Туган як
+14 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнекеләрне бел
10 ноябрь 2022, 13:57

Яшьлекнең саф хисләре яши йөрәк түрендә

Октябрьский шәһәренең Мулла бистәсендә яшәүче Урал Миңнегәрәев күптән түгел генә «Әти батырлыгы» иҗтимагый бүләккә лаек булды.  

Яшьлекнең саф хисләре яши йөрәк түрендә
Яшьлекнең саф хисләре яши йөрәк түрендә

«Әти батырлыгы» — Башкортстанда иң яшь бүләкләрнең берсе. Ул гамәлгә 2020 елда гына куелган. Һәм узган ике ел эчендә әлеге иҗтимагый бүләккә республикадан 27 әти лаек булган.

Кечкенә йортның киң күңелле хуҗалары

Октябрьский шәһәрендә «Әти батырлыгы» бүләгенә лаек булган беренче кеше Урал Миңнегәрәев бездә зур кызыксыну уятты. Әлбәттә, күңелгә кереп оялаган беренче сорау ул, чыннан да, шулай шәп әти микән? Өстәвенә, җиде бала атасы! Әйтергә генә ансат... Кыскасы, без Миңнегәрәевлар гаиләсе белән шәхсән очрашырга һәм якыннан танышырга карар иттек.

Ватсапка килеп ирешкән адрес буенча барып туктаганда, безне биек койма артында яшеренеп утырган алты почмаклы иске йорт каршы алды. Яшермим, күңелдә шикле уйлар туды. Хәзерге заманда җиде бала белән мондый кечкенә өйдә яшәве бик үк уңайлы түгелдер? Тимер капканы ачып, ихатага узам. 2022 елның беренче кары җиргә яткан көн иде. Киң итеп чистартып куелган ишек алды. Баскыч төбе. Верандага иркен итеп ачылган ишек. Шакып, түргәрәк атлыйм. Йорт ишеген ачуга яңа гына пешкән камыр исе борынны кытыклады. Пицца, ахры, пешергәннәр. Ашказаны, сатлык җандай, чурылдап куйды. Минем сәламемне алып өлгергән якты йөзле ханым шул арада «Әйе, әйе, без сезне көтәбез, керегез», — дип дәште. Түр бүлмәдән бер ир-ат килеп чыкты. Аның артыннан песи кочаклаган ике кечкенә бала күренде. Калганнары кая микән дип уйлап та җиткермәдем, минем фикерләремне укыган кебек, үзен Урал Флюр улы дип таныштырган безнең төп героебыз: «Уртанчы ике балабыз мәктәптә, алар — яшь армиячеләр, тиздән өйдә булачаклар. Ә өлкәннәре инде үз көннәрен үзләре күрә», — диде. Бер җөмлә белән берьюлы берничә сорауга җавап. Ничектер рәхәт булып китте. Шул ук вакытта үземнең шик-шөбхәле уйларым өчен оялып та куйдым.

Менә шулай, Миңнегәрәевлар гаиләсе белән танышуыбыз ничектер җиңел һәм табигый башланып китте. Кирәк бит туры килүе, без килгән көнне Уралның әнисе, балаларның әбисе дә кунакка килгән булып чыкты. Зөлфирә ханым да безнең әңгәмәгә зур канәгатьлек белән кушылды. Улының, оныкларының онытылмас шук чакларын аннан ары тагын кем сөйли алсын ди?!

Күп яклы хезмәт мәктәбе

Урал Миңнегәрәев — шәһәр малае. Гаиләдә алар өч бала үсә.

— 1983 елның көзендә без Туймазыга күчендек. Ул вакытта Урал өченче сыйныфта гына укый иде әле. Башланган чирекне укып бетерсен дип, аны яңа мәктәпкә күчерми тордык. Берникадәр вакыт йөреп укыды. Кечкенә бит инде, иртүк торып, юлга чыгарга кирәк. Автобуста аяк өсте йоклап китеп, егылган чаклары да булгалады, — дип көлә Зөлфирә Әкрәм кызы. — Яхшы билгеләргә генә укыды. Башка балалар кебек, шуклыкка да вакыт тапты. Дәрес вакытында уйнап утырган өчен укытучылардан шелтә эләккән вакытлары да булды.

«Әти батырлыгы» күкрәк билгесен кемнәр тагып йөрергә хаклы? Бала тәрбияләүче, сәламәт яшәү рәвеше алып баручы, гаилә кыйммәтләрен тергезү һәм саклау өчен шартлар тудыручы, җәмгыятьтә әхлакый мохитне яхшырту өчен үз өлешен кертүче һәм муниципаль берәмлекнең иҗтимагый тормышында актив катнашучы әтиләр.

Уралның әтисе дә, әнисе дә тумышлары белән Октябрьскийдан. Мулла бистәсенең бер үк урамында үскән балалар була алар. Шуңа күрә малай җәйге каникулларын биредә, әле бер әби-бабай йортында, әле икенчесендә үткәрә. Әтисе гаиләсендә алты ир туган. Алар Урал өчен хуҗалык эшләренә өйрәнүдә менә дигән мәктәп була. Әнисе яклатып дүрт хатын-кыз. Алар белән янәшә уздырган көннәр дә заяга үтми. Зур бакча, абзар тулы мал-туар, печән өсте, утын әзерләү, ашарга пешерү — болар барысы да, олы гаилә башлыгы булып, тормыш көтә башлагач, кирәк була. Тик бу көннәргә кадәр әле Урал училищеда пешекче һөнәрен үзләштерә. Хатын-кызлар батальоны өстенлек итте микәнни? Юк икән. «Без ул вакытта киләчәккә карап эш иттек. Повар булса, армиядә хезмәт иткәндә һичьюгы тамагы тук булыр дип уйладык», — дип ачыклык кертергә ашыкты Зөлфирә ханым. Астрахань өлкәсендә хәрби-һава көчләре гаскәрләрендә хезмәт иткән Урал Миңнегәрәевка, билгеле сәбәпләр аркасында, аш-суга осталыгын күрсәтергә туры килми. Әмма якыннары аны тәмле пешерә дип мактады. Әлбәттә, кәефе яхшы булганда...

Өч көн туй итәләр

1994 елда хәрби бурычын үтәп кайткан ир-егет эшсезлек белән очраша. Урал сәүдә ларекларының берсендә эшкә урнаша. Әйтәләр бит, тормышта бернәрсә дә болай гына эшләнми. Кешене язмыш йөртә.

1995 елга аяк баскан көннәр. Иске Яңа ел киче. Урал эшли торган ларекка бер төркем яшьләр җыела. Бу вакытта янәшә узып барган яшь кыз аларның барсының да игътибарын үзенә җәлеп итә. «Мин озатам да мин озатам», — дип сүз көрәштерә башлаган яшь кешеләр, Урал: «Мин үзем озата барам!» — дип торып баскач, тынып кала.

— Менә шулай, очраклы рәвештә очраган Гөлназны озата киткәч, димәк ул сезгә беренче караштан ук ошады?

— Мөгаен... — Уралның колак очларына кадәр кызарып чыкты.

— Шул кичне ничек гашыйк булсам, хәзер дә Уралны өзелеп яратам, — дигәндә Гөлназдан да бәхетле хатын юк иде бу җиһанда.

Менә шуннан соң беренче караштан мәхәббәт туа диючеләргә ышанмый кара син?! Үз хисләренең ихлас булуына инанган ике яшь йөрәк «чәчәкле-кәнфитле» чорны артык озакка сузмый. Ике айдан соң Урал, 8 Март көнне, әнисенә матур бүләк ясый — булачак хатынын үз гаиләсе белән таныштыра. Зөлфирә апа улының очраша торган кызы барлыгын белсә дә, аларның «без кавышабыз» дигән хәбәреннән берникадәр каушап калганын яшерми. Тирә-якта эшсезлек хөкем итә, хезмәт хакының тоткарлануы бер ай белән генә тәмамланмый... Әмма Миңнегәрәевлар, дус һәм дошман алдында сер бирми, алар улларын туйлап өйләндерә. «Өч бүлмәле фатирда туксан кешелек табын кордык. Өч көн күңел ачтык», — дип алар бүген дә елмаеп искә ала бу көннәрне. Сүз уңаеннан, Урал белән Гөлназның гаилә корып яши башлауларына шушы көннәрдә 27 ел тула.

Буыннар нигезе

Яшьләр гаилә тормышын әти-әни янында, бер нигездә башлый. Урал төзелеш тармагына эшкә урнаша. 1996 елның 9 Маен тагын да нурга күмеп, аларның беренче уллары туа.

Шунысы искиткеч, өч буын Миңнегәрәевлар җиде ел бергә яши.

— Әлбәттә, тормыш булгач, төрле вакыт булгандыр. Әмма без яхшы яшәргә тырыштык. Шулай да иң үзәккә тигәне — акчасызлык. Үз хуҗалыклары белән яшәгән әти-әниләр нык ярдәм итте. Урыннары җәннәттә булсын! Урал эшләп тапкан акчага бөтен гаилә белән җан асраган көннәр дә аз булмады, — дип искә ала Зөлфирә ханым.

Яшь гаилә башка чыкканда, аларның инде өч уллары — Рамазан, Булат, Кадыйр туарга өлгергән була.

— Балаларга исемнәрне кем сайлады? — дип сорыйм Гөлназдан.

— Уралның үзенең дә исеме сирәк очрый. Шуңа күрә балаларга да еш кабатланмый торган исемнәрне сайларга тырыштык, — диде күп бала анасы.

Бу вакытта инде Урал Флюр улы Башкорт Челтәр компаниясенә эшкә күчә. Өч елга якын йөреп эшләгән ир Октябрьский шәһәренә гаиләсе белән күченеп килә. Үз буыннары — әби-бабасы яшәгән нигезгә. 1948 елдан башлап әлеге йорт файдалануда булса да, кеше өчен кабатланмас иң татлы көннәр — балачагы узган җирдән дә рәхәтрәк җир була ала микән?

— Әти, Бөек Ватан сугышыннан әйләнеп кайткач, авылда калырга теләми. Әти-әнисе белән ул, өйләрен сатып, Октябрьскийга күченеп килә. Менә шушы кечкенә йортны сатып алалар. Ул вакытта ул әле дүрт почмаклы гына була. Аларны иң кызыктырганы 33 сотый мәйданда урнашкан участок, нәрсә дисәң дә, авыл кешесе бит. Ләкин совет власте колхозда эшләмәгән кешеләрнең җирләрен капкага кадәр диярлек тартып ала. Әби белән бабам 90нчы елларга кадәр яшәгән йорт бу. Хәзер, безнең туган нигезебезне саклап, аларның оныкчыклары минем балаларым, яши, — диде Зөлфирә Әкрәм кызы.

Балалар — мәхәббәт җимеше

Гөлназ һәм Урал Миңнегәрәевлар ахыр чиктә җиде балага гомер бүләк иткән әни һәм әти. Ә бәлкем, ахыргы чик тә түгелдер...

26 яшьлек Рамазан инде үзе гаилә башлыгы. Мәктәптә бик яхшы билгеләргә укыган егет нефть техникумын да кызыл дипломга тәмамлый. Ватан каршындагы хәрби бурычын намус белән үти. Эшкә урнашкан Рамазан берьюлы читтән торып югары белем ала. Гаилә кора. Урал белән Гөлназ тиздән бабай һәм әби булырга җыенуларын хәбәр иткәндә, шатлыкларын яшереп кала алмадылар.

Мәктәпне алтын медальләргә тәмамлаган Булат белән Кадыйр хәзерге вакытта югары белем алалар. Ир балалар үскәндә шахмат, баскетбол, самбо белән шөгыльләнә. Булат үзлегеннән гитарада уйнарга өйрәнә. Әмма барыннан да бигрәк ул әдәби китап укырга ярата. «Кунакка барсак та, берәр тыныч почмак табып, һәрвакыт китап укып утырыр иде», — ди әти-әни.

15 яшьлек Разалия һәм 14 яшьлек Нияз — шәһәрнең 11 санлы татар гимназиясенең 8 сыйныф укучылары. Алар — яшь армиячеләр. Гимназия диварлары артында, шәһәр дәрәҗәсендә үтә торган төрле чараларда актив катнашалар.

— Бүген үсеп килүче буынга ватанпәрвәрлек, дисциплина, җаваплылык хисе җитми. Разалия белән Ниязның Яшь армиячеләр сафларында шөгыльләнүе безнең өчен зур ярдәм. Алар әле күчеш яшендә, әмма тормышка инде үз карашлары булуы безне бары тик сөендерә генә. Балалар белән бергәләп тәрбияви чараларда катнашабыз. Әле күптән түгел генә бер чишмәне төзекләндердек. Мондый чаралар ата белән баланы үзара якынайта, бер-береңә кирәк булуыңны ныграк тоярга булыша, — диде гаилә башлыгы.

Җиде яшьлек Ризван белән шәхсән якыннан таныштык. «Миңа мәктәптә бөтен дәресләр дә ошый. Ә хәзер безнең каникуллар. Әнинең бераз нервысында уйнадык инде. Бүгеннән башлап алар ялга чыга. Безне нәнәйкә үзенә кунакка алып китәргә дип килде. Аңа хәзер бераз түзәргә туры киләчәк», — дип ул бөтен серләрен ачып салды.

Динарага — күптән түгел генә биш яшь тулган. Кызчык белән без «тәмле» темага серләшеп алдык. «Әни пицца, камырдагы сосисканы, пончикларны тәмле итеп пешерә. Дөге һәм токмач ашларын да яратып ашыйбыз», — диде ул.

— Бүгенге тормышта күп балалы әти һәм әни булу кыенмы?

— Дөресен генә әйткәндә, мин аларның үскәннәрен эштән бушаган вакытта гына күрәм. Әмма мин аларга үрнәк әти булырга тырышам. Хатыныма рәхмәтлемен. Бөтен гаилә һәм балалар мәшәкате аның иңнәрендә, — диде Урал Флюр улы.

— Медальнең ике ягы булган кебек, күп балалы гаилә булып яшәүнең дә үз мәшәкате һәм үз шатлыгы бар. Әлбәттә, гаиләдә бала никадәр ишле, аларга шуның кадәр күбрәк мәхәббәт, игътибар, көч һәм матди чыгым таләп ителә. Шул ук вакытта безнең улларыбыз һәм кызларыбыз эгоист булып үсми. Алар кечкенәдән «юк», «ярамый», «мөмкин» дигән сүзләрне ишетеп һәм аңлап, үзара ярдәмләшеп үсә. Алар һәрвакыт бер-берсенә күз-колак булды. Балалар бик иртә кул арасына керә башлады. Ихатада һәм бакчада эш җитәрлек. Безнең гаиләдә «юк, мин моны эшләмим» дигән сүз беркайчан да яңгырамый. Без бергә чыгабыз, бергә эшлибез. Эшләп үскән баланың начар уйларга һәм тискәре гамәлләргә вакыты да, теләге дә калмый. Аннан килеп, минем янәшәмдә ышанычлы ирем, искиткеч каенанам бар. Тигез гаиләдә туып-үссәм дә, кызганычка, үземнең әти-әнием вафат инде. Шуңа күрә минем өчен үз гаиләмнән дә якын һәм кадерле кешеләр юк, — диде Гөлназ ханым.

Берсеннән-берсе тәмлерәк булган оныклар турында сүз чыккач, Зөлфирә апаның күзләре гел башкача яна башлады.

— Урамда кемнеңдер гаиләсендә дүрт-биш бала икән дип сөйләгәннәрен ишетсәм, үзем дә сизмәстән, ай-һай ишле икән дип уйлап куям. Үземнең оныкларым күп кебек тоелмый. Чөнки алар, аеруча өлкәннәре, бик тәртипле үсте. Алар хәтта сүзгә килгәндә дә пышылдашып кына талашалар иде. Балаларның һәркайсы мәктәпкә кергәнче үк укырга һәм язарга өйрәнде. Алар сәләтле һәм тырышлар. Аңламаган темаларын әниләреннән сорыйлар. Гөлназ үзе дә мәктәптә уку алдынгысы булган. Ул минем, гомумән, бик акыллы һәм сабыр киленем, — дип сөйли ул.

— Демография проблемасы кискен торган бүгенге җәмгыятьтә сез, күп балалы гаилә буларак, дәүләттән нинди ярдәмнәр аласыз?

— Транспорт салымын түләүдә ташламага хокук бар. Җир участогы бүлеп бирелде. Аз керемле гаилә буларак пособие алабыз. Әмма барыннан бигрәк, ниһаять, безнең гаилә узган елны торак сертификаты белән тәэмин ителде. Быел без аны файдаландык һәм берничә фатир сатып алдык.

— Миңнегәрәевлар гаиләсенең тагын нинди тормышка ашмаган уй-теләге бар?

— Ата-бабабыз нигезендә үз йортыбыз белән яшәргә телибез. Шуңа күрә якын киләчәктә төзелеш башлау теләге белән яшибез. Бәлкем, без бу зур эшне башкарып чыкканчы, бүген яныбызда булган балаларыбыз да, очар кошлар кебек, ояларын калдырып китәрләр. Әмма алар барыбер безнең янга кайтачак. Үзләре генә түгел, гаиләләре белән. Шуңа күрә һәр гаиләнең дә җылы һәм якты үз йорты булырга тиеш, — диде Миңнегәрәевлар.

Автор:Ильмира Галиева
Читайте нас: