Туган як
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнекеләрне бел
17 ноябрь 2022, 15:26

Спортчы да, җәмәгатьче дә алар!

Русия яшьләр берлеге тарафыннан оештырылган «Ел студенты — 2022» бәйгесенең нәтиҗәләре билгеле булды.  

Спортчы да, җәмәгатьче дә алар!
Спортчы да, җәмәгатьче дә алар!

Сәләтле, актив, алдынгы карашлы егетләр-кызлар арасында үткәрелүче конкурска 37 һөнәри һәм 6 югары белем бирү оешмасыннан 120дән артык гариза килгән.

Алар арасында Октябрьский нефть колледжы вәкилләре дә булуы аеруча куандыра. Моңа гаҗәпләнәсе түгел, әлеге һөнәри белем бирү йорты студентлары да, белгечләр-укытучылар да даими бәйгеләрдә катнаша, югары нәтиҗәләргә ирешә.

«Ел студенты — 2022» конкурсының төбәк этабы читтән торып үткәрелде. Өч көн дәвамында егетләр-кызлар үзләренең бар белем-осталыгын күрсәтергә өлгерде. Бәйгечеләр мотивацияләүче хат язарга, видеовизитка эшләргә һәм үз казанышлары турында сөйләргә, шул рәвешле үзләренең «Ел студенты — 2022» исеменә лаек булуын исбатларга тиеш булды.

Октябрьский нефть көллияте студентлары бу конкурста да сынатмады. Моны нәтиҗәләр дә дәлилли. «Ел спортчысы» төркемендә Рөстәм Мөхтәров беренче урын яулады. Гүзәл затлардан исә Мария Спирина «Ел җәмәгатьчесе» номинациясендә икенче урынга лаек булды. Моннан тыш, колледж коллектив номинацияләрдә дә билгеләнде. Уку йорты «Елның ирекле берләшмәсе» һәм «Елның патриотик берләшмәсе» төркемнәрендә беренче урынга иреште.

Һәр эшне 100 процентка үтәргә!

Бүләкләнүчеләр белән якыннанрак танышып үтик. Рөстәм Мөхтәров — 3нче курс студенты, ул «Сәнәгать җиһазларын монтажлау һәм техник эксплуатацияләү» бүлегендә укый. Көллият тормышында, олимпиадалар һәм иҗади проектларда актив катнаша, төрле дәрәҗәдәге конкурслар җиңүчесе.

— Мин 13 яшьтән спидвей белән шөгыльләнәм, — ди Рөстәм. — Башта гадәти әзерлек курслары, күнекмәләр уздым. Төп команда составы өчен ике сезон элек кенә чыгыш ясый башладым. Агымдагы ел исә уңай нәтиҗәләр белән куандыра. Юниорлар арасында Русиянең вице-чемпионы, команда чемпионаты һәм Кубогы призеры исемнәренә ирештем, «Ел студенты» бәйгесенә килгәндә, аның турында соңгы минутларда гына белдем. Башкортстан буенча төбәк этап гаризалар кабул итү тәмамлануга 2-3 көн кала элек кенә башлангыч алды. Безгә аңа тиз арада әзерләнергә куштылар. Видеовизитка өчен материал төшереп, мәгълүматларны хәстәрләдек. Әйтергә кирәк, конкурста үземне сынап карау тәкъдиме колледж администрациясеннән килде. Мин, әлбәттә, риза булдым. Форсаттан файдаланып, әзерлек эшләрендә зур ядәм күрсәткән бүлек мөдире Лиана Рифовна Закировага рәхмәт әйтәсе килә.

Рөстәмгә кайсы бирем җиңел, ә кайсысы авыр тоелды икән?

— Материалларны тиз тупладым, — ди студент егет. — Мин нәрсә сөйләргә һәм күрсәтергә кирәклеген яхшы беләм. Спидвей ярышларыннан видеоязмалар, бүләкләр исемлеге, олимпиада-конкурсларда алган грамоталар да бар. Ә менә эшләргә төзәтмәләр кертүгә вакытның аз булуы бераз комачау итте, әйтеп үтүемчә, һәр этапта безгә 1-2 көн генә бирелде. Киләсе этапны да уңышлы узып, финалга эләгербез, дип өметләнәм.

Мария Спирина шулай ук 3нче курста, «Геология. Нефть һәм газ ятмаларын эзләү» бүлегендә белем ала.

— Мин балачакта уен мәйданчыгында ташлар белән уйнарга ярата идем. Ул вакытта әле киләчәктә тормышымны геология белән бәйләячәгем уйга да килми иде. Бүген исә мин тау токымнары коллекциясе җыю белән шөгыльләнәм. Аның елдан-ел яңа үрнәкләр белән тулыланачагына өметләнәм.

Әйтергә кирәк, Мария уңышка ирешү өчен бөтен эшне дә 100 процентка үтәргә тырыша. Шуңа күрәдер дә аның сынаулар кенәгәсендә бер генә билге күрергә мөмкин. Ул — «бишле»!

— Әлеге вакытта мин төрле юнәлешләрдә эшчәнлек алып барам, — дип сүзен дәвам итә Мария. — Үземнең soft skillsны (нинди һөнәр сайлауга карамастан уңышка ирешергә булышучы универсаль күнекмәләр) үстерәм. Бу уңайдан миңа актив җәмәгать эшчәнлеге алып баруым, шулай ук төрле конкурсларда катнашуым ярдәм итә. Мәсәлән, «Зур тәнәфес», «Синең адым», «ДоброволецПро» исемле бәйгеләрдә көч сынаганым бар. «Ел студенты» премиясе исә миңа үз сәләтләремне тагы да ныграк ачарга мөмкинлек бирде. Әзерлек җиңел булды, кирәкле документларны туплап, грамоталарны беркетеп, үзем турында видеоязма эшләдем. Нәтиҗәләр яхшы дип әйтә алам. «Ел җәмәгатьчесе» номинациясендә 2нче урын алдым. Алдынгылар исемлегенә эләктем, димәк. Тырышлыгыңны, башкарган эшеңне югары бәяләүләрен күрү күңелне күтәрә, яңа казанышларга өнди бит ул! Әлбәттә, бу урында гына тукталып калмаячакмын. Киләсе елда шушы номинациядә җиңүче дә булачакмын әле!

Студентларны, аларга әзерләнергә булышкан остазларын ихластан котлыйбыз, киләчәктә дә югары нәтиҗәләр телибез!

Автор:Лилия Габитова
Читайте нас: