгилдиевлар гаиләсендә күркәм гореф-гадәтләр дә яшәп килә. Шуларның берсе — Коръән укыту.

— Әрвахлар рухына дога. Аннан килеп, мондый дини ашлар туганнарны күрештерү өчен дә яхшы сәбәп. Корбан чалдырган вакытларыбыз да бар, Ходай ризалыгы өчен булсын, —дип сөйли алар.

Менә бу атнада — алда торган ялларда да Исәнгилдиевлар йортында җаннарга тынычлык иңдереп, иман ныклыгы биреп, ил-көннәргә иминлек теләп, Коръән сүрәләре яңгыраячак.

 

Аида ХАННАНОВА фотосы

 

 

 

 

 

Автор:Ильмира Галиева
Читайте нас: