Туган як
+17 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Безнекеләрне бел
2 ноябрь 2022, 14:51

Волонтерлык — ул яшәү рәвеше

Октябрьский шәһәренең өлкән яшьтәге үзиреклеләре — «көмеш» волонтерлар дистәләгән чараларда һәм акцияләрдә катнаша, сәнгать белән мавыга, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга да өлгерә. Алай гына түгел, алар шәхси мәнфәгатьләре белән дә яшәргә вакыт таба.

Волонтерлык — ул яшәү рәвеше
Волонтерлык — ул яшәү рәвеше

Күпкырлы тормыш

55 яшьтән өлкән булган үзиреклеләр — «көмеш» волонтерлар кайбер яшьләргә өлге итеп куярлык тулы кыйммәтле тормыш белән яши. Хәер, яшьләргә генә түгел, гомер уртасына якынлашып килүче кешеләргә дә алардан үрнәк алырга комачау итмәс иде. Нәкъ менә шушы уй мине шәһәрнең Яшьләр сараена, «көмеш» волонтерлар үзләренең эшчәнлеген планлаштыра торган «штаб»ка алып килде дә.

Өлкән яшьтәге үзиреклеләрнең кураторы Лиана Багданова белән алдан сөйләшкән вакытка соңга калмыйча килеп җиткәндә, өстәл артында «күңелләре белән яшь» символикасы төшерелгән ак футболкалар киеп алган бер төркем хатын-кыз инде түгәрәкләнеп утырган иде. Никадәр төгәллек, дип уйлап куйдым ирексездән.

— Исәнмесез, кызлар. Мине дә рәхим итеп үз сафларыгызга алыгыз әле? Сез нинди тормыш белән яшисез? Миңа нинди эшләр белән шөгыльләнергә туры киләчәк? Күңелсез булмас микән дип тә уйлыйм...

— Ооо, сез нәрсә, нинди ямансулык турында әйтәсез?! Безнең командага кушылган кешеләр өр-яңадан яши башлый, — дип көлеште чал чәчле кызлар.

Җан рәхәте алалар

Лиана Рамил кызы 55 яшьтән өлкән булган волонтерларга апалар дип дәшми, ул аларга кызлар дип дәшә. Үзләренең нинди файдалы эшләр башкарулары турында сөйләгәндә, алар, чыннан да, кызлар-йолдызларга әверелә — йөзләрен шатлык хисе биләп алган пенсионерларның күзләрендә бәхет чаткылары кабына. Үзең башкарган эштән зур канәгатьлек алудан гайре зур шатлык була ала микән?!

Үзиреклеләр шәһәрдә уза торган төрле чараларда актив катнаша. Шәһәрдәшләр белән беррәттән өмәләргә һәм экологик акцияләргә чыга. «Көмеш» волонтерлар утырткан агачлар шәһәрнең бөтен урамнарында үсә. Алар листовкалар тарата. Балалар мәйданчыкларында малайлар һәм кызлар белән уеннар оештыру да аларга бары тик шатлык хисе генә алып килә. Җәйге каникулларда, гадәттә, ишек алды мәйданчыклары эшли. «Көмеш» волонтерлар аларның үзәгендә кайный.

— Без биредә иҗтимагый файдалы эшләр башкарбыз. Тирә-яктагылар өчен генә түгел. Без иң беренче чиратта үз-үзебезне үстерү белән шөгыльләнәбез, күңелебезгә хуш килгән кызыклы мавыгулар табабыз, яңа кешеләр белән танышабыз, — дип сүз алды Лиана Рамил кызы.

Пенсионер-волонтерлар мәдәни тормыш белән дә яши. Хатын-кызлар арасында һөнәри дәрәҗәдә сәнгать белән шөгыльләнүчеләр юк, әмма алар матур җырлый, бии, төрле халык бәйрәмнәрендә әкияти образларга әверелә. Күмәкләшеп башкара торган җырлары да бар. Хәтта үз гимннарын да булдырганнар.

Алгы сызыкта

Күптән түгел генә бөтен дөньяны куркыныч астына куйган пандемия шартларында «көмеш» волонтерлар, урамга чыгарга куркып, җиде йозак астында бикләнеп утырмаган. Алар ярдәм кирәк булган кешеләргә, аеруча өлкән яшьтәге әби-бабайларга азык-төлек җыелмаларын өйләренә илтеп бирүне үз бурычлары итеп кабул иткән.

Шәһәрнең сәүдә үзәкләрендә оештырылган вакцина ясату пунктларында да алар медицина хезмәткәрләре белән беррәттән алгы сызыкта торган. Ковидтан прививка ясатырга килгән шәһәр халкына «көмеш» волонтерлар «Бердәм Русия» партиясенең җирле бүлеге оештырган азык-төлек җыелмаларын тапшырган. Гомумән, үзиреклеләр үз эшчәнлекләрендә бу сәяси партиянең ярдәмен нык тоюларын билгеләп үтте.

Игелек эшләү — изге гамәл

Русиядә өлешчә мобилизация игълан ителү сәбәпле, хәрби комиссариатларда эш күләме бермә-бер артты. Алар ярдәм сорап, «көмеш» волонтерларга мөрәҗәгать иткән.

Галия ханым Вәлиева шәһәрнең хәрби комиссариатына ике көн барган. Ул запастагы хәрбиләрнең картотекаларын тәртипкә салуда булышкан.

— Авыр эш түгел. Белгечләр күрсәтеп бирде. Башкарган эшем үземә дә бик ошады. Хәрби комиссариат хезмәткәрләре: «Рәхмәт, сезгә. Тагын килегез», — дип озатып калды, — дип елмая ул.

Венера ханым Гобәйдуллина да әлеге эшкә үз өлешен кертә. Документларга опись ясый, махсус операциягә чакыртылган октябрьскийлыларның туганнарына, төрле ташламалар һәм пособиеләр алу өчен, белешмәләр язып бирә.

Моннан тыш, «көмеш» волонтерлар «Бердәм Русия» партиясенең җирле бүлекчәсе исеменнән мобилизацияләнгән шәһәрдәшләрнең гаиләләренә азык-төлек җыелмалары илтеп тапшыруда да бик теләп катнаша.

— Гаилә дигәндә без яугирләрнең хатыннарын гына күз уңында тотмыйбыз. Хәрби операциягә чакыртылган кешеләр арасында ялгыз ир-егетләр дә шактый. Аларның әти-әниләре кайгыртучанлыкка хәзер аеруча мохтаҗ. Әлбәттә, без илтеп биргән ярма, шикәр комы, чәй, үсемлек мае һәм башка шундый беренче кирәк-ярактан торган җыелмалар аларның җан әрнүен җиңеләйтми. Әмма кеше белән аралашудан, безнең ихлас күңелдән булган теләктәшлекне тоюдан алар, үзләренең авыр уйларыннан арынып, аз булса да тынычланып киткән кебек була, — дип сөйли Венера Миннеяр кызы.

«Көмеш» волонтерлар белән очрашкан көнне мондый гуманитар ярдәмнең алар өченче партиясен таратырга чыгып китте. Шушы игелекле миссия вакытында волонтерлар хәрби операциягә чакыртылган гаилә әгъзаларыннан тиешле белешмәләр алу-алмавы белән дә кызыксыналар, моның өчен хәрби комиссариатка барырга кирәклеген искәртәләр.

Хәрәкәттә — бәрәкәт

Өлкән яшьтәге үзиреклеләрнең тормышы күңелле вакыйгалардан да тора. 81 яшьлек Резеда апа Прокладова балалар белән аралашудан, алар белән бергәләп уйнаудан яшәреп китүләрен зур шатлык хисе белән сөйли.

— 9 Май — Бөек Җиңү көне хөрмәтенә шәһәрдә уза торган бәйрәм чараларында без үз программабыз белән катнашыбыз. Аз булса да ватанпәрвәрлек рухы тәрбияләү максатында, яшь буын белән бергәләп солдатларга хатлар язабыз. Аларны, Бөек Ватан сугышы елларында фронттан килгән өчпочмаклы хатлар кебек, бөкләргә өйрәтәбез. Моннан тыш, без фронт кухнясы эшендә ярдәмгә алынабыз. Бәйрәмгә килгән олысын һәм кечесен солдат боткасы белән сыйлау — безнең өчен ифрат кадерле эш, — дип сөйләгәндә сугыш чоры баласының күзләрен сагыш катыш шатлык хисләре биләп алды. — 19 май — Пионер туган көнендә, муеннарыбызга кызыл галстуклар бәйләп, балаларга төсле шарлар өләшәбез. Әлеге мизгелләрдә алар бәхетле, ә без алардан да бәхетлерәк. 12 июнь — Русия көнендә бөтен шәһәр буенча триколор тасмасын таратабыз. Ә инде ишегалды бәйрәмнәрен без аеруча көтеп алабыз. Төрле сәхнә костюмнары киеп, малайлар һәм кызлар белән хәрәкәтле уеннар, кызыклы конкурслар уздырганда, үзебезне балачакка әйләнеп кайткан кебек хис итәбез.

 «Көмеш» волонтерлар быел «Башкортстанда озын гомерлелек» туризм проекты кысаларында «Бабай утары» на сәяхәт кылган. Алар башка төбәкләрдә яшәүче фикердәшләре белән тыгыз элемтә булдырган. Үзиреклеләр киләчәктә Татарстанның күренекле урыннарына бару теләге белән яши.

Сәнгать яшәргә ярдәм итә

«Көмеш» волонтерлар Яшьләр сараенда эшләп килә торган иҗат коллективлары белән беррәттән Октябрьский шәһәренең картлар һәм инвалидлар йортында күп тапкыр чыгыш тота. Быел да алар үзләренең концерт номерлары белән әлеге социаль учреждениедә булган. Үзиреклеләр шәһәрнең инвалид балалар йортына да еш бара. Физик мөмкинлекләре чикле сабыйлар өчен алар берничә ел рәттән Май чабу бәйрәме оештырган. Апрель аенда, космонавтика көне уңаеннан, бергәләп космоска «очкан».

Мәктәп туклану комбинаты базасында студентлар белән коймак пешерү буенча мастер-класслар уздыруда да «көмеш» волонтерларның уңай тәҗрибәсе бар.

Үзиреклеләр үзара мастер-классларга да бик теләп җыела икән. Бергәләп пылау пешергән көнне алар хәзер дә рәхәт итеп  искә ала.

— Бер кеше — ит, икенче кеше — дөге, өченче кеше — суган һәм кишер, дүртенче кеше — май алып килде. Беребез — ризыкны юа, икенчебез —турый, өченчебез — кыздыра... Ул пылауның тәме әле дә булса авыздан китми, — дип сөйли 82 яшьлек Әминә апа Закирова. — Ә үзара үткәрә торган туган көннәр... Алар исә чын бәйрәмгә әверелә. Дәртле җырлар белән үрелгән изге теләкләр тантана хуҗасын озак көннәргә җитәрлек дәрт-дәрман белән сугара.

Спорт белән дус алар

Үзиреклеләр сәламәт яшәү рәвешенә өстенлек бирә. Үз шөгыльләре белән башкаларга үрнәк күрсәтә. Алар скандинавия йөрешенә чыга. Шәһәр паркларында гимнастика ясый. Кышын чаңгы һәм тимераякта шуа.

Хәзерге вакытта Яшьләр сараенда өлкән буын вәкилләре өчен көн саен шөгыльләр уза. Игътибар итегез, бөтенләй бушка. Лиана Багданова атнага өч тапкыр пенсионерлар өчен буыннар гимнастикасы үткәрә. Атнага ике көн бию аэробикасы белән дә шөгыльләнергә мөмкин. Бу чараларга эләгер өчен бары тик алдан язылырга гына кирәк. Һәм, рәхим итегез, сезнең өчен сәламәт яшәү рәвешенең ишекләре ачык.

Хәер, үз-үзеңне сәламәтләндәрү һәм үз өстеңдә эшләү буенча чаралар үткәрүдә өлкән яшьтәге үзиреклеләр арасында да сәләтле шәхесләр бар. «Көмеш» волонтерлар һөнәри юнәлеш бирү буенча Елена Ковалева уздырган шөгыльләр турында яратып сөйли.

— Волонтерлар командасы составына 2019 елда килеп кушылдым. Мин үземнең карьера белән идарә итү проектын гамәлгә куям. Шул уңайдан төркемнәр туплыйм. Кешеләр үзләренә булган ихтыяҗны һәм аларда үзләренең башкаларга кирәк булу хисен тудыруны максат итеп, мастер-класслар үткәрәм, — диде Елена Владимировна.

Хисләр белән тулы тынгысыз тормыш

Дүрт ел элек яшь һәм сәләтле Лиана Багданова инициативасы белән оештырылган «көмеш» волонтерлар гаиләсен бүген нигездә 13 кеше тәшкил итә.

— Кемдер — тиз китә, кемдер — тоткарлана. Коллективта катгый тәртип һәм таләпләр юк. Безгә килеп кушылган кешеләр арасында төрле кешеләр бар — кемдер ялгызлыктан качып килә, кемдер иҗтимагый актив эш белән шөгыльләнергә ярата. Әйтик, безнең арада Флюра Ганиева бар. Ул бәхетле әни һәм әби. Безнең волонтерлык эшеннән тыш,  хорда җырлый, башка төрле мәдәни чараларда катнаша. Өлкән яшьтәге әлеге ханымның өлгерлеге һәм таланты бары тик соклану хисе уята. Шуны әйтәсем килә, «көмеш» волонтерлар бер-берсенә охшамаган. Берсе — күбрәк иҗат белән кызыксына, икенчесе — киң аудитория ярата, өченчесе — тар даирәдә үтә торган чараларны үз итә... Алар — төрле. Шуңа карамастан, аларның һәркайсына туры килә торган игелекле эш табылып кына тора. Чөнки тормыш дәвам итә. Һәр көн үз кануннары һәм яңалыклары белән туа. Кыскасы, бездә беркем дә ямансуламый һәм, өлкән яшьтә булуларына карамастан, беркем дә үз характерын күрсәтми. Безнең аралашу һәм эшчәнлек табигый килеп чыга. Шуңа күрә миңа үз кызларым белән эшләү бик ошый. Безнең командага яңа кешеләр килүенә дә без бары тик шат кына булачакбыз. Әлеге уңайдан вакансияләр ярминкәсендә катнашабыз, үз эшчәнлегебез турында буклетлар өләшәбез, — дип аралашуыбызны дәвам итәбез Лиана Рамил кызы белән.

Кешеләргә иҗади якын килә белгән, оештыру сәләте көчле булган яшь һәм акыллы Лиана Багданова тумышы белән Татарстаннан. Күрше Урыссу бистәсендә туган кыз  гаиләсе белән Октябрьскийга күченә. Мәктәптә ул бик тыйнак укучы була. Артык активлык күрсәтми. Чөнки сәнгать мәктәбенә йөргән Лианага педагог белән бик уңай туры килми. Кыз үз-үзенә бикләнә. Бары тик өлкән сыйныфларда белем алганда гына ул сәнгать дөньясына кабаттан тартыла һәм аның җырлый белү сәләте ачыла. Ә менә волонтерлык эшчәнлеге белән  ул мәктәп партасы артында утырганда ук таныш була. Яшьләр сараена эшкә урнашкач, аны нәкъ менә «көмеш» волонтерлар коллективы оештыру теләге биләп ала. Кыз игъланнар язып элә. Сарафан радиосы эшкә алына. Шулай итеп, хәзерге вакытта күпкырлы тормыш эшчәнлеге алып бара торган бердәм команда туплана.

Лиананың көне Яшьләр сараенда эшләү, иҗтимагый файдалы эшчәнлек белән генә чикләнми. Ул тулы кыйммәтле шәхси тормыш белән дә яши: сәнгатькә гашыйк булган шәһәрдәшебез төрле бәйрәм-концертларда җырлый. Үзе кебек үк сәләтле яшьтәшләре белән тамада командасы оештыралар. «Бик күпләргә шатлык бүләк иткәнбездер, дип ышанасы килә», — ди Лиана. Аның зур булмаган, ләкин тотрыклы табыш китерә торган шәхси бизнесы да бар — шәһәрнең сәүдә үзәкләренең берсендә кофейня аппараты тота. Күп профильле көллият тәмамлаган кыз чәчтараш һөнәренә ия.

Менә шундый күп көч таләп итә торган эмоцианаль тынгысыз тормыш белән яшәүче Лиана кияүгә чыгарга да өлгерә. Аның янәшәсендә бүген ышанычлы ире бар. «Ул иҗтимагый кеше түгел. Әмма ул бик матур, мәрхәмәтле һәм яратучы ир, минем ышанычлы терәгем. Тормыш иптәшем мине төрле башлангычларымда, хәтта беренче карашка башка сыймаслык кебек тоелган идеяләремдә хуплый, уңышка ирешәчәгемә ышана һәм мине дә ышандыра», — дип сөйли бәхетле хатын.

Лиана Багданова һәрвакыт яңалыкларга омтыла. Киләчәккә матур планнар кора. Кем белә, бәлкем бик тиздән ул шәхсән ачкан спортзалда да очрашырбыз...

 

Автор фотосы

Автор:Ильмира Галиева
Читайте нас: