Туган як
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнекеләрне бел
2 ноябрь 2022, 14:48

Иң яхшы йөртүчеләр ачыкланды

Октябрьскийның ДОСААФ автомәктәбе территориясендә шәһәрнең машина йөртүчеләре арасында «Һөнәре буенча их яхшы — 2022» смотр-конкурсы узды. Чара ел саен октябрь аеның соңгы якшәмбесенә туры килә торган Машина йөртүчеләр көне уңаеннан оештырылды.

Иң яхшы йөртүчеләр ачыкланды
Иң яхшы йөртүчеләр ачыкланды

Юлдаш итик уңышны

Чарага җыелган халыкны шәһәр хакимияте башлыгы урынбасары Константин Герман сәламләде. Ул Машина йөртүчеләр көне уңаеннан үткәрелә торган мондый һөнәри бәйгенең күркәм традициягә әверелүен билгеләп үтте, катнашучыларга уңышлы көн теләде.

Мондый һөнәри бәйгеләр эшче һөнәрләренең абруен үстерүдә зур роль уйный. Бүген бер генә тармак та — бюджетмы ул, әллә инде җитештерү өлкәсеме, машина йөртүчеләрдән башка үз эшчәнлеген кора алмый. Әлеге һөнәр ияләренең үз вазыйфаларнына зур җаваплылык белән якын килүе һәм оста маневрлар ясап хәрәкәт итүе зур роль уйный.

Смотр-конкурста, гадәттәгечә, шәһәрнең сәнәгать предприятиеләреннән һәм торак-коммуналь хуҗалыгыннан иң яхшы йөртүчеләр катнашты. Шул ук вакытта беренче «чирканчык» алган яшь водительләр дә булды.

Ярыш көне узган елгы бәйге җиңүчеләренең флаг күтәрүеннән башланды. Әлеге тантаналы күренеш дәвам иткән арада, без «Водоканал» предприятиесе вәкиле Ринат Ибраев белән бер-ике генә кәлимә сүз алышып өлгердек. Ул шәһәр дәрәҗәсендә уза торган мондый ярышларның тәҗрибәле катнашучысы икән. Әлбәттә, дулкынлану хисе бар, әмма Ринат Мәгъсүм улы аны көрәшкә әзер булган көчле рух белән җиңүен әйтеп узды.

Кагыйдәсез юл — афәтле юл

Сморт-конкурста иң яхшы йөртүче исеменә тугыз водитель дәгъва итте. Елдан-ел катнашучыларның исемлеге кыскара баруы предприятиеләрнең шәхси карары белән бәйле. Ә бу карарның тамырлары, иң әүвәл, хезмәт коллективларының финанс халәтенә барып тоташа, дип аңлаттылар журналистларга чараны оештыручылар.

Беренче эш итеп машина йөртүчеләр медицина тикшерүе узды һәм юлга чыгарга рөхсәт алды. Парталар артыннан урын алган конкурсантлар техника куркынычсызлыгы буенча сорауларга җавап бирде. Бер дистәдән артык сорауны 53 секунд эчендә чишкән водительләр булды. Икенче эш итеп алар юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча имтихан тотты. Әмма бәйгенең бу өлешендә сынатучылар, кызганычка, күбрәк булды: тугыз йөртүченең дүртесе генә 20 сорауга дөрес җавап бирә алды. Компьютер экранына чыккан «имтихан тапшырылмады» дигән кызыл төстәге язу водительләрне уйланырга һәм үз өсләрендә эшләргә, шулай ук юл кагыйдәләре белән бәйле яңа кануннарны күзәтеп барырга мәҗбүр итми калмас, дип ышанасы килә.

Ярышларның теория өлешендә иң яхшы нәтиҗәләр күрсәткән һөнәрманнарның исемнәрен атап үтү гадел булачак. Алар — «ОЗНА-Логистика» җәмгыятеннән Азат Хаҗиев, «Пакер» фирмасыннан Илвир Мөхәммәтшин, «СпецЭкоТранс» җәмгыятеннән Алексей Парчайкин.

Фортуна сайлап кына елмайды

Автодромның үзендә ярышлар йөк һәм җиңел автомашиналар руле артында дәвам итте. «КАМаз» машинасын йөртүдә дүрт, «ГАЗель» машинасын йөртүдә биш кеше көч сынашты.

«Сигезле», «тоннель», «ишегалды», «эстакада», «елан», «түгәрәк» кебек биремнәрне үтәгәндә, катнашучылардан берьюлы тизлек һәм сыйфат таләп ителде.

— Әлбәттә, бүгенге сморт-конкурска төрле автотранспорт белән идарә итә белүчеләр җыелды. Әмма ярышларның төп шарты — водительләр сынауны моңа кадәр йөреп карамаган машиналарда уза. Бер үк маркада булсалар да, транспорт транспорттан берникадәр аерыла. Без даими рәвештә үзебез идарә иткән машинага шулкадәр күнегәбез ки, аның һәр нечкәлеген яттан белеп җиткерәбез. Шуңа күрә, бүгенге ярышлар гадел шартларда узсын өчен, йөртүчеләр алдан йөреп сынап карамаган автотранспорт руле артында автодромга чыкты, — дип ассызыклады Константин Герман.

«ГАЗель» автомашинасында каралган маршрутны беренче булып «ОЗНА»дан Азат Хаҗиев 6 минут 11 секунд эчендә узып, финиш сызыгына килеп басты. Ул мондый чарада беренче тапкыр гына катнашмый, тик берникадәр нерв киеренкелеге кичерүен сер итеп кенә әйткән һөнәрманның кәефе яхшы иде.

«КАМаз» машинасында ярышка чыккан йөртүчеләр арасында иң яше Святослав Терецка нибары 22 яшь. «Теплоэнерго» җәмгыяте абруен яклап чыгыш тоткан егетнең машина йөртү тәҗрибәсе дә зур түгел. Сүз уңаеннан, егет «С» категорияле машина йөртү таныклыгын хәрби комиссариат юлламасы буенча укып алган.

— Вакыт машинадан да алда йөгерә кебек. Шул ук вакытта сыйфат та таләп ителә... «Ишек алдында» борылганда тизлек режимын үзгәртү сорала, каушап калдым. Дөресен генә әйткәндә, берничә тапкыр тренировка үткәргән очракта, йөрергә була. Башкара алмаслык эш түгел. Теләк кенә кирәк. Нинди хисләр кичердемме? Шулкадәр күп адреналин алдым. Ләкин зур стажлы водительләр белән беррәттән бәйгедә катнашуым миңа әйтеп бетергесез тәэсирләр бүләк итте, — дип Стас уй-кичерешләре белән бик теләп уртаклашты.

Смотр-конкурста катнашучыларның барысына да уңай туры килмәде. Кемдер — машинаның габаритларын тоймады һәм стойкаларны бәреп екты, кемдер — калкулыктан кузгалып китә алмады, кемдер, гомумән, тоннельгә керергә онытты... «КАМаз» белән идарә итүчеләр арасында нибары берсе генә «ишек алдында» дөрес итеп борылып чыкты.

Авыр хезмәтнең татлы җимеше

Ниһаять, киеренке ярыш көне артта калды. Чараның иң күңелле мизгеле килеп җитте. Константин Герман бәйге ачыклаган иң яхшы йөртүчеләргә кыйммәтле бүләкләр тапшырды. Менә алар җиңү пьедесталына күтәрелгән һөнәрманнар: «ГАЗель» водительләре арасында беренче урында «ОЗНА-Логистика»дан Азат Хаҗиев, икенче урында — «Пакер»дан Илвир Мөхәммәтшин, өченче урында — «Водоканал»дан Ринат Ибраев. «КАМаз» йөртүчеләр арасында «Петро-Тул»дан Айрат Кәримовка тиңнәр булмады. Икенче урында «СпецЭкоТранс»тан Алексей Парчайкин, өченче урында — «Теплоэнерго»дан Святослав Терец. Калган катнашучылар да кызыксындыргыч бүләкләр кабул итте.

 

Автор фотолары

Автор:Ильмира Галиева
Читайте нас: